Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Корылтайдан соң уйланулар
16.08.2017

Корылтайдан соң уйланулар

Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда журналист буларак катнашканым бар иде. Алтынчы корылтайда делегат буларак аның эшендә кайнадым дип әйтә алам. Делегат итеп сайлану — зур җаваплылык. Журналист төрле фикерләрне тыңлый, яздыра һәм тапшыруларда халыкка җиткерә. Делегат һәр чыгышны тыңлап кына калмый, корылтайда кабул ителәсе карарларның проектлары белән алдан ук танышып, тикшереп алар өчен тавыш та бирә. Делегатларның кулларында — төрле корылтай документлары, милли тормышны чагылдырган китаплар. Аларда Удмуртия татарларына багышланган юлларны күреп, горурлану хисе дә туды. БТК Башкарма комитетының 25 ел дәвамында башкарган эшләре чагылыш тапкан китапта да Удмуртиядән вәкилләрне күреп шатландык. Безнең эшебез дә тарихка кереп калачак бит! Тик бу шатлык озакка бармады.
Корылтай кысаларында оештырылган мәйданчыкларда, пленар утырышларда һәр чыгышны зур игътибар биреп тыңлап утырдым. Ринат Закировның чыгышы киләсе бишь­еллыкка программа буларак яңгырады. Аеруча татар телен саклауга, туган телебездә белем бирүнең дәрәҗәсен күтәрүгә багышланган юллары сөендерде. Алар тормышка ашырылса иде! Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу теманы читләтеп үтмәде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исә бу эшнең уңышлы булуы бары тик үзебездән генә торуын әйтеп, балаларны татар сыйныфларына яздырып укытырга кирәклегенә басым ясады.
Чыгышларда күп кенә регионнарның уңышлы эшләре билгеләнеп үтелде. Тик йөз меңләп татар яшәгән Удмуртия Республикасы турында бер дә искә алынмавы күңелдә авыр хисләр тудырды.
Республикада 25 елдан артык милли оешмаларның нәтиҗәле эшләвен күрмәү, шул ук вакытта кечкенә генә шәһәрләрдә, яисә чит илләрдә җыелып пәрәмәч пешерергә өйрәнүләрен һәм берничә дистә яшьләрнең җыелып җырлап-биюләрен искә алу аңлашылмаучанлык тудырды. Удмуртиядә татар телендә телерадиотапшыруларның атна саен эфирга чыгуы, милли басмабыз “Яңарыш” газетасының зур тиражда нәшер ителүе, мәктәпләрдә татар сыйныфлары, саф татарча тәрбия бирүче “Энҗе” балалар бакчасы булуы – болар безнең өчен генә кирәкле гамәлләрдер дигән фикер туды.
Корылтайда күтәрелгән тагын бер проблема — ул Татарстан һәм Федераль Үзәк белән төзелгән Шартнамә. ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев туксанынчы елларда республиканың статусын саклап калу юнәлешендә күп тырышты. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан моделе булдырылды. Русия һәм Татарстан белән Шартнамә — Килешү төзү дә бихисап көч таләп итте. “Беренче Килешүдә күбрәк экономик мәсьәләләр куелса, ә 2007 елда имзаланган Шартнамәдә инде хокукый юнәлешкә өстенлек бирелде”, — диде Минтимер Шәймиев. Агымдагы елда Федераль Үзәк белән Татарстан арасындагы килешүнең вакыты тәмамланды. Килешү озайтылырмы? Бу хакта төрле фикерләр ишетергә туры килә. “Шартнамәне булдыру өчен Татарстан һәм Федераль Үзәк җитәкчеләренең өстәл артына утырып, һәр матдә буенча сөйләшү кирәк”, — диде Минтимер Шәймиев. Бу Килешү Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен дә бик мөһим.
Корылтай – ул әле танышлар, дуслар белән дә очрашулар. Төркиядән килгән галим Нәдир Дәүләт белән күптән танышлар (“Азат­лык” радиосының Төркиядәге хәбәрчесе), Мәскәүдән язучы Нәзифә Кәримова, бүген Башкортстанда яшәүче “Татарстан яшьләре”ндә озак еллар эшләп киткән Флюра Низамова, регионнардан килгән татар журналистлары белән аралашу, гомумән, бик күп делегатлар белән фикер алышу истә калды. Иң сөенечлесе – Татарстанның үсеше, Казан шәһәренең матурлыгы, чис­талыгы, яшеллеге – боларны күрү күңелләргә бары тик куаныч өстәде.
Татарстанның Балтач районы турында ишетеп белә идем. Шушы районга сәяхәт тә бик күңелле булды. Уңышлары сөендерде. Мисал өчен, мәчеттә алып барылган дини һәм милли тәрбиянең роле – аерылучылар саны күпкә кимегән. Балалар бакчаларында укыту һәм тәрбия бары тик татар телендә генә алып барыла. Балаларның калфак тегеп утырулары күз алдымда, матур итеп туган телебездә сөйләшүе әле дә колагымда яңгырый. “Эх, безнең республикада да татар гаиләләреннән сабыйлар шулай сөйләшсә иде”, — дигән уй тынгылык бирми. Шулай ук Балтачта зур гына спорткомплекс төзелгән. Спорт белән шөгыльләнүчеләргә кайсыбер зур шәһәрләрдә дә булмаган шартлар тудырылган. Уңышлары да мактанырлык. Бихисап медальләр һәм кубоклар!
Корылтайны оештыручылар делегатлар һәм кунаклар өчен мәдәни чаралар да әзерләгән. “Казан” бию ансамбле чыгышын беренче тапкыр гына карамыйм, һәр тамаша гаҗәеп якты кичерешләр уята. Бу чыгышлары тарихи биюләрдән төзелгән иде. Милләтебезнең горурлыгы булган күп кенә җырчылар белән очраштыру өчен дә оештыручыларга рәхмәт.
“Түгәрәк уен” фестиваленә килгән коллективлар чыгышлары да оныта алмаслык хатирәләр калдырды. Алар — татар халкының мәдәни байлыгын барлаучылар, саклаучылар! Моңа Казан кирмәненең күп санлы мәйданында барган җыр-биюләрне күреп инандым. Удмуртиядән “Асылъ­яр” балалар фолькор ансамбле, Балезино районы Паюра авылыннан “Очрашу” коллективы тамашачыларны таң калдырды.

