Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Кул селтәмиләр
17.11.2016

Кул селтәмиләр

Бүгенге көндә руслашып беткән балаларда ана теленә мәхәббәт уяту ифрат та зур көч — ата-аналар, тәрбиячеләр укытучыларның бердәм булып эшләүләрен таләп итүне сорый. Ата-аналарның бердәм теләктәшлеген тапмагач, Ижау, Воткинск, Можга, Сарапул мәктәпләрендәге күп кенә татар теле укытучылары бу эшкә кул да селтәделәр. Балезино районы Кистем мәктәбен дә руслашу читләтеп үтмәде, тик алар көчле ихтыярлы булып чыктылар: телебезне, мәдәниятебезне саклау өчен тырышып хезмәт куялар. Кистем мәктәбендә унберенче тапкыр шигырь уку конкурсы узу шуның ачык бер мисалы.
Ел саен аның темасы үзгәреп тора, географиясе киңәя. Моңа кадәр көч сынашырга укучылар Балезино, Глазов, Юкамен районнарыннан килә иделәр, ә быел катнашучылар арасында Воткинскидан да укучылар бар иде. Конкурста балалар бакчасыннан алып унберенче сыйныфта укучылар — барлыгы 56 укучы көч сынашты. Нәниләр чыгыш ясаучылар арасында үзләренең сәхнәдә тотышлары, сәнгатьле укулары белән күпкә өстен тордылар. Ул нәниләрнең костюмнары гына ни тора иде! “Кызыма матур татар күлмәге киеп, яшьтәшләре алдында чыгыш ясау — үзе бер бәйрәм. Ул 3 яшьтән үк конкурс­ларда катнаша башлады”, — ди Падерадан Гөлназ Касимова кызы өчен сөенеп.
“Күп вакытта шигырь китаплары тузан җыеп ята, — дип башлады сүзен Падера мәктәбенең татар теле укытучысы Фәимә Касимова. — Шигырь уку конкурсына бик теләп әзерләнәбез. Темасын белгәч, китапханәләрдә китаплар актара башлыйбыз. Балаларның холкына, сәләтенә туры килердәй итеп шигырьләр сайлыйбыз. Шигырь өйрәнә башлаганда авыррак. Эчтәлегенә төшенә, сүзләрен истә калдыра башлагач, бик куаналар”, — диде ул. Бала күңеленә сеңгән шигъри юллар, татар теленең аһәңе еллар үткәч тә җуелмый икән бит. Бу хакта 4 бала анасы Лиана Тютина болай дип сөйләде. “Конкурста кечкенә кызым Камилә катнашты. Без аңа бик куанып әзерләнәбез. Минем өчен татар теле беренче урында тора. Туган телдә чыгышлар яңгыраганда балачагым искә төшә, күңелем йошарып китә, җәй буе авылда кунакта булган чорларым искә төшә. Татар телен яратуым әниемнән килә. Ул тумышы белән Әгерҗе районы Девятерня авылыннан. Хәзер балалар русчага күчеп баралар. Әмма мин аларга татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Балалар: “Авыр”, — дип тә карыйлар. Әмма әтиләре дә аларга татарча сөйләшергә куша”, — диде.
Тамчыдан күл җыела, дип юкка гына әйтмиләр. Шигырь уку конкурсында әбиләрнең, әниләрнең катнашуы да күңелле күренеш. Балезино поселогыннан Разия Әхтәм кызы Касимова да оныгын шигырь уку конкурсына әзерләгән. “Динарабыз саф татар гаиләсендә тәрбияләнә. Өйдә татар сүзләре, җырлары яңгыраса да, оныгыбыз татар телендә сөйләшми. Без, әбиләр, оныкларыбыз белән татарча бик аз сөйләшәбез. Балезино поселогында татар сыйныфлары да юк. Бу конкурста ул икенче тапкыр катнаша. Үткән елны оныгыбыз беренче урынны алды. Мондый конкурсны оеш­тыручыларга бик зур рәхмәт. Конкурска әзерләнгәндә, әдәби сүзләрне өйрәнәбез, мәгънәсенә төшенәбез. Чөнки шигырьне чын күңелдән сөйләү өчен ул аның мәгънәсен аңларга тиеш. Ә өйрәнгән сүзләр күңелдә сакланып кала”, — диде ул.
“Телне саклау дип әйткәндә, иң элек аның белән кызыксындыру булырга тиеш. Татар телен өйрәнмәгән, әмма шушы конкурс­та чыгыш ясау өчен булса да татарча шигырь ятлаганда, ул аның күңеленә кереп кала. Конкурста катнашучы яшьтәшләрен күреп, ул телне өйрәнергә кирәклеген аңлап китә. Бу бәйге балада кызыксыну уята. Мин инде ничә ел жюрида утырам. Иптәшләре белән русча гына сөйләшкән кайбер укучыларның сәхнәдән бернинди акцентсыз татарча шигырь укуын, алай гына түгел, сүзнең тәмен белеп сөйләвен күрәм. Ул укучыларның үсеше дә күзгә ташлана. Мин укучылардан: “Нигә шушы матур телне конкурста гына исегезгә төшерәсез, нигә аны көндәлек тормышыгыз­да кулланмыйсыз? — дип сорыйм”, — диде Ильмир Касимов.
Кистем мәктәбендә татар телен Алсу Муса кызы Касимова укыта. Соңгы елларда аның укучылары Казан шәһәрендә узган татар теле буенча халыкара олимпиадада уңышлы чыгыш ясыйлар. Моның серен ул түбәндәгечә аңлатты. “Белем биргәндә яңа алымнар кулланырга кирәк. Быел сыйныфка бөтенләй татарча белмәгән өч укучы килеп керде. Алар өчен махсус “Татар­стан — Яңа Гасыр” телеканалыннан “Татарча сөйләшәм” тапшыруын яздырып кулланам. Кайбер укучылар катнаш гаиләләрдә үссәләр дә, татар телен теләп өйрәнәләр. Тиздән олимпиаданың интернет-туры башлана. Укучылар аны көтеп алалар. Алар өчен сайлап алу турын үтеп, Казанга бару — зур сөенеч”, — диде Алсу Касимова.
Жюрида утырган бик яшь егетнең фикерен белергә теләп, аңа да мөрәҗәгать иттем. Ул Кис­тем мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә Глазов педагогика институтында белем алучы Рамил Касимов булып чыкты. Ул да үз вакытында шигырь уку конкурсында катнашкан, хәтта татар теле белгече булырга хыялланган. “Тик өйдән ерак китәсе килмәде. Шуңа күрә Глазов шәһәрендәге югары уку йортында укып, башлангыч сыйныф укытучысы булырга уйладым”, — ди ул.
Шушы урында мин Галимҗан Ибраһимовның “Татар телен ничек укытырга?” дигән мәкаләсеннән бер өзек китерәсем килә. “Тел вә миллият адәмдә табигый. Боларның орлыгы һәркемнең табигатендә бар. Ләкин яхшы тәрбия ителмәсә, җирдә булган орлыкларның җимеш бирми калуы, бирсә дә, начар булуы бик мөмкин. Төп максаты хәятка хәзерләнүдән гыйбарәт булган мәктәп бу мәсьәләдә тик торып кала алмый, — дип язган ул. Кистем мәктәбе шундыйлардан. Күргәнегезчә, алар салган шифалы орлыклар шытымнарын бирәләр. Кистемлеләрнең милли басмабызның юбилее уңаеннан “Яңарыш”ка — 25” дигән стенд әзерләүләре өчен дә зур рәхмәт әйтәсе килә.

Рилия Закирова.