Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кредит алырга микән?
24.03.2016

Кредит алырга микән?

563Бүген пенсионерларның күбесе эшләргә мәҗбүр, чөнки хакларга карасак, күп кешенең пенсиясе коммуналь хезмәтләр өчен түләгәннән соң, алга таба яшәргә калмый.

Тәүфыйклы балалары булганнары бик бәхетле, аларны барыбер ташламаячаклар. Ә шул ук вакытта пенсионер әтисенең яки әнисенең җилкәсендә яшәүче сорыкортлар да бар бит әле. Бер җирдә дә эшләмичә, көн саен әнисеннән акча сорап эш урынына килгән бер ялкауны (аңа 38 яшь) мин көн саен күрәм. Аның әнисе бүгенге көнне түләп бетермәслек бурычка батты, көн саен төрле банклардан, финанс учреждениеләреннән телефон шалтыравы өзелми. Коллекторлар, суд приставлары аннан акчаны бирүләрен таләп итәләр. Шунысы да бар: бу бәхетсез ханымның акчага әйләндерерлек мөлкәте дә юк. Аллам сакласын, мондый пенсионерлар Россиядә байтак. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына күз салсак, пенсиясен җиткерә алмаган кешеләр саны елдан-ел арта һәм бүгенге көнгә 22% тәшкил итә. Бу бик зур сан.
Транспортта, газета-журналларда, зур банерларда без дистәләгән плакатлар күрәбез. “Жизнь продолжается. Кредитуем!”, “Льготные кредиты пенсионерам!” һ.б. шундый белдерүләрдә елмайган хәлдә бер-берсен кочкан ап-ак чәчле картларны, оныкларын кочаклаган карчыкларның фотосурәтләрен күрәбез. Ни өчен пенсионер кредит алырга мәҗбүр? Чөнки аның пенсиясе бер айга да җитми, ай саен зур процентлы кредит түләп, пенсионер ничек яшәргә тиеш? Әгәр пенсионер балаларына ярдәм итә икән, димәк, ул балаларның хезмәт хаклары түбән, гаилә бюджеты буш. Мондый рекламалар — иң беренче пенсионердан, ә аннан соң гади халыктан көлү дигән сүз. Медальнең икенче ягын карыйк. Чәчләренә чал төшкән пенсионер кредит алды, ди. Әгәр дә ул Ходайдан вакыт җитеп, мәңгелеккә китсә, бу проблема аның балаларына яки туган-тумачаларына калачак. Күпсанлы дуслар, танышлар белән сөйләшкәндә, күп нәрсә ачыклана: кредит түләмәгән кеше безнең илдә бик сирәк.
“Дам деньги. Нужен только паспорт” дигән белдерүләр дә күпләрне ымсындырып торалар. Мәскәүдә депутатлар мондый нокталарны ябу турында сүз кузгаткач, бик сөенгән идем. Әмма алар һаман да халыкны талауны дәвам итәләр. Еллык процент 300дән дә артып китә. Вакытында түләмәсәгез, пеня бик күпкә арта. “Работаем с людьми с плохой кредитной историей, безработными”. Нинди юмарт кешеләр! Ә тирәнрәк уйласаң, мондый нокталар белән бәйләнешкә кергән бәндәләр йорт-җирсез, милексез калырга мөмкин. Бер мескен укытучы шундый финанс ноктасы белән элемтәгә кереп, гомергә ерып чыкмаслык упкынга төште. Кешеләр бу очракта машинасыз, милексез калалар, ә ирекле базар мөнәсәбәтләре хөкем сөргәндә беркем дә беркайдан да ярдәм көтә алмый. Банкротлыкка чыгып, бер өлеш бурычны киметү өчен дә махсус процедура үтеп, акча түләргә кирәк. Шуңа күрә андый нокталарга барыр алдыннан, җиде кат үлчәргә, бер кат кисәргә кирәк.

Гөлфидә Мәрданова,
Ижау шәһәре.