Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Корылтайга — өметләр баглап
29.11.2012

Корылтайга — өметләр баглап

Корылтайга - өметләр баглап

Корылтайга — өметләр баглап

Татар дөньясы тормышында зур вакыйга көтелә — 6 декабрьдә бөтен дөнья татарлары Конгрессның Казанда узачак чираттагы бишенче корылтаена җыелачак. Удмуртиядән корылтай эшендә 10 делегат – район һәм шәһәрләрдәге милли оешма җитәкчеләре һәм журналистлар катнашачак. Корылтайга делегатлар нинди өметләр баглап бара? Алар анда нинди проблемалар күтәрергә һәм хәл итәргә ниятли?

 

Фнүн Мирзаянов, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе:

— Әгәр дә конгресста сүз бирсәләр, мин өч проблеманы күтәрер идем.

Беренчесе — Татарстаннан читтә яшәгән татарлар өчен Казан тапшыруларын радио аша җиткерү өчен федераль күләмдә мөмкинлек ачу. Моны тормышка ашыру өчен татарлар тупланып яшәгән һәр төбәктә корпунктлар оештыру. Шул вакытта безнең татар дөньясының тарихи Ватаны Татарстан, аның башкаласы Казан белән багланышы көчле булыр дип исәплибез.

Икенчесе — БТК идарә утырышын даими рәвештә төбәкләргә чыгып үткәрүне гамәлгә кертњ. Шул вакытта бөтен җәмәгатьчелекне җыярга, аларны бер-ләштерергә мөмкинчелек күбрәк булыр иде.

Өченчесе — мәктәпләр мәсьәләсе. Регионнарда татар теле укытыла торган Мәктәпләрнең реестрын алып, методик ярдәм оештыру өчен, аларны Татарстан мәгариф министрлыгына турыдан-туры беркетергә. Ике республика арасында төзелгән хезмәттәшлек килешүенә нигезләнеп, бу эшне җанландырып җибәрергә. Әлегә бу элемтә формаль рәвештә бара. Шулай ук әлеге килешү нигезендә Казан федераль университетында, башка югары һәм урта белем бирүче уку йортларында чит төбәкләр өчен системалы рәвештә кадрлар әзерләүне күз уңында тоту. Белем алганнан соң, аларны кире үз төбәкләренә җибәрүне һәм урыннарда эш белән тәэмин итүне бергәләп хәл итәргә кирәк.

Удмуртиядә берничә татар оешмасы теркәлгән. Без барыбыз да тигез хокуклы. БТКны атабыз дип саныйбыз һәм бер гаиләдәге балалар кебек бөтен эшне бергә алып барырга тырышабыз – шатлыклар да уртак, проблемаларны да бергә чишәргә теләк.

 

Равил Шәрифуллин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе:

— Мин автономия җитәкчесе булып күптән түгел эшлим. Корылтайда фикердәшләр табармын дип уйлыйм. Инде миңа сүз биргән очракта, туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калу проблемаларына тукталыр идем. Бу безнең республикага гына кагылмый. Шуңа да без барыбыз да бер юнәлештә эшне алып барырга тиеш.

Икенчедән, татар гаиләсен саклап калу. Яшьләр белән күбрәк эшләргә кирәк. Татар гаиләсендә генә гореф-гадәтләрне саклап калу мөмкин. Шул вакытта гына тел дә сакланачак, мәдәниятебез дә үсеш алачак.

 

Рәмзия Габбасова, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире:

— Мин, иң элек, Конгресска, Татарстан Хөкүмәтенә читтә яшәүче татарларны һәрвакытта да күз уңында тотып, аларга ярдәм кулы сузулары өчен бик зур рәхмәт белдерер идем.

Инде ике елга якын “Яңарыш” газетасында “Атна вакыйгалары” дигән кушымта чыгып килә. Әлеге кушымта “Татмедиа” агентлыгы ярдәме белән дөнья күрә. Айга бер тапкыр ул безнең газетада урын ала. “Атна вакыйгалары” кушымтасы безнең газетага яңа сулыш бирде. Ул газетаның тиражын саклап калырга да, йөзен үзгәртергә дә зур этәргеч булды. Алга таба да шушы матур традиция дәвам итәр, корылтай кысаларында узган киңәшмәдә хезмәттәшлегебезне дәвам итү турында килешүне имзаларбыз дип ышанам.

Әлбәттә, үз төбәгебездә үз проблемаларыбыз белән генә кайнап яши алмыйбыз. Без һәрвакытта үсеш юлында булырга тиеш. Үсү өчен аралашып яшәргә, тәҗрибә уртаклашырга, хезмәттәшлек итәргә кирәк. “Яңарыш” ул газета гына түгел, матбугат һәм мәгълүмат үзәге дә бит әле. Аның канаты астында “Хәерле иртә” иртәнге телетапшырулары да бар. Моңа кадәр әлеге тапшыру җирле “Минем Удмуртия” телеканалында һәр иртәдә 30 минут булып эфирга чыкты. Быелның көзеннән, “Минем Удмуртия” телеканалының үзендә эчке үзгәрешләр килеп чыгу сәбәпле, ул тапшыруларның вакыты кыскартылды. Хәзер аңа бары тик ун минут кына вакыт бирелә. Ләкин моңа вакытлыча күренеш дип карарга кирәк. Җирле телеканал үсеш юлында, яңа елдан Триколор юнәлешендә эшли башларга җыена. Ул вакытта татар тапшыруларына да вакытны күбрәк (көненә бер сәгатькә якын) бирү күздә тотыла. Әмма бу очракта тагын бер проблема килеп туачак: кадрлар мәсьәләсе һәм тапшыруларны финанслау. Бу — катлаулы мәсьәлә. Көн саен эфирга чыга торган тапшырулар әзерләү өчен татар журналистлары җитмәячәк һәм аны финанслау мәсьәләсе дә әлегә ачык. БТК, Татарстан Хөкүмәте ярдәменнән башка моны хәл итеп булмаячак.

Удмуртия вәкилләре бу проблемаларның бер регионга гына хас түгеллеген истә тотып, Конгресс җитәкчелегендә аларны чишү мөмкинлеге туар дип ышаналар.

 

Хәмидә Гайфуллина