Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кояшка тиң Чулпан йолдыз
25.06.2014

Кояшка тиң Чулпан йолдыз

Язмыш дигәнең адәм баласын тоташ сынаулар, каршылык-киртәләр белән генә сынап тормый, кызыклы танышу-очрашулар да бүләк итә бит әле. Язма герое белән танышуымны мин фәкать шундый олуг күчтәнәч дип атар идем. Була шундый кешеләр: алар белән бер минут аралашу да күңелгә таулар күчерерлек рухи куәт бирә, җан җылысы белән баета. Тереклек дөньясын яктылык һәм җылылык белән тәэмин итүче күк җисеме төсле, УР Эчке эшләр министрлыгында да кешеләргә күңел җылысы өләшүче кояш бар. Әйе, холыкларына кырыслык, йомыклык хас булган хокук саклау органнары хезмәткәрләре арасында ягымлы, мөлаем, киң күңелле Таңчулпан Шәмсимөхәммәт кызы Бат­ршина нәкъ кояш кебек. Арттыра диярсез! Әмма бу уегыздан кире кайтырга чакырам.

Эчке эшләр минис­трлыгында сөй­кемле ханымны белмәгәннәр сирәк. Очрашуга килгәч тә: “Миңа Батршина кирәк иде”, — дип, фамилияне атагач, кырыс, җитди әңгәмәдәшемнең йөзендә ягымлы елмаю барлыкка килде, бернинди каршылыксыз үзе янына озатып куйдылар. Атна уртасы, тынгысыз эш көне. Подполковник Таңчулпан Шәмсимөхәммәт кызы ка­бинетыннан кеше өзел­ми, ишек ябылырга да өлгерми, кабат шакып, керергә рөхсәт сорыйлар. Эш кешесен хезмәтеннән бүлүемнән уңайсызланып, читтән генә яңа танышымны күзәттем. Якты бүлмә, һәрнәрсәнең үз урыны, тәртип. Шәмаиле дә илаһи көч, затлылык биреп тора. Коридорда очраган, беренче карашка бик тә усал бүлып күренгән полиция хезмәткәрләре, Таңчулпан ханым янына кергәч, бөтенләй башка кешегә әверелделәр. Баксаң, алар да елмая белә икән. Милләттәшебез янында елмаймыйча буламы соң!? Ул ягымлы йомшак тавышы белән һәр хезмәткәрнең сорауларына сабыр гына җентекләп, үзгә бер җылылык, назлылык белән җавап бирә. Өстәвенә, телефон да тынып тормый. Сабыр һәм тыйнак ханым телефон аша да әңгәмәдәшен иркәләп сәламләде, игътибар белән тыңлады. Һәммәсенә изге теләкләрен теләде. Бу урынга үзебезне куеп карасак, төрле үтенеч-сораулар белән мөрәҗәгать итүче­ләр белән тәрбияле, их­тирам­лы итеп аралашу­га кайсыбызның са­быр­лы­гы озакка җитәр иде икән?! Ә бит Таңчулпан Шәмсимөхәммәт кызы инде өч дистә елга якын биредә күңел җылысын өләшә. Ми­ңа да мул өлеш чыгарды.

