Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кулларыннан гөлләр тама
2.08.2017

Кулларыннан гөлләр тама

Кеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясый белүче кешеләр турында әнә шулай диләр. Җырчыларга игътибар иткәнегез бардыр: хәзерге вакытта аларның күпчелеге сәхнәгә ялтырап торган, күз явын алырдай матур, төрледән-төрле асылташлы, энҗе-мәрҗәннәрдән ясалган таҗлар, алкалар тагып чыгалар. Җырчылар аларны кайдан ала дисезме? Аларны тумышы белән Әгерҗе районыннан, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Динара Даутова үз куллары белән ясый. Динарага 20 яшь. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң, туризм белгечлеге буенча көллияттә белем ала. Аннары читтән торып белем алу өчен, югары уку йортына керә. Уку чыгымнарын каплар өчен, туристик фирмага менеджер булып эшкә урнаша. Буш вакытларында кул эше белән шөгыльләнә башлый. Динара быел Удмуртиядә узган ”Татар кызы- 2017” конкурсында иганәче буларак катнашып, җиңүчегә үз кулы белән ясалган таҗны бүләк итте. Динараның әтисе Рәмзил минем туган авылым Яңа Авылдан, ә әнисе Альбина Көчек авылыннан булганлыктан, без аның белән еш очрашабыз. Вакыты булганда, ул әби-бабасына кунакка кайта. Ике әбисе дә – бәйләү остасы. Бабасы Хаҗимөхәммәт үз кулы белән җыйган машина-тракторларны да хәтерлим әле мин. Динара белән авылда очрашып, серләшеп, әңгәмә корып алдык.
— Динара, кул эшләре белән шөгыльләнү сәләте кайдан, кемнән бирелгән?
— Минемчә, нәселдән килә. Ике әбием дә, әнием дә, әтием дә, апам да иҗади кешеләр. Әнием Альбина – укытучы, ул юк-бардан да гаҗәеп әйберләр ясый ала. Без гаиләдә ике бала. Апам Ләйсән чигү белән шөгыльләнә, заказга тортлар пешерә.
— Таҗлар, алкалар ясарга нәрсә этәрде?
— Мәктәптә укыганда ук алкалар, беләзекләр ясаганым бар. Ул вакытта кирәкле, сыйфатлы материалларны кайдан алырга да белми идем…
2013 ел иде… Бервакыт әнием полимер балчык алып кайтты һәм «Моннан төрле әйберләр ясап була», — диде. Мин шуннан чәчәкләр ясап карадым. Аннан фоамиран дигән материалдан чәчәкләр ясый башладым. Алар аеруча матур килеп чыга икән. Чәчәкләр белән чәчкә куя торган ободокларны бизи башладым. Үзенчәлекле ободоклар кызларның күңеленә хуш килде, эшләнгән һәр кул эше шундук үз хуҗасын тапты. Шулай ук кәләшләргә букетлар, беләзекләр, муенсалар, таҗлар ясый башладым. Аннары ташларга чират җитте. Ташлы таҗлар, ободоклар, диадемалар бик матур килеп чыга. Алар модада бит хәзер. Иң беренче эшләп караган әйберем дә, заказым да – кулон булды. Аннан инде катлауландыра төштем – катлаулы булса да, яратып эшләгәч, бер дә авыр түгел.
— Синең эшләнмәләреңә карата әти-әниең, дусларың нинди фикердә?
— Әти-әнием ярдәм итәләр. Ясаган әйберләрем миңа бары тик шатлык-сөенеч китерәләр. Дусларыма һәм танышларыма, туганнарыма да бүләк итәм.

