Кунакчыл әнием
Әнием — Әнисә Шиһабетдин кызы Мусина бик кунакчыл. Ул — сугыш елларында үскән, ачлыкны күргән кеше. Шуңа күрә аның иң яраткан шөгыле — барлык кешеләрне дә тәмле ризыклар белән сыйлау. Аның камыр ризыкларының тәмен татып караганнар, гомер буе оныта алмыйлар. Үзенең юмартлыгы һәм кунакчыллыгы белән ул барлык кешеләрнең олы мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулап алды. Мине белгәннәр, әниемнең тәмле пирогларыннан авыз иткәннәре бар һәм алар аны еллар үткәч тә искә алып сөйлиләр. Әнием ризыкларны яратып пешергәнгә, аның пироглары бик тәмле булып чыга.
Хәзер әнием олы яшьтә, шуңа күрә камыр ашлары пешерү җиңел түгел. Әмма ул һаман безне сөендерергә теләп, тәмле ризыклар пешереп, өйгә хуш исләр тарата. Ул шулай итеп, безне яратуын, тәмле ризыклар белән сыйлап күрсәтә. Әнием үзенең киң күңеллелеге, миһербанлылыгы белән безгә үрнәк булып тора. Бу күркәм сыйфатлары безнең татар халкына хас. Әнием — милли җанлы. Милләтебезне, аның гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән җирдә кешелеклелек сыйфатлары бар, дип аңлатып үстерде ул безне. Әниемә хәзер 85 яшь. Аңа без сәламәтлек һәм киләчәктә дә безне шулай сөендерүен телибез.
Әлфия Миннәхмәтова, Ижау шәһәре.