Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кулыннан фотоаппаратын төшерми
12.01.2017

Кулыннан фотоаппаратын төшерми

Камбаркада яшәүче милләттәшебез Рәзиф Мирзаянов — гомерен фотосурәт төшерүгә багышлаган кеше. Кем өчендер бу эш вакытлыча мавыгу гына булса, аның өчен ул яшәү рәвеше.
Кайдан башланган соң бу кызыксыну? Бу сорауны биргәч, Рәзиф абыйның күзләре очкынланып киткәндәй булды. Чыннан да, үз эшенең остасы, җанын биреп эшләүчесе бит ул. “Барсы да мәктәп елларыннан башланды. Олы абыем Ра­сих офицер булды, подполковник, диңгез пехотасы танк батальоны командиры иде. Ул безгә, өч энекәшенә, “Зорький — 4” дип аталган фотоаппарат бүләк итте. Шулай итеп өч туган, бер-беребезне уздырып, фото эшенең нечкәлекләрен өйрәнә башладык, өебез эче тиз арада фотогалереягә әверелде”, — ди ул.
Үскәч абыйлары да үзләрен очучы һөнәренә багышлыйлар. Ә фотоаппарат Рәзифкә кала.
Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та, 136нчы хәрби базада эшли башлый. Шулай да балачак мавыгуын ташламый, фотоаппаратын кулыннан төшерми. Камбарка шәһәре халкына көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча җитештерү идарәсенә фотограф булып эшкә урнаша. Моның өчен фото эшенә мәхәббәт кенә җитми, әлбәттә, аны Ижауга укырга җибәрәләр. Остазлары арасында Удмуртиядә исеме танылган фотограф Әхәт Хисаметдинов та була.
4нче разрядлы фотограф булып Камбаркага кайтуына Рәзиф абыйны фотоательега бригадир итеп куялар. Ә бер ел эшләгәннән соң, 1980 елда, “”Социалистик ярыш җиңүчесе” дигән билге белән бүләкләнә. Аның сәләтен, фотосурәтләре яхшы сыйфатлы булуын күреп, “Камская новь” район газетасы редакциясенә фотокорреспондент итеп эшкә чакыралар. Аның өчен актив, тынгысыз, әмма бик күңелле вакытлар башлана. Балалар бакчалары, мәктәпләр, урып-җыю, иртәнге сыер саву, авыл хуҗалыгы тормышы — барсын да үзенә барып төшерергә, үз күзе аша үткәрергә туры килә. “Бер шундый хәл дә булды. Чираттагы ялымда тормыш иптәшем белән Краснодарга киткән идек. Редактор шалтыратып: “Ничек тә 1нче сентябрьдә балаларны төшерергә эшкә чык, ялыңны аннан соң дәвам итәрсең”, — диде. Нишлисең, кайтырга туры килде. Ә бүген мөмкинлекләр күпкә зуррак һәм эшләве җиңелрәк”, — ди Рәзиф Мирзаянов.
Әйе, фотографлар күп алар, ә менә фотокорреспондент булу өчен аерым сәләт һәм җаваплылык кирәк. “Һөнәремнең әһәмиятен шәһәребездәге химик кораллар саклау объектына Америка делегациясе, Ижаудан, Мәскәүдән бихисап журналистлар килгәч тойдым. Хезмәттәшләрем белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булды. Аннары Президент Борис Ельцинның килүе, аккредитация үтеп, Президентны аэропорттан каршы алулар дулкынландыргыч вакыйга булып истә калды. Ул Михаил Калашниковка 75 яшь тулу уңаеннан килгән иде.
Мондый тарихи әһәмияткә ия очрашулар аз булмады: Оборона министры Павел Грачев, шагыйрьләр Юрий Энтин һәм Владимир Вишневский, космонавт Георгий Береговой белән очрашулар күңелемдә якты истәлек булып яши. Болгарга барып, борынгы бабаларыбыз яшәгән җирләрне күреп, рәсемгә төшереп, кабатланмаслык тәэсирләр алдым.
90ны елларда халык егылып китеп “Просто Мария” телесериалын карады. Әлеге фильмның төп героен уйнаучы Виктория Руффоның Казанга киләсен белгәч, аны барып күрәсем, фотосурәткә төшерәсем килде. Казанга барып, ул киләчәк “Уникс” залына билет алдым. Аның белән очрашу, фотосурәткә төшерү күңелдә, ә истәлек өчен әлеге билет та саклана әле миндә».
Фотокорреспондент булудан тыш, Рәзиф Мирзаянов иҗтимагый эшләрдә дә бик актив каташа, туган төбәге, аның кешеләре хакында кайгырта. Шушы сыйфатлары өчен ул Камбарка шәһәрендә 4 тапкыр рәттән депутат итеп сайлана. Ул гына да түгел, Камбарка районының тарихчылар-архивчылар җәмгыятен җитәкли һәм күптән түгел тарихны, мәдәниятне сак­лауга өлеш керткәне өчен Россия тарихчылар-архивчылар җәмгыятенең Мак­тау грамотасы белән бүләкләнә. Моннан тыш, ул Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең президиум әгъзасы, Удмуртия республикасының атказанган журналис­ты. УР Дәүләт Советының Мактау грамотасына, Дәүләт Советына 20 ел тулу уңаеннан истәлекле медальгә ия.
Кызы һәм улына үрнәк әти, өч оныгына дәү әти Рәзиф Мирзаянов өчен 13нче гыйнвар — һөнәри бәйрәм, матбугат көне генә түгел, 60 яшьлек юбилей да. Милләттәшебезне чын күңелдән шәхси бәйрәме белән тәбрикләп, сәламәтлек, шатлыклар, уңышлар юлдаш булуын телибез.

Элмира Нигъмәтҗан.