Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Курчакларга әйләнсәк, нишләрбез?
28.04.2022

Курчакларга әйләнсәк, нишләрбез?

Әйтелмәгән васыять

Дәрестә укучылар белән бергә “Әйтелмәгән васыять” әсәрен укыдык. Белгәнебезчә, әлеге әсәр укучыларда әти-әни­ләргә, туган якка, туган нигезгә, гореф-гадәтләргә, йолаларга, рухи хәзинәләребезгә карата хөр­мәт, әхлак, җаваплылык хисе тәрбияли. Әлбәттә, әсәр безне милләтнең киләчәге турында уйланырга мәҗ­бүр итә. Гореф-гадәтләр һәм телне саклау мәсьәләсе, ана хакы, буыннар бәйләнеше проблемалары әсәрнең башыннан азагына кадәр кызыл җеп булып бара.
Укучылар, әлбәттә, әсәрне укый башлагач ук Акъәбине үз иттеләр, кызгандылар. Балаларны ананың авылдагы тормышы түгел, ә шәһәрдәге яшәеше борчыды. Югыйсә, җылы, уңайлы шартлары булган йорт, янәшәсендә – балалары һәм оныклары. Акъәби балаларын милли рухта тәрбияләргә тырышкан, барысы да укымышлы. Һәрберсе бу тормышта үз урынын тапкан. Әмма… Нигә ана үзен ялгыз тоя? Буыннар чылбыры кайда өзелгән? Акъәби карт­лык көнендә бәхетлеме?
Әлеге әсәрне укыганда, укучылар беренче тапкыр кә­фен­лек, васыять сүзләрен ишет­теләр. Акъәбине җирләгәндә, ба­ла­ларының гореф-гадәтләрне белмәүләре, оныкларының әби­ләре белән туган телдә аралашмавы укучыларга ошамады. Геройларның туган авылларына юлны онытулары, әтиләре каберенең кайда икәнен дә белмәүләре укучыларны битараф калдырмады. “Киләчәк үзебездән тора”, – дип җавап бирүче укучылар да булды. Әлбәттә, мин бу җавапка бик сөендем.
Шул чакта күңелемә сеңеп калган шигъри юллар исемә төште.
Кызлы әбиләр
Уллы әбиләр,
Оныклы әбиләр,
Беркемсез әбиләр.
“Балалар, сезнең беркемсез әбиләрне күргәнегез бармы?” – дип сорадым. Адель Ногманов урамда бер әбинең: “Минем беркемем дә юк”, – дип сөйләп торуын әйтте. Ә мин “Казан утлары” журналының 2021 елның 3нче санында басылган С. Зыялының “Рәнҗеш” хикәясеннән күңелне тетрәндергеч өзекләрне тәкъдим иттем. “Улы Габбасның көрәктәй зур, көчле йодрыгын әнисенең яңагына кундыруын, яңа йорт салгач, яңа өйдән мәет чыгарга ярамый дип, әнисе Миңкамалны кәҗә бүлмәсенә сәке ясап чыгарып куюлары, сукыр, карт ананың шунда җан бирүе…” Әмма ана рәнҗеше беркемне дә бәхетле итми шул. Хикәя ахырында өр-яңа йорт эчен җан өшеткеч салкынлык, кара кайгы пәрдә кап­лый. Бер ел эчендә – өч мәет. Авыр кайгыны улы Габбасның таш­тай каты йөрәге дә күтәрә алмый. Укучылар белән бу нигезгә килгән фаҗигаләрнең сәбәбе ана рәнҗеше дип нәтиҗә ясадык.
Әлбәттә, мин укучыларга: “Акъәбинең яки Миңкамалның ба­ла­­лары урынында сез нишләр иде­гез?” – дигән сорауны бирдем. Әле­ге әсәрдә күтәрелгән проблемалар аларны уйландырды. “Мин Акъәбинең баласы булсам, аның соңгы сүзләрен тыңлар идем. Аны милли йолалар буенча җирләр идек, сандыктагы киемнәрен дә театрга түгел, ә истәлеккә калдырыр идек”, – диде Гүзәл Шакирова. ”Мин Акъәбинең баласы булсам, аның белән көне буе сөйләшеп утырыр идем. Мин үземнең әбиемне бик яратам. Мәктәптән кайткач та, аның янына керәм, аны кочаклап алам. Әбиемнең кәефен күтәрү өчен балаларым белән татар телендә сөйләшер идем, догалар өйрәтер идем”, – диде Адель Ногманов. Ә мин укучыларның фикерләрен дәвам итеп: “Аналарны ялгыз калдырырга ярамый”, – дидем.