Корылтайга төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән делегатларның фикерләре белән сезне “Очрашу” радиожурналында да таныштырырга ниятем. Тапшыру һәр пәнҗешәмбе “Радио России” каналында кичке 19 сәгать 20 минутта эфирга чыга. Тыңларга онытмагыз!

Хәмидә Гайфуллина, Удмуртиянең атказанган журналисты.

Телне югалтмау –  үзебездән тора

Бөтендөнья татар кон­грессының VI съезды дөнья буйлап сибелгән татар халкының милләтем дип җан атучы улларын һәм кызларын очраштырды. Корылтайның программасы гаять бай иде. Беренче көнне үк берничә дискуссия мәйданчыклары эшләде. “Казан” милли–мәдәни үзәгендә делегатлар “Гаилә, демография, милли тәрбия” темасына фикер алыштылар. Шул ук вакытта Татарстан Мәдәният миниcтрлыгында “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” темасына әңгәмә үтте. Беркем дә кая бару, кайсы утырышта катнашу турында юнәлеш бирмәсә дә, минем күңелем нишләптер “Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү” секциясенә тартты. Татарстан Фәннәр академиясендә узган утырышта бик күп таныш язучы, шагыйрьләрне, журналистларны күргәч сөенеп куйдым: дөрес килгәнмен! Туган тел, рухи мирас өчен янучыларның бер вәкиле икәнмен әле!
Секциянең эше дүрт сәгатькә якын барды. Утырыш бик кызыклы чыгышлар, тәкъдимнәр, фикерләр белән үрелеп узды. Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина татар телен һәм рухи мирасны саклау, үстерү платформасы булдыру турында тәкъдим белән чыкты. Милли мәгариф сис­темасындагы кискен проблемалар хакында – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бик ачынып сөйләде, балаларыбызга, оныкларыбызга татар телендә телеканал ачу буенча эш алып барылуын ишетеп тә сөендек.
Самара шәһәренең татар мәктә­бендә укырга теләге булганнарны кабул итү өчен урын җитмәвен ишеткәч тә бик гаҗәп булды. Безнең якларда татарча укырга теләүче юк, ә анда урын җитми. Ышанмас идең, мәктәп директоры дәлилләр китереп сөйләде. Саф әдәби татар телендә укытып, рус теле һәм башка фәннәрдән иң күп балл җыючыларны да атады ул. Чыгышларны тыңлагач, татарча уку фәннәре үзләштерүгә комачаулык итми дигән фикергә килдек.
Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин исә: “Без бүген поликлиникада табибка күренергә чиратта торучы авыруларны хәтерләтәбез. Сөйлибез, зарланабыз, эчне бушатабыз… Кем ишетә безне, ишетүче бармы?! Безгә төп бәладән котылырга кирәк, ә төп бәла — милли компонент, БДИ… — дип, җан авазын салды.
Туган тел хакында әрнеп тә, ярсып та сөйләделәр, шигырь сөйләп, җырлап та әйттеләр… “Ни генә дисәң дә, максатлар бер, уй-теләкләр уртак. Үзебезнең “Яңарыш” газетасының мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова сүз алгач, күңелдә горурлык хисе туды. Безнеке ич! Туган тел, рухи мирас эчендә кайнаучы, “милләтем!” дип җан атып яшәүче Рәмзия ханым Удмуртия татарларының эш-гамәлләре, проб­лемалары хакында тыңлаучыларга җиткерде. Татар сыйныфлары ачудагы киртәләр, мәктәпләрнең матди хәле, милли хәрәкәттәге җитешсез яклар турында ачынып сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессын 25 еллык юбилее белән котлады, Мәгариф һәм фән министрлыгына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Утырыш чыгышларга бай булып, кызыклы, нәтиҗәле үтте. Туган телгә багышланган бу көн, күңел капкаларын киереп ачып, корылтай эшенә юллама бирде.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.