Хезмәт юлын Эчке эшләр министрлыгы карамагында булган балалар бакчасында тәрбияче булып башлаган якташым. “Әле дә булса, балалар бакчасында эшләгән елларны сагынам. Тәрбияче, педагог булып та бик яратып эшләдем. Ул чакта төрле бәйрәм -кичәләргә артистлар чакыру гадәте юк иде әле. Еш кына балалар белән шундый кичәләрдә чыгышлар ясый идек. Бергәләп җыр-биюләр, шигырьләр өйрәндек”, — дип, аерым бер күңел җылысы белән искә алды Таңчулпан Шәмсимөхәммәт кызы ул чакларны. Бүгенге көн­дә җаваплы урыннарда эшләсәләр дә, яраткан тәрбияче апаларын сагынып искә алучылар юк түгел икән. Ни гаҗәп, алар арасында да Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бар. Әйтик, Олег Матвеев, ОМОН отряды командиры. “Байтак вакыт узган, күпләр бакчага йөргән чак­ларын хәтерләмиләрдер. Минеке истә, чөнки безнең тәрбияче апабыз бала җанлы, ягымлы, тәмле телле иде, һәр сабый күңеленә ачкыч таба белде. Әтием — янгын сүндерүче, әнием драма театрында эшләгәч, еш кына гастрольләрдә йөрде. Бертуганым белән безнең күп вакытыбыз балалар бакчасында узды. Бәлки шуңадыр да тәрбиячебез безгә ана назын, күңел җылысын кызганмады. Бакчадан өйгә соң гына алып китәрләр иде, әмма ул бервакытта да әти-әниемә канәгатьсезлек белдермәде, безне дә битәрләмәде. Аның да үз борчу-мәшәкатьләре булгандыр, безне бакчадагы каравылчыга калдырып китсә булыр иде. Әмма ул киресенчә, ялгызыбызны гына калдырмыйча, безнең белән уйный иде. Бала-чага шук була, тик тормаганбыз­дыр. Ә ул тынычландыра, ипләп кенә, йомшак кына аңлата, шундый гаҗәеп сәләте бар иде. Шуңа күрә дә без аңа тартылганбыз­дыр. Хәрби хезмәттән кайтып, Эчке эшләр министрлыгына эшкә урнашып йөргән чак. Кадрлар бүлегендә таныклык алганда, мөлаем гына бер ханым миңа: “Бу фотогыз документка туры килеп бетми, кыен булса да, алыштырырга туры килер”, — дип аңлатканда, ничектер таныш төсле тоелса да, мин аңарга эндәшергә базмадым. Әмма ул мине үзе танып алды. “Олеженька, хәтерлисеңме, сез бит балалар бакчасында бертуганың белән минем төркемгә йөрдегез”, — дигәч, чиксез куандым. Яраткан тәрбиячемнең хәер-фатихасы белән инде өч дистә елга якын Эчке эшләр министрлыгында көч куям. Таңчулпан Батршина кебек игътибарлы, ачык күңелле, якты кешеләр күбрәк булсын иде”, — дигән теләкләрен җиткерде Олег Дмитриевич.
Чыннан да, гаҗәеп кеше Таңчулпан ханым. Тормыш иптәше Ринад абый белән дүрт дистә елдан артык бергә гомер кичерәләр. Ике кызлары да Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, полиция майорлары. “Авыз тутырып бер әрләсәң иде, ичмасам. Бу кадәр тәмле телле булырга ярыймы соң? — дип шелтәли мине ирем. Сөбханалла, байтак гомер кичердек, әмма әрләшкәнебезне хәтерләмим. Әнием Саймә укытучы иде. Ул кешеләргә ачык чырайлы, киң күңелле булырга өйрәтте. Мең рәхмәт аңа. Кызларым белән горурланам. Лариса бүгенге көндә кечкенә бәби тәрбияләү белән бергә кандидатлык эше язу белән мәшгуль. Оныкларым да гел кызлар, бик яратам үзләрен”, — диде ул үзгә бер ягымлылык белән. Һәр иртәне Таңчулпан ханым бассейнга йөри. “Су тынычландыра, сәламәтлеккә файдалы. Су коенам, йөзәм дә, рәхәтләнеп эшлим. Гаиләбез белән спортны үз итәбез. Җәен йөгерәбез, кышларын чаңгыда җилдертәбез. Хәрәкәттә — бәрәкәт икәнен онытырга ярамый”, — дигән киңәшен бирде. Ана һәм баланың бер-берсенә булган мөгамәләсен дә читтән генә күзәттем. Аларның карашларында чиксез кайгыртучанлык, тауларны күчерердәй мәхәббәт чагыла иде. Ихластан сок­ландырды бу күренеш. “Мәскәүдән генә кайтты. Ике атна күрешмәдек. Карап туймадым әле үзенә”, — дигән аналарча борчуын белдерде Таңчулпан ханым.
Ару-талу, зарлануны белмәс якташымның тагын бер шөгыле бар — ул да булса төрле илләргә сәяхәт кылу. “Мәктәптә укыган елларда Гөлҗиһан Хикмәтуллина исемле укытучыбыз бар иде. Ул безгә география дәресеннән белем бирде. Аның дә­ресләре шулкадәрле кызыклы, мавыктыргыч булып уза иде. Төрле илләр турында яратып сөйли һәм җырлый иде Гөлҗиһан апа. Географиягә, сәяхәт кылуга мәхәббәтне ул уятты. Шуңа да мин Казан дәүләт университетының география факультетына укырга кердем. Билгеле, авылда туып-үсеп, Казанда уку шүрләтсә дә, фәнгә мәхәббәт өстен чыкты. Кечкенәдән Һиндстанга барырга хыялландым. Иншалла, байтак җирләрне күрергә насыйп булды. Һиндстан, Кытай, Мексика, Бразилия, Таиланд, Шри-Ланка, Кипр, Хакасиягә сәяхәт кылдым. Чит илгә баргач та, кояшта кызынып, диңгездә коенып кына ятучылардан түгел үзем. Тарихи истәлекле урыннарда йөрергә яратам,” — дип сөйләде әңгәмәдәшем. Һичшиксез, аңардан яхшы география укытучысы чыгар иде. Шулкадәрле күп мәгълүмат туплаган ул, китап-энциклопедияләрең бер урында торсын.
Таңчулпан Шәмси­мө­хәммәт кызы иҗтимагый тормышта да актив. Ветераннар советы рәисе урынбасары буларак та, Хатын-кызлар советында да күп төрле файдалы эшләр башкара. Бу кадәр көч һәм энергияне каян аладыр ул?! Хәер, башкаларны җылы сүзе, ягымлы һәм игътибарлы карашы, күңел назы белән туендырудан көч аладыр. Юкка гына алучы түгел, бирүче бәндә баер, димиләр бит. Эчке эшләр министрлыгында күп еллар намуслы хезмәте өчен Таңчулпан Батршина күпсанлы мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнгән. “2000 елда тәүге бүләкне алгач, бер атна очып, ихлас куанып йөрдем. Көтелмәгән сөенеч булды”, — ди УР Хокук саклау органнарының атказанган хезмәткәре.
Якташыма шундый гүзәл һәм сирәк исемне кемнәр куюы хакында да кызыксындым. “1954 елның апрелендә Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” табылып, халыкка таныла. Батыр шагыйрьнең сатлыкҗан дигән яманаты бетерелеп, исеме аклана. Әнием укытучы булгач, бу вакыйгага битараф кала алмый, шуңа күрә мин тууга, шагыйрь кызының исемен кушарга ниятли. Таң атканда дөньяга килүемне дә исемем белән бәйли ул”, — дип сөйләде якташым.
26 июньдә Таңчулпан Шәмсимөхәммәт кызы Батршинаның олуг юбилее. Хөрмәтле мил­ләт­тәшебезне гомер бәйрәме белән тәбрикләп, иң из­ге теләкләребезне җит­­­ке­­рәбез. Алдагы тор­мы­шыгызда да сау-сәламәт, пар канатлы булып, балаларыгызның, якын­нарыгызның игелеген тоеп, сөенеп, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын!

Альбина Шәйхетдинова.