Курчаклар янында кунакта
Кыз баланың табигате шундый булырга тиештер күрәсең, ул дөньяга килеп, тәпи атлап китәргә өлгерми, курчаклар белән уйный башлый. Аларны йоклата, юата, киендерә, чәчләрен тарый, кыскасы, әнисе аның үзен ничек тәрбияли, ул да аны кабатлый. Һәр хатын-кызның исендәдер курчаклы уйнаган рәхәт балачагы. Сюмси районы Кильмезь авылында Фаимә апа Шәриповада кунакта булгач, минем дә шундый чакларым исемә төште әле — күрше кызы белән өйле уйнаган чаклар. Лапасның утыннан бушаган өлешендә безнең көннәр буе вакытны уздыруыбыз нәтиҗәсендә чын өйдән һич тә калышмаган “өй” барлыкка килә иде. Анда өйдәге искерәк булган, әти-әни урамга алып чыгарга рөхсәт биргән чүпрәк-чапрак, (рөхсәт бирелмәгәннәрен качырып та алып чыга идек), кайбер җиһазлар, суккан паласлар, чаршаулар да пәйда була, элеккеге посылка тартмалары “бәби” өчен бишеккә әверелә. Кемнең өе нурлырак, ямьлерәк, баерак булуы фантазия байлыгыннан, әниләрнең юмартлыгыннан һәм, әлбәттә, үзеңнең күпме тырышлык куюыңнан тора. Менә шундый үзенә күрә иҗади ярыш башлана торган иде. Миннән ике яшькә зуррак күрше кызы бездән күпкә өлгерерәк тә, уңганрак та иде. Ә без күпчелек аңа карап өйрәндек. Үсә төшкәч, әлеге дустым үзенең булдыклылыгын һәм осталыгын чын тормышта куллана башлады. Тәмле итеп тортлар пешерде, матур итеп киенергә дә, башка эшләрдә дә безгә үрнәк булды. Кызганыч, тормыш юллары безне, бергә уйнап үскән дусларны, төрлебезне төрле тарафларга аерды. Дөнья көтәргә дә, балалар тәрбияләргә дә, өебезне үзебез теләгәнчә ямьләргә дә тормыш үзе өйрәтеп торды. Ә менә үзенчәлекле, нурлы, матур итеп бизәлгән өй эчләренә кергәндә, үзеннән-үзе шушы балачак хатирәләре искә төшә, дустым турында уйлап куям.
Удмуртиянең көнбатышында — Кильмезь авылында гомер итүче Фәимә Әлләм кызы Шәрипованың өенә кергәч тә, балачагыма кайткан кебек булдым. Күңелемне аңлатып бетермәслек хисләр биләде. Җыйнак кына капканы ачып, өй алдына узуга ук берсеннән-берсе матур чәчәкләр күзнең явын ала. Алар бар тарафта — зур, кечкенә гөл савытларында да, түтәлдә дә, үрмәле дә, асылмалы да… Ә өй эченә керсәң, анда инде әкият дөньясына аяк баскан кебек. Өйнең диварларын Фәимә апа үзе төрле алымнар белән чиккән берсеннән-берсе матур картиналар бизи. Шкаф киштәләрендә үз куллары белән ясалган төрледән-төрле зурлыктагы курчаклар: күзлекле әби-бабайлар да, нәни балалар да, сылу кызлар да тезелеп киткән. Мондый кулдан эшләнгән курчакларны беренче генә күрүем түгел, ләкин йөз-кыяфәтләре белән чын кешедән аерылмаганнарын күргән юк иде. «Боларны эшләү өчен зур талант кирәк бит, сез бу һөнәрләргә укыдыгызмы?» — дип кызыксынам. «Юуук, эшләү техникасын Интернеттан карап өйрәнәм, күңелемә килгәнне чагылдырырга тырышам, кирәкле җиһазны махсус кибетләрдән алам. Бар иде минем рәссам булу теләгем. Әтием: «Рәсем ясап утырганда, ачтан үлә күрмә!» — дип көлде генә. Сатучы булырга уйладым. Һөнәр үзләштерү белән сәүдә өлкәсендә дә, хисапчы булып та, тимер юлда да эшләдем. Пенсиягә кадәр соңгы унбиш елымны котеллар урнаштыру өлкәсендә лаборант булып хезмәт куйдым», — ди Фәимә апа.