Аралашу мәйданы

Корылтайда катнашу минем өчен бик әһәмиятле зур вакыйга булды.
Төрле төбәкләрдән килгән делегатлар тарафыннан җанлы, эчтәлекле чыгышлар яңгырады. Уңай фикерләр дә, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды. Әлбәттә, тәнкыйть тә кирәк, ансыз булмый. Аларга җитәкчеләр колак салганнардыр, тәкъдимнәрне киләчәктә күз уңында тотарлар, дип уйлыйм.
Президумда 40 кеше утырды, бик абруйлы, дәрәҗәле кешеләр иде. Алар — конгресста, Татарстанда, дөньяда танылган шәхесләр.
Аралашу, бер-беребез белән танышу өчен дә мәйданчыклар бар иде. Татарстанда эшләүче предприятиеләр, мәдәният, IT-технологияләр белән таныштык.
Шәхсән үземә Корылтай бик күп нәрсә бирде. Яңа танышлар таптым. Алар белән телефоннарны, адресларны алыштык. Башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклаштык. Корыл­тайдан кайткач та, аралашулар дәвам итә. Бер милли ансамбльнең җитәкчесе белән якыннан таныштым. Моңарчы бу төркемнең чыгышларын күргәнем юк иде. Бик ошады. Аларны үзебезгә Можга шәһәренә чакырып, милләттәшләремә күрсәтәсем килә.
Эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: Бөтендөнья татар конгрессы авыл эшкуарларын, эшмәкәрләрне ел саен зурлап чакырып, форумнар уздыра. Анда катнашырга делегатлар туплый башлагач, күбесе тәкъдимне кире кага. Мондый чараларга барудан баш тартмагыз. Алар бик кирәк. Мондый тәҗрибә уртаклашу урынын сез башка җирдә тапмыйсыз. Ул үзегез өчен дә, эшегез өчен дә, димәк, шәһәр-авыллар өчен дә файдалы.
Корылтайда Кытайдан килгән делегат — 26-28 яшьләрдәге бер егет белән таныштым. Ул мине үҗәтлеге, булдыклылыгы, тырышлыгы белән шаккатырды. Кытайда туып-үсеп, ул 6 телдә камил сөйләшә, шушы исәптән татар телендә дә. Бу минем өчен дәрес булды. Миңа әле аның артыннан җитү өчен ерак. Милләтебезне, телебезне хөрмәт иткән, аны үстерү өчен көч куючы кешеләр белән аралашып, үзем дә илһамланып эшләргә, дип дәртләнеп кайттым.

Руслан Галиев, Можга шәһәре.

Казан – горурлыгыбыз!

Бөтендөнья татар конгрессының корылтаенда мин икенче тапкыр катнаштым. 4 көн буена сузылган чаралар бик эшлекле дә, файдалы да үтте. Мәркәзебез Казанга баргач, ана теленең нинди зур әһәмияткә һәм көчкә ия икәнен аңлыйсың. Минем өчен төрле регионнардан килгән хезмәттәшләрем белән очрашып аралашу зур бәхет, чөнки без барыбыз да туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өстендә эшлибез, яшь буынны тәрбиялибез. Конгресс корылтае — ул минем өчен зур тәҗрибә мәйданчыгы да. Җир шарының төрле почмакларында яшәп, рәхәтләнеп татар телендә аралашучы милләттәшләрем белән мин ихластан горурланам. Безгә — Татарстанга терәлеп торган төбәкләрдә яшәүче татарларга — алардан үрнәк алып яшисе. Бик күп сәфәрләрдә, экскурсияләрдә булдык. Бары да онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Рәхмәт, Татарстан! Рәхмәт, Бөтендөнья татар конгрессы!

Эльвира Насыйбуллина, Можга шәһәре.