— Танылган җырчылар син эшләгән бизәнү әйберләрен тагып, зур сәхнәгә чыгалар. Сез бер-берегезне ничек табасыз?
— Алар мине үзләре Интернет аша табалар. “Инстаграм”да һәм “Вконтакте”да үземнең сәхифәм бар. Бөтен эшләгән әйберләремне фотога төшереп, шунда куям.
— Кайсы артистлар белән эшлисең? Үз кул эшеңне башкаларда күргәч, нинди хисләр кичерәсең?
— Җырчыларга килгәндә, Лилия Мул­лагалиева, Фәридә-Алсу дуэты, Гүзәл Уразовага таҗлар ясадым. Чулпан Юсупова, Эльвира Хамматова, Лилия Гиматдинова белән элемтәдә торабыз, алар минем әйберләрне киеп чыгыш ясаганда, горурлык хисе кичерәм. Сәхнә костюмнарына туры китереп ясау, образ тудыру, әлбәттә, катлаулы. Гүзәлем дә мин эшләгән әйберләрне яратып кия. Илсөя Бәдретдинова алка белән балдакка заказ бирде. Ул теләгәнчә эшләнде, әлеге комплект аңа аеруча килешә. Бүгенге көндә минем кул эшләрен киеп чыгыш ясаучы җырчыларның саны бик күп.
— Ижауда узган “Татар кызы — 2017”дә син иганәче булдың. Синең әлеге конкурска карата фикерең.
— Әйе, тик бу елны конкурсны үзем күрә алмадым, Сочига киткән вакытым иде. Видеодан гына карадым. Яшьләр өчен бик кирәкле, файдалы конкурс ул. Кызлар бит анда кул эшләренә дә, пешерергә дә, биергә дә өйрәнәләр, үз өсләрендә ныклап эшлиләр.
— Таҗлар ясау — бик вак һәм зур сабырлык сорый торган эш…
— Мин яңа төр әйберләр уйлап табар­га яратам. Әгәр дә минем ясаган эшлән­мәләрем башкаларга да ошый икән, бу очракта мин икеләтә бәхетле.
— Төр­ледән-төрле бизәкләр төшерәсең. Эскиз буенча эшлисеңме? Эшләнмәләрне ясау өчен күпме вакыт кирәк?
— Заказга ясаганда, эскиз буенча эшләргә тырышам, тик барыбер эш барышында кайчак нидер үзгәртергә туры килә. Төрлечә килеп чыга. Илһам килгәндә, тиз арада да ясап куям. Әйтик, Гүзәл Уразова концертына бер көн кала заказ бирде. Аңа таҗны 10 сәгать эчендә ясадым, рекорд булды. Әгәр барлык материалларым да әзер булса, көненә 2-3 таҗ да ясый алам. Яңа заказларга күбрәк вакыт таләп ителә, чөнки фурнитура, стразалар сайларга, ташларга, стразаларга заказ бирергә кирәк. Алар килеп җиткәнче 10 көнләп үтә. Никах киемнәрен, яулыкларны матур ташлар белән бизим, шулай ук туй, никах күлмәгенә туры китереп таҗ да ясыйм. Җәй – туйлар, никахлар вакыты. Хәзерге вакытта заказларым күп.
— Комплектларыңның бәяләре кыйммәтме?
— Таҗларның хакы аның катлаулылыгы белән бәйле. Уртача 3-5 мең сум тора. Ташларның затлылыгыннан, күплегеннән тора.
— Ял итәргә буш вакытың каламы?
– Өйдә генә эшләсәм дә, мин иртәнге 7дән алып, төннәр буе эшлим. Кайчак озак утырыла. Күзләр арый, бил ял сорый башлый… Шуңа көнгә берничә тапкыр зарядка ясап алырга да тырышам, хәрәкәтләнеп алам. Вакыт булган саен, ачык һавада булырга яратам. Кышын чаңгыда йөрим, җәен йөгерү белән мавыгам. Гел утырып эшләү арыта, шуңа спорт белән шөгыльләнеп, тәнне язып алырга кирәк.
— Кеше хыял белән яши. Ә син нинди хыяллар белән янасың?
— Мин гөлләр, чәчәкләр яратам, алардан илһам алам. Өйдә һәрчак тере чәчәкләр тора. Флористика салоны ачып, кабатланмас букетлар ясыйсым килә. Әлегә эштән бушаган вакытта бакчада үскән гөл-чәчәкләрдән букетлар ясыйм.

Динара ясаган әйберләрнең һәрберсе эксклюзив. “Бер ясаган әйберне ничек кенә тырышсам да, икенче тапкыр кабатлап булмый. Ул барыбер башкачарак килеп чыга”, — ди ул үзе. Зур тырышлык һәм сабырлык белән эшеңне яратып башкарган очракта гына зур нәтиҗәләргә ирешергә буладыр. Хыялларын тормышка ашыру өчен гел алга омтылучы Динарага уңышлар теләп калам.

Гөлнара Вәлиева.