«Кул эшләре белән кайчан кызыксына башладыгыз, мондый осталык гаиләдән киләме?» — дип кызыксынам. Әни эштән буш вакытында бер генә минут та тик тормый иде: йон эрли, бәйли, безгә күлмәкләр тегеп кидерә… Миндә дә кул эшләренә кызыксыну кечкенәдән тәрбияләнгәндер инде. Кышкы озын кичләрдә нишләмәк кирәк?! Тасма белән чигүне 11 ел элек Башкортстандагы энекәшемнең килененнән күреп кайттым. Аннары чигү җене кагылды диярсең! Бу җенләнү башка төрле кул эшләренә дә кагылды. Хәзер бик модада саналган интерьер курчаклары беркемне дә битараф калдырмый. Алар тиз арада сатылып, бүләккә тапшырылып, таратылып бетә. Ижауда яшәүче оныгым да алып китә, ул дусларының туган көннәренә бүләк итә», — ди Фәимә Шәрипова. Курчакларга кечкенә аяк киемнәренә кадәр үзе тегә икән.
Фәимә апа хәзерге вакытта үзе генә гомер итә. Ижаудагы улы Рамил гаиләсе белән бик еш кайтып, хәлен белеп торалар. 3 ел элек 94 яшенә кадәр кадерләп тәрбияләп караган әнисе, аннан соң 7 ай да үтми ире бер-бер артлы якты дөнья белән хушлаша. Югалтуларны бик авыр кичерә. Шушы иҗади кул эшләре зур юаныч аның өчен. «Канва белән чигү, шакмаклар санау бигрәк тә тынычландыра», — ди хуҗабикә. Моннан тыш ул авылда хатын-кызлар өчен түгәрәк оештырган. Анда теләге булганнарны кул эшенә өйрәтә, сәламәт яшәү рәвеше, үз-үзеңне дәвалау турында дәресләр алып бара. Ул кич утыру рәвешендә уза. «Өлкән яшьтәге апа-әбиләр бу дәресләрне көтеп алалар, аралашу, фикер алышу өчен менә дигән сәбәп бит”, – ди ул.
Берсеннән-берсе матур курчаклар тулы йортның эче дә нәкъ курчак өе сыман ямьле. Анда нинди генә гөл үсми, гаҗәеп, алар барсы да диярлек шау-чәчәктә! Биредән һич китәсе килми. Фәимә ападан кем кул эшләре буенча, кем бакчачылык серләре, кем гөл үрчетү буенча киңәшләребезне сорыйбыз. Әлеге йорттагы гүзәллекнең бер кечкенә кисәген үзем белән алырга теләп, мин Фәимә ападан глоксиния гөленең (утыртып кую өчен) бер яфрагын сорыйм. Фәимә апа юмарт: миңа ул гөлнең берничә төреннән яфраклар өзеп, төреп бирде. Ә студент кызыбыз Раиләгә киштәдән бер курчагын алып бүләк итте.
Юлда алган тәэсирләремә бирелеп, уйланып кайттым: бар матурлыкның, уңышларның сере яратуда, һәр эшеңне бирелеп, күңел җылыңны биреп башкаруда. Эш яраткан хуҗабикәләрнең гаиләләре дә нык, тормышлары да түгәрәк була. Бүгенге көндә яшь кызларны, булачак әниләрне гаилә тормышына әзер булмауда, үзләренең тышкы матурлыгы турында гына уйлап, ясалма керфек, тырнаклар, кашлар ясатып, күңел матурлыгына әһәмият бирмәүдә, кулларыннан эш килмәүдә гаеплиләр. “Хәзер балалар уенчык белән дә уйнамый бит, курчак та, машина да кирәк түгел аларга, туу белән кулына смартфон ала, Интернетта утыра”, — дип тә өстиләр. Ә бәлки сезнең арагызда Интернетны файдалы эшкә җигеп, аннан төрле һөнәрләргә өйрәнүче, гаҗәеп кул осталары, талантлы яшьләр бардыр? Алар белән безне дә таныштырсагыз иде, хөрмәтле газета укучылар.
Элмира Нигъмәтҗан.