Кош теле пешерүче Рамина
Бер атна элек беренче каналдан “Лучше всех” телетапшыруын күпләр карагандыр. Ижаудан 4 яшьлек Рамина Нуриманова кош теле пешереп һәм Чулпан Юсупова җырлый торган “Ал чәчәк” җырын башкарып, тамашачыларны таң калдырды. Әтисе Рамил һәм әнисе Алинә балаларын кечкенәдән иҗатка тартып, милли тәрбия биреп үстерәләр. Без аларда кунакта булып, якыннан танышып кайттык.
Алинә белән беренче күрешүебез булса, Рамил белән күптәннән таныш без. Ул үзе җырлар, көйләр иҗат итә. Раминада да кечкенәдән сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли. “Кызым тугач ук без өйдә дә, машинада да татарча җырлар тыңлый идек. Яраткан башкаручыларның берсе – Салават Фәтхетдинов. Аның концертларына гаиләбез белән йөрибез. Әнә шулай кызым да, кечкенә улым Аир да татар телендә җырларны исләрендә калдыралар. Ә “Ал чәчәк” җырын мин өйләнгәнче үк тыңлый идем. Соңыннан ул Раминага да ошады. Сүзләрен дә үзлегеннән өйрәнде. Кызымның иҗатка, сәнгатькә булган мәхәббәтен, кызыксынуын бик хуплыйм”, — дип сөйләде Рамил.
Бу өйдә татар көйләренең тынганы, өстәлдән милли ризыкларның өзелгәне юк. Алинә — уңган хуҗабикә. Кечкенә Раминаны да үзе белгәннәргә өйрәтә. Тапшыруда ник нәкъ менә кош теле пешерүләре белән кызыксындым. “Без икебез дә аш бүлмәсендә кайнашырга яратабыз. Рамина минем ярдәмчем. Тапшыруга эләгү өчен без ике кастинг уздык. Беренчесендә ул бары тик җырларга гына тиеш иде. Оештыручылар аны бик яраттылар. Ләкин пандемия аркасында Мәскәүгә бару кичектерелде. Бераз вакыттан соң тапшыруны әзерләүчеләр тагы шалтыраттылар, Рамина алар белән видеоэлемтә аша сөйләште. Ул вакытта без аның белән нәкъ менә кош телен пешерә идек. Үзе миңа ярдәм итә, үзе җырлый, оештыручыларга бу фикер ошады. Тапшыруда да без үзебезне әнә шулай тәкъдим итәргә булдык”, — дип сөйләде Алинә.
Раминаның милли ризыклар пешерергә яратуы, татар телендә җырлар башкаруы гаиләдәге тәрбиядән килә. “Без беркайчан да үзебезнең тамырларны онытмыйбыз. Үземнең дә, Алинәнең дә әби-бабайлары Әгерҗе районыннан. Туган якларга еш кайтып йөрибез. Балаларга да һәрвакыт үзебезнең татар булуыбыз турында әйтеп торабыз. Алар белән бергәләп татар телендә китаплар укыйбыз, мультфильмнар карыйбыз. Максатыбыз – балаларыбызны милләтебезнең лаеклы улы, кызы итеп үстерү”, — диде Рамил.
Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше дә алып баралар. Табигатькә ял итәргә чыгарга, тауларга менәргә, спорт белән шөгыльләнергә яраталар. Мондый яшәү рәвешен балаларына да кечкенәдән сеңдерәләр.
Чыннан да, милләтнең нигезе ул – гаилә. Кызганыч, хәзерге яшьләр гаилә моделен башка төрле күзаллый. Шуңа күрә, арабызда Нуримановлар кебек шундый күркәм, яшь, милли рухлы гаиләләрнең булуы сөендерә.
Эльвира Хуҗина.