Кояш нуры сүнмәсен
Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән нигъмәтләре шулкадәр күп, аларны санап кына бетереп булмый. Һәм без Аның биргән нигъмәтләре өчен һәрвакыт рәхмәт әйтәбез.
Соңгы 3 ел эчендә барган вакыйгалар бу нигъмәтләрнең бер мизгел эчендә юкка чыгарга мөмкинлеген дә күрсәтә. 80нче елларда хаҗга регионнан берәр кеше генә барган чакларны мин әле дә хәтерлим. “Бу кеше хаҗга барып кайткан”, — дип әйткәч, бер абыйга шаккатып карап торганлыгым әле дә истә. Заманалар үзгәрде, хаҗга теләге, мөмкинлеге булган һәркем бара ала башлады. Удмуртиядән дә ел саен изге сәфәр кылучылар саны дистәләгән иде. Ләкин Аллаһы Тәгалә кешелеккә шундый авыру бирде, хәзер хаҗга бару өчен каршылыклар килеп туды. Раббыбызның ихтыярыннан башка бу чир бөтен дөньяга таралмас иде. Без моңа кадәр Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белә идекме соң? Бүген күпләр хастаханәләрдә, реанимацияләрдә ята. Алар арасында мөселманнар да бар. Авырулар өчен бер тамчы һава да – зур нигъмәт. Күпләр кислород бирә торган аппаратларга ялганганнар. Табиблар кешеләрнең гомерләре өчен көрәшә. Шуңа күрә, тормышның, сәламәтлекнең зур нигъмәт икәнен аңлап, аларны кадерләп, моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булыйк. Хәләл белән тукланыйк, гыйбадәтләр кылыйк, хәрәмнән сакланыйк. Раббыбыз юлында тырышырга мөмкинлекләр табыйк. Бу мөмкинлек һәркемгә дә бирелә. Хәтта мәчет ишегалдын себерү дә Аллаһы Тәгалә юлында тырышу булып санала.
Безнең ирекле булуыбыз, теләгән җиргә бара алуыбыз да – нигъмәт. Мин күптән түгел бер колониядә булдым, анда тоткыннарны, аларның ничә йозак астында яшәүләрен күрдем. Анда икенче тормыш. Төрмәдән чыккач, колония башлыгы: “Хәзер урамдагы һаваны сулап карагыз әлеге. Төрмәнекеннән ул ничек аерыла! Мин җәзаларны үтәтү системасында 20 ел эшлим инде. Тик андагы һавага әле дә күнегә алмыйм”, — диде. Бәлки күпләр: “Без мөселман, Аллаһы Тәгалә кушканны үтәп яшибез, бу хәл безгә янамый”, — дип әйтергә мөмкиннәр. Ә минем сезгә бер хәлне сөйлисем килә. Үзе дә, гаиләсе дә мөселман булган берәү, балаларына дини, ныклы тәрбия бирергә тырышкан. Алар авылда яшиләр, бай булмыйлар. 14 яшьлек улларына шунда берәү акча эшләргә тәкъдим итә. “Менә бу төрелгән пакетны шундый-шундый адреслар буенча алып барасы гына. Сиңа моның өчен берни дә булмый. Син әле бәләкәй. Тотсалар да, ачуланачаклар гына”, — дип аңлаталар. Ул баланы бераз вакыттан соң зур күләмдәге наркотик матдәләр белән тоталар. Озак вакытка төрмәгә озаталар. Аның әтисе: “Шуннан соң безнең гаиләдә кояш нуры сүнде. Без хәзер бәхетсез”, — ди. Төрмәдән дә, авырулардан да беребез дә сакланмаган. Мондый хәл һәркайсыбыз белән дә булырга мөмкин. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә рәхмәтле булып, Аңа гыйбадәт итеп, үзебезне, балаларны бәла-казалардан саклавын сорап, дога кылып яшик.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.