Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кызлар икмәк пешерә
30.12.2015

Кызлар икмәк пешерә

Барча кеше Яңа ел мәшәкатьләренә кү­мелеп йөри. “Татар кызы — 2016” бәйгесендә катнашучы кызларның бу хакта уйларга вакытлары юк. Студент кызлар тырышып-тырмашып сессиягә әзерләнәләр, эшли торганнары елга йомгак ясый, исәп-хисап тота. Моннан тыш, алар инде беренче фотосессиядә катнашырга өлгерделәр һәм икмәк пешерү серләренә өйрәтүче мастер-класста катнаштылар. 19 декабрьдә узган фотосессиядә кызлар Резидә Сөләйманның күлмәкләрен киеп, үзләрен төрле образларда сынап карый алдылар. Алар белән бу көнне биш фотограф эшләде. “Бер ай элек конкурста катнашу турында уйлап та карамаган идем. Ә бүгенге көндә туган телемдә рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеге туды, яңа кызыклы һәм сәләтле дусларым барлыкка килде. Оештыру­чыларыбызга тел-теш тидерерлек түгел. Алар безне якын туганнарыдай кабул итәләр. Билгеле, араларында кырыс холыклылары, таләпчәннәре дә бар. Тик без аларны яратырга өлгердек инде. Безгә аралашу, үз өстебездә эшләү, төрле мастер-классларда катнашу мөмкинлеге тудырганнары өчен ихластан рәхмәт аларга!” — дигән фикерләре белән уртаклаша конкурста катнашучы Наилә Яикова социаль челтәрләрнең берсендә.

Ни өчен кызларны икмәк пешерү серләренә өйрәтергә булган соң оештыручылар? “Икмәк — бар нәрсәдән өстен, ди халкыбыз. Ул — һәр табында иң кирәкле һәм алыштыргысыз ризык. Ә хатын-кызлар — гаилә тоткасы, гаилә учагын саклаучылар. Шуңа күрә һәрбер кыз да икмәк пешерә белергә тиеш. Бигрәк тә татар кызлары. Безнең әбиләребез, әниләребез икмәкне һәрчак үзләре пешерделәр. Әле дә истә, өйдә икмәк пешергән көн бәйрәм кебек иде”, — диде “Татар кызы — 2016” бәйгесен оештыручыларның берсе — Гүзәл Әгълиуллина.
Чүпрәсез икмәк пешерү серләренә кызларны “Сабантуй” кафесында Максим Садовников өйрәтте. Дәрес башында ул бик тә ягымлы итеп: “Исәнмесез, матур кызлар”, — дип, татар телендә сәламләде. Шул рәвешле очрашуның беренче секундларыннан ук кызларның күңелләренә ачкыч тапты. Максим — рок-музыкант, “Радиокит” төркеме лидеры һәм икмәк пешерү остасы. “Камыр белән эшләргә яратам. Башкаларның да тәмле һәм файдалы икмәк пешерергә өйрәнүләрен күреп, чын күңе­лемнән сөенәм”, — ди ул. Дәрес бик күңелле узды. Кызлар үзләре дә камыр әзерләүдә катнаштылар, кызыксындырган сорауларына җавап таптылар. Дәрес ахырында, өйдә үзләре дә икмәк пешереп карасыннар өчен, аларның һәркайсына ачыткы камыр бирелде.
Тортлар пешерү остасы Физилә Миннәхмәтова күчтәнәчкә үзе пешергән торт алып килгән иде. Кызлар соңыннан чәй табыны артына җыелып, үзләре пешергән икмәктән һәм тәмле торттан авыз иттеләр.
“Татар кызы — 2016” бәйгесе оештыручылары күңелле очрашулар мөмкинлеге булдырган “Сабантуй” милли ашлар кафесына зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Альбина Шәйхетдинова.