Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кулында ут уйната
10.05.2017

Кулында ут уйната

Ил күләмендә, шул исәптән Удмуртиядә урта һөнәри белемне алга этәрү буенча уңышлы эш бара. Шул кысаларда быел WorldSkills дигән икенче регионкүләм чемпионат узды, анда 16 дан 22 яшькәчә 200дән артык егет-кыз катнашты. Станокчылар, төзүчеләр, чәчтарашлар, электрчылар — яшь һөнәрчеләр җитезлектә һәм осталыкта 29 номинациядә көч сынашты.
Инсаф Муллаәхмәтов Ижау сәнәгать-икътисад көл­лиятенең 4 курсында укый. Мәскәүдә узган WorldSkills чем­пионатының сайлап алу турына әзерләнгәндә көллият остаханәсеннән чыкмый диярлек. Рес­публика чемпионатында электр монтажы буенча , студент кына булса да, тәҗрибәсе булганнары узып, беренче урынны ала. “Шулай да, бу җиңү җиңел бирелмәде”, — ди. “Көндәшләр күп иде. Күбесенең кулы да, бармаклары да җитез, схеманы тиз генә җыеп куялар. Үз эшеңнең остасы булам дисәң, белем дә, тәҗрибә дә кирәк”, — ди ул.
Инсаф чемпионатта катнашу өчен электр көче белән күтәрелеп ачыла торган капка җыя. Ул аны схемага карамый да эшли ала. Иң мөһиме — җитезлек. Схеманы җыю һәм стендка урнаштыру өчен чемпионатта бары алты сәгать вакыт бирелгән. Тизлек кенә түгел, схеманы җиренә җиткереп җыярга да кирәк. Эшләтеп җибәрә алмасаң, күп сәгатьлек хезмәтең юкка чыга дигән сүз. Чемпионатны “эшче куллар олимпиадасы” дип тә атыйлар. Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү аркасында ярыштан төшеп калырга мөмкин. Көллияттә Инсафны укытучысы Мария Чепкасова әзерли. Ләкин чемпионатта укытучыларга студентлары ярышкан зонага керергә рөхсәт ителми.
Мәскәүдән Инсаф җиңү яулап кайт­маса да, күңелен төшерми. “Мин ярыштан үзем өчен зур тәҗрибә туп­ладым. Конкурста башкарыласы эш күләме зур, вакыт кыска иде. Җиңмәсәм дә, бер баскычка югары күтәрелдем һәм тагы да яңа үрләр яуларга әзер булып кайттым”, — ди яшь белгеч.
Әлеге чемпионат эшче һө­нәр­ләрнең абруен күтәрүгә юнәл­дерелгән. Удмуртия заводлары аларга мохтаҗ. Инсаф та башны эшләтү генә түгел, кул көче дә сорый торган һөнәрне сайлаудан куркып тормаган. “Тугызынчы сыйныфтан соң, кем булырга дигән сорау килеп тугач, әти-әни электрчы һөнәрен сайларга киңәш иттеләр”, — диде”, — ди Инсаф.
Ижау сәнәгать-икътисад көллияте директоры Хәзрәт Муссаев: “Предприятие җитәкчеләре: «Безгә югары квалификацияле белгечләр бирегез”, — диләр. Ә бит яшь белгеч заводка килеп, кимендә 5 ел эшләгәч кенә профессионалга әверелә. “Яшь профессионаллар” хәрәкәте моның киресен раслый. Чемпионатның сайлап алу турында катнашкан бу егетебез хәзер үк теләсә кайсы предприятиедә рәхәтләнеп эшли ала”, — диде, Инсафны мактап.
Бәйге шартлары буенча, катнашучылар халыкара стандартларга җавап бирүче чит илдә ясалган җайланма-җиһазларда ярышалар. Удмуртия заводлары да шундыйлар белән җиһазлана бара, андыйларда эшләү өчен квалификацияң югары булу сорала. Инсаф укуын тәмамлагач, һөнәре буенча эшләргә тели.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди халык. Кулында ут уйнаткан егет апрель аенда “Татарстан — Яңа Гасыр” телеканалында “Җырлыйк әле” тапшыруында да катнашты. Инсаф балачактан җыр-моңга гашыйк. Күбрәк халык җырларын башкарырга ярата. “Минем телевизор экранының теге ягын күргәнем юк иде. Бу — беренче тәҗрибә. Ижауда рус мохитендә кайнагач, тагын каядыр рәхәтләнеп татар телендә аралаша алуым — үзе бер бәхет булды. Студиядәге тату атмосфера миңа бик нык ошады. Мин күптәннән “Алканат” төркеменең җанатары. Бу төркемдә кайчандыр скрипкада уйнаган Динә апа Закирова белән танышып, аралашу мөмкинлеге дә булды”, — ди Инсаф.

Һәр яктан да сәләтле егеткә эшендә дә, иҗатында да зур уңышлар теләп калабыз!