Куркыныч боҗра
“Без ничек яшәдек, ничек исән калдык икән? Күз алдына без ашаган ризыклар килә: кузгалак, кычыткан, ат кузгалагы, черек бәрәңге. Гектарлап печән чапкан әниләргә, кич кайтканда икешәр кашык он бирәләр. Он бүлгәнне карарга амбар алдына балалар җыела. Апам белән җитәкләшеп без дә шунда әнине каршыларга барабыз. Өйдән чыкканда, әби безне бик нык кисәтеп кала: “Зинһар, кеше алдында, онны ялап карыйк дип, анагызны оятлы итә күрмәгез, кешеләр нинди зур нәфесле, тәрбиясез балалар үсә икән, дип уйлар. Онны, Алла боерса, менә ашка туглап җибәрербез”. Без шулай, зур нәфесле булудан куркып, әнинең ике ягында икебез тын гына кайтабыз.” – Бу юлларны мин Тәэминә Биктимированың “Ил язмышын салып иңнәренә” исемле китабыннан алдым. Чыннан да, нинди сабырлык, нинди тыйнаклык тәрбияли алганнар әби-бабаларыбыз үсеп килүче буында?! Юкса, үз нәфесеңне тыеп тору җиңел түгел бит ул. Нәфес белән көрәшә алу, үз-үзеңне җиңү – көчлелекнең төп күрсәткече. Адәм баласы нәфес белән туа диләр… Димәк, ул һәркемдә бар. Аның уңай якка, тискәре якка үсеп китүе исә, безне чолгап алган мохиттән, җәмгыятьтән һәм, әлбәттә, гаиләдәге тәрбиядән тора.
Без уй-хыялның, дәртнең, теләкнең чынбарлыктан, мөмкинлектән, дөреслектән күпкә өстен булган чорда яшибез. «Гаилә» сүзен дә, аның кыйммәтләрен дә һәркем үзенчә аңлый. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки дөньяга һәркем үз “биеклегеннән” карый ич. Ятимнәр өчен гаилә ул – бизәкле хыял, эчкече балалары өчен – көндәлек газап, ә кем өчендер – заманадан артта калган акыл сатучылар урыны… Тагын әти-әнине акча калыбы, акча янчыгы итеп күрүче яшьләр дә байтак бүгенге көндә. Гаиләдә яхшы тәрбия алып, әти-әнисенә рәхмәтле, шәфкатьле булып, игелек кылып, артыгын таләп итмичә, үз көнен үзе күреп яшәүче балаларыбыз да юк түгел.
Тик… ни кызганыч, әти-әнисен тәти күлмәк, тәмле ризык өчен яраткан сабыйлар гына түгел, ә затлы машина, туристик сәяхәтләр, чит илләргә юлламалар бүләк иткән өчен яратучы, хөрмәт итүче яшьләр дә артканнан-арта бара. Нәфес бит ул гаиләдә, шул ук өйдә яши. Тиз, ай үсәсен көн үсә. Әти-әни дә үзара гел сөйләшеп торалар: “Күршеләр аны алган, безнеке юк, алырга кирәк!”, “Ий, әллә кайларга ял итәргә барганнар, безгә дә барырга кирәк!”, әле тагын “Кеше урлашып байый, урлаша да белмисең бит!” – дип тә җибәрсәләр?! Менә булды инде! Әллә кемгә үпкәлисе юк. Боларны ишетеп үскән, күреп торган балалар комсыз да, тәкәббер дә булалар, чөнки ул “юк” лы тормышны белми. Әмма, тормыш син дигәнчә генә бармый шул. Матурлык та, акча да, хәтта кеше үзе дә бүген бар, иртәгә — юк. Шуңа күрә, яшәүнең асылын аңларга, авырлыкларны җиңәргә, язмыш сынауларына бирешмәскә, кирәк вакытта үзеңне “кысарга”, ягъни аягыңны юрганыңа карап суза белергә өйрәтергә тиеш без газизләребезне.
Заманалар үзгә шул, ашыгып яшибез… Тәрбияне күләгәдә калдырып, кеше бүген яшәп калырга ашыга. Мөмкинлекләр дә бар бит, һәр минут саен рекламалап, чакырып, кызыктырып торалар. Хыялларны тормышка ашырыйм дисәң, рәхим ит: кредитлар алырга мөмкин. Кайберәүләр ял итәргә дә кредит алып барып кайталар. Монда инде әти-әнигә, әби-бабайга ялынасы, соранасы юк. Паспортың белән барасың да…, аласың да куясың һәм син бай, ирекле, бөтенесен булдыручы, табучы! Менә шунсы гына бик начар: фәлән тапкыр артык бурыч кайтаруы гына елларга сузыла… Ярый ла тормыш, без уйлаганча, бер җайга гына барса! Бармый шул! Бүгенге көндә шәһәрдә генә түгел, авылда да ике-өч хуҗалыкның берсе диярлек кредит түли. Юк, үзенекен генә түгел, балаларыныкын да. Мин инде, яшәр өчен торак алганнарны, баланы укытыр өчен, бәла-каза килеп, кредит алганнарны әйтмим. Әти-әни мондый очракта акчасын гына түгел, мөмкин булса җанын да бирер иде! Балаларына белем алырга булышучы, өйле итү өчен тырышучы, ай саен акчалата ярдәм итә алучы әти-әниләр – батырлар алар, аларга сокланырга, баш ияргә кирәк! Аннан соң, үз бурычларын үзләре генә түли алган, үз мәшәкатьләрен үзләре генә хәл итә торган яшь гаиләләр дә юк түгел.
Менә үзенең мөмкинлекләрен, алачак бурычның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын кат-кат уйламыйча кыйммәтле телефон, телевизор, затлы туннар, бизәнү әйберләре алуны берничек тә аңлап булмый. Кредит картасы белән эш урынында пирожки ашаучы сәер кешеләр дә бар икән әле! Ярый әле бурычларын үзе түли алса! Түләмәгән очракта хатлар, таләп итүләр… Гаилә тынычлыгы бозыла. Тагын шул әти-әниләр, туганнарга көч килә. Матди камиллеккә омтылу, җәмгыятьтә “уңышлы кеше” булып күренү теләге –бер яктан караганда яхшы кебек. Максат бит ул! Тик чиргә генә әверелмәсен иде. Сыйфатлы яшәү рәвешен көн-төн рекламалап торганда булмас дип тә булмый. Чөнки, күргәнебезчә, матди як өчен борчылып яшәү, котылуны кредитта күрү — күп гаиләгә хас күренеш. Нәфесне тыя белмәү исә, бу очракта бик куркыныч! Менә шундый боҗра: нәфес, рәхәт, михнәт… Ий, әйләнәбез… Очы-кырые күренми, куркыныч…
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.