Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Куркак хоккей уйнамый
16.06.2022

Куркак хоккей уйнамый

Һәр әти-әни баласының бәхетле һәм сәламәт булуын тели. Без дә сәламәт тәндә – сәламәт акыл, дип, спортны сайладык – улыбызны хоккейга бирдек.

Безнең эш сәгате иртәнге 5тә башлана. Салкын су белән коенабыз. Иртәнге сәгать 6да Әгерҗе шәһәренең «Боз» сараенда Ратмирның тренировкасы тулы куәтенә бара инде. Ике сәгатьтән соң янәдән без өйдә, үзебез эшкә, баланы бакчага җыябыз. Бер очрак булды: тренировкалардан соң бакчада үткән бәйрәмгә өлгерү өчен йөгерергә туры килде. Төркемнәрендәге бер малай Ратмирны кимсетергә теләп көлде. Шул чагында Ратмир кыю гына: «Син йоклаганда, мин җир сөрдем инде», – дип җавап бирде. Иптәшләре башка беркайчан да көлмәделәр.
Тырышлык көттермәде: беренче җиңүләр, беренче бүләкләр, ГТОны алтын билгесенә тапшыру. Улыбызның тырышлыгын тренеры да сизеп алды, аны команда капитаны итеп билгеләде. Спорт мәктәбенә укырга кердек. «Куркак хоккей уйнамый» дигән җыр улыбызның яраткан җырына әйләнде. Тренировкадан соң өйгә кайтканда радиодан бу җыр яңгыраса, ул бөтен тавышына кушылып җырлый. Россия хоккейчысы Александр Овечкин Ратмирның кумиры. «Әти, кара әле минем тешем төште, хәзер мин Овечкин кебек», – ди горурланып.
Әнисенә дә яңа эш урыны табылды — улын спорт мәктәбенә йөртү. Мин үзем бер атнага ярышларга китәм. Балачакта волейбол белән шөгыльләнгән идем. Тән җәрәхәте алганнан соң, ике ай хастаханәдә яттым. Соңыннан шахмат белән мавыктым. Шәһәр һәм район ярышларында күп тапкырлар мактаулы урыннар яуладым. Безнең гаилә «Әти, әни, мин — шахмат уйнау­чы гаилә» номинациясендә берничә тапкыр шәһәр чемпионы исеменә лаек булды. Ике яшьлек кызыбыз Рианна әлегә спорт белән шөгыльләнми, әмма ул көн дә абыйсының тренировкадан кайтканын көтә, ун размерга зуррак булса да, аның, формасын киеп йөрергә ярата.
Балалар шөгыльләнгәндә, ата-ана­ларның балаларын ни өчен спортка бирүләре белән кызыксынам. Күбесе балаларының телефонда утырырга вакытлары булмасын өчен биргәннәр. Бер ана: «Миңа табиблар баланың яссы табанлыгын бетерү өчен спорт белән шөгыльләнергә киңәш итте», – ди. Күпләр спортка зур хыяллар белән килгән. Бу дөрес тә, чөнки спорт белән шөгыльләнүчеләрнең гомуми санының бер проценты һөнәри спортчылар булып китәләр, калганнары да югалмый. Спорт шәхес формалаштыруга, физик яктан нык булып үсүгә зур йогынты ясый. Безгә балалар тәрбияләгәндә «тренер әйтте» дигән сүз дә бик ярдәм итә. Әйтик, «Кока-кола эчәсем килә», дигән сүзгә без: «Тренер спортчыларга кока-кола эчәргә ярамый, дип әйтте», – дип җавап бирәбез. Ә тренер сүзе – закон.
Ратмирның киләчәктә һөнәри хоккейчы булу-булмавын беркем дә белми. Тик җиде яшьтә малайның өлкән яшьтәге ир-ат кебек фикер йөртә башлавы, спорт өчен күп кенә кызыктыра торган әйберләрдән баш тарта белүе безне сөендерә. Мин башка әти-әниләргә дә: «Балаларыгызның спорт белән шөгыльләнүләреннән курыкмагыз», – дип әйтәсем килә. Бу — бик күп акча, бик күп вакыт таләп итә торган шөгыль, әмма спорт сезгә вакытыгызны дөрес файдаланырга, дөрес тукланырга ярдәм итәчәк.

Альберт Галиуллин, Можга шәһәре.