Ялгызлык
Мине үземне шәхсән ялгызлык проблемасы җәлеп итте. Бу проблема бүгенге көндә әсәрләрдә генә түгел, үзебезнең янәшәбездә дә еш очрый. Әйләнә-тирәгә күз салыйк: картлар йортында яшәүче өлкәннәр, ялгыз аналар, ятим балалар, ялгыз әтиләр. Саный китсәң, күп бит. Әйе, замана үзгәрә. Без үзгәрәбез. Тик-ток карап, телефоннарыннан аерыла алмый торган замана балаларына барысы да кыска, тиз, җиңел генә булсын. Сәгатьләр буе телефонына карап, бүлмәсеннән чыкмыйча утыручылар, ялгызлык яратучы, кеше сөймәүче яшьләр әзме әллә?
Дуслык, мәхәббәт кебек әх­лакый кыйммәтләр бүген үз көчен югалтмыймы? Ә бәлки бөтенләй югалып барадыр… Укучыларымнан дусларының кем булуы, алар белән аралашулары турында сораулар бирәм. Берничә укучының җавабы мине уйланырга мәҗбүр итте. “Дусларың бармы?” – дигән сорауга берсе: “Минем дусларым юк. Миңа дуслар кирәкми. Мин үз-үземә дус”, – дип җавап бирде. Икенчесе: ”Дусларым юк. Минем дустым ул – минем этем”, – дип шаккатырды. Димәк, яшь буында үзара рухи якынлык, карашлар, ихтыяҗ, фикер уртаклыгы, бер-береңне ихтирам итү хисе юкка чыгып бара? Җитмәсә, замана чире – коронавирус безне бер-беребездән ераклаштырды. Чир йоктырудан куркып, аралашмыйбыз, тизрәк ялгызлыкта калырга омтылабыз. Кайбер чакта үзем дә уйланып куям.
Дуслык әллә байлык белән үлчәнә башладымы икән? Бай чакта, дәрәҗәң булганда, дусларың күп була. Мин моны әтием мисалында да әйтә алам. Әтием исән-сау булганда, әле генераль директор вазифасын башкарганда, дус­лары күп булды. Капка төбендә машиналар тезелеп торды. Әти авыргач, әтинең сыналган ике-өч дусты калды дисәм дә ялгышмам. Нишләптер, авырлык килгәндә, ялгыз каласың. Менә монысын ничек аңлатырга соң? Игътибар итсәк, укучылар да күбесе ялгыз бит. Виртуаль дөньяда, виртуаль уеннар, виртуаль кешеләр белән… Ә бер заман без бер-беребез белән аралаша белми башласак… Җансыз курчакларга әйләнсәк, нишләрбез?

Өмет
Туктагыз әле, өметне өзмик. Тамырыбыз җирдә бит, туфракта. Ягымлы кояшы, яңгыры булса, тормыш агачыбыз яшь үсентеләрен яңартыр. Аңа яңа сулыш өрергә кирәк. Өмет калсын. Ул әле бар. Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәренә кире әйләнеп кайтыйк. Әсәрдә дә моңа аваз­даш символик учак образы бар. Әсәрдә Гарифәнең: “Ә син учагыңны карый тор. Учагыңда ут сүнмәсен”, – дип, Миңлебай карт­ка әйткән сүзләре милләтнең ки­ләчәге булсын өчен һәрвакыт кайгыртып торырга кирәклеген искәртә сыман.

Раушания Низамбиева, Тирсә авылы.