Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кояштай Резидә
21.03.2019

Кояштай Резидә

Сарапул шәһәренең Татар мәдәнияте йортында “Бәлешфест” бәйрәме узган иде. Анда килгән кунакларны милли киемнән Резидә Латыйпова каршы алып торды.

Сәхнәдә бик матур итеп татар халык биюен башкарган гүзәл кыз белән мин якыннанрак танышырга булдым. “Мин Әгерҗе районының Нарат авылыннан. Әнием: “Кешеләргә ачык чырай кызганма”, — дип үстерде. Шул киңәшен гел истә тотып яшим”, — дип сөйләде Резидә.
Ул Ижауның икътисад һәм хокук көллиятен тәмамлаган. Инде 8 ел Сарапулда яши. 37нче санлы балалар бакчасында эшли. “Эшемне дә, балаларны да бик яратам. Шәһәребездә яңа ачылган Татар мәдәнияте йорты авыл клубын хәтерләтә. “Иман” татар яшьләре оешмасына килүемә бик шатмын. Танышларымны да монда килергә үгетлим. Бергә булу көч өсти, нинди генә эш кушсалар да, үтәп була. Яшьләр татар телен, гореф-гадәтләребезне саклауга үз өлешләрен кертсеннәр иде”, — ди ул.
Бу кичне Резидә белән бергә тагын ике яшь кыз кичәне үткәрүдә ярдәм иттеләр. “Иман” яшьләренең әнә шулай ныгуына, үсүләренә шатландым. Максатлары да зур: татар яшьләрен берләштерү, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, ана телебезне саклау.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.