Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Кызгану хисе (хикәя)
18.04.2013

Кызгану хисе (хикәя)

Рәхимәнең көнозын әрәмәдә йөрүе әнисен, Рәхилә апаны, хафага салды.   Беренче кояш нурлары белән бергә торып өйне тәртипкә китерү белән, кыз җиләккә дип чыгып китә дә, көтү кайтыр алдыннан гына кайтып керә. Бу чаклы кайгырмас иде, кызының соңгы вакытта  беркем белән дә аралашмавы,  дус кызларыннан читләшүе ана йөрәгенә ут салды. Сизгер күңелле анага кызының өйрәк тибешен аңлар өчен бер күз карашы да җитә бит. Ә кыз  эчендәге барлык уйларын, әрну-сагышларын, бәхет-шатлыкларын да табигать белән бүлеште. Әйе, нәкъ менә табигать белән. Бер карасаң, ис  китәрлек нәрсә юк кебек, авыл баласы табигатькә якын була инде ул. Әмма Рәхимәнең табигатькә карата хисләре гадәти авыл баласыныкы шикелле генә түгел иде шул. Ул фәкать табигать белән аралашудан гына  җанына рәхәтлек, тынычлык таба. Кешене чолгап алган табигый дөнья аңа бар нәрсәдән дә көчле кебек. Туган ягының һавасы, җир-суы, үсемлек һәм хайваннар дөньясы белән аралашмыйча бер көн дә яши алмый ул.

Кечкенә вакытында әбисе сөйләгән бер риваять Рәхимәнең хәтереннән һич чыкмый. Аның сөйләвенә караганда, моннан бик күп еллар элек, авылдан ерак булмаган бер әрәмәлектә берәү кыз бала тапкан була. Җир ана куенында туган бу бала кечкенә чагында үзенең яшьтәшләре кебек булса да, еллар күбрәк узган саен, ул алардан аерыла башлый. Үзенең дөньяга беренче авазын салган әрәмәлеккә бик еш бара. Анда барган саен барасы килә, аны ниндидер сихри көчләр кабат-кабат шунда тарта. Көннәр буе агачлар, кош-кортлар, җәнлекләр белән сөйләшеп йөри. Баштарак моңа беркем дә игътибар бирми. Әмма тора-бара  авыл халкы аның карашыннан кача, курка башлый. Кыз кешенең кузенә бер генә карый һәм нәрсә белән чирләгәнен, нинди начарлыклар эшләгәнен әйтеп сала торган була…

Бу көнне Рәхимә дә, гадәттәгечә, тирән хисләргә бирелеп, су буендагы әрәмәлек буйлап йөри иде. Ниндидер бер көч аны эчкәрәк урман юлы буйлап чишмәгә таба тартты. Шул якта аны кемдер чакыра, ярдәм сорый кебек тоелды.  Ул, әсәрләнеп, як-ягына каранды, тавышны ишетергә теләп, сагаеп тыңлады. Күңел сизгерлеге ялгышмый шул, ул алан уртасында күз яшьләренә буыла-буыла елаган кечкенә генә кызчыкка тап булды. Рәхимә сискәнеп китте, йөрәге еш-еш тибә башлады. Нинди генә могҗизалар юк бу дөньяда! Аңа кызчыкның черки талавыннан кызарынып суырылган йөзе, елау­дан шешенгән күз кабаклары, әсәрүле кыяфәте үтә дә кызганыч булып  тоелды. Ни хикмәт, бала каршында  үзенең үткен күзләрен ялтыратып, арт аякларына утырып төлке тора. Юк, кызчыкка тияргә һич җыенмый, ул да әни бит, куе таллыктагы балалары өчен куркып чыккан булса кирәк бирегә. Әнә бер куаклыктагы балаларына борылып карый, борчыла, аннан елаган кызчыкның мөлдерәмә күзләренә карап туктап кала. Рәхимә дә чиксез дулкынланды, бер кызның, бер җәнлекнең күзләренә сәерсенеп карады. Тереклек яралганнан бирле кешеләренең төлке затына яхшылык эшләгәнлекләрен белми ул. Ә төлке кызчыкны әнә ничек үз баласы кебек кызгана. Рәхимә дә барлык җан ияләрен, хәтта бөҗәкләрне дә үз итә, жәлли, ярата. Төлке күзгә-күз карашып азак басып торганнан соң, Рәхимәнең бернинди зыян салмаячагын аңлап, озын йонлач койрыгын сөйрәп балалары ягына китте. Алан читендә уйнап йөргән балалары янына килде һәм Рәхимәне күзәтә башлады.

Апалары белән җиләккә килгән бала, аларга җитешмичә, адашып калган икән. Әле ярый бер җиргә дә китмәгән, юкса бу куе урманнан аны көн-төн эзләсәләр дә таба алмаслар иде. Кызчыкның бәхетенә каршы, Рәхимә килеп чыкты, ул  пышык-пышык елаган сабыйны кулларына алып авылга  таба атлады.

Авылга кергәндә, Рәхимәне бик күп кешеләр каршы алды. Аларның һәрберсе кулына таяк, сәнәк ише эш коралы тоткан иде. Рәхимә аларга таба сәерсенеп карап торды. Югалган кечкенә кызны эзләргә чыгулары, ахрысы, дип уйлады ул. Кызчыкның әнисе елый-елый Рәхимәнең кулындагы баланы кочып алды һәм Рәхимәгә рәхмәт сүзләре яудыра башлады. Рәхимә кешеләргә артык игьтибар итмәде, чөнки ул бик арыган иде. Ул кызның әнисенә: “Барысы да яхшы, кайгырмагыз, еламагыз да, мин аны анда калдыра алмадым ич инде”, — диде һәм өенә таба юнәлде. Бу вакыйгадан соң Рәхимә авылдашларының ихтирамын яулады. Һәркем аның белән исәнләште, хәлен белеште. Рәхимә дә кешеләрдән читләшми башлады.

Таңсылу Садыйкова, Иске Сләк авылы,
Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы