«Купол»ның — яңа ачышы
“Купол” Ижау электромеханика заводы — Удмуртиядә сәнәгать өлкәсендә иң эре предприятиеләрнең берсе. Яшерен булганлыктан, завод турында матбугат чараларында 1988 елда гына телгә алына башлый. Бүгенге көндә заводта җитештерелә орган хәрби-техник һәм көнкүреш товарлары “Россиянең иң яхшы 100 товары” исемлегенә керә. Абруйлы Халыкара һәм Бөтен Россия күргәзмәләрендә иң яхшылардан санала. Предприятие — фән һәм техника өлкәсендә казанышлары өчен Удмуртия Республикасының дәүләт премиясе иясе. Ул “Удмуртия Республикасының иң яхшы инвесторы” дип танылды. Завод коллективы Удмуртия Республикасының Мактау тактасына кертелгән.
“Купол” заводы әледән-әле яңадан-яңа ачышлары белән дөнья базарын шаккатырып тора. Әлеге ачышлар — белемле галим-хезмәткәрләрнең хезмәт җимеше. Биредә алар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Завод Россия күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә үзенең ачышлары белән танылган. “Яңарыш” газетасы заводның яңалыклары белән кызыксынып тора. Чөнки әлеге заводның җитәкчесе — милли җанлы Фәнил Зиятдинов.
23 июнь көнне Удмуртиянең Чернушка авылы янындагы полигонда “Купол” заводының хезмәткәрләре уку атышлары уздыру өчен “Адъютант” исемле мишеньле тренировкалар комплексына сынау үткәрделәр. Әлеге мишеньнәр нәрсә өчен кулланыла соң? “Купол” заводында җитештерелә чыгара торган “Зенит” ракета комплекслары уку үзәкләрендә, полигоннарда даими сынаулар үтәләр. “Адъютант” нәкъ менә аларны сынар өчен кирәк тә инде. Мишеньнәр күп төрле. Аның беренчесе — вертолет тибындагы һава мишене, ягъни вертолетның имитациясе. Икенчесе — самолет тибындагы һава мишене. Әлеге мишеньнәрне җитештерә башлау өчен 4 ел вакыт кирәк булган. Исемен дә үзләре тапканнар. Мишеньнәр түбән очсалар да, очканда тавышлары юк. Шуңа күрә аларны радар белән дә табып булмый. Мишеньнәр белән мобиль пункттан идарә итәләр. Вертолет, самолет имитацияләрен Казахстан полигонында да сынап караганнар. Тиздән заводта тагын бер мишень җитештерә башлаячаклар. Аларны инде Сириядә кулланалар, ә бу мишень исә аның аналогы булачак. Аны җитештерү өчен заводта барлык мөмкинлекләр бар.
Рәфилә Рәсүлева.