Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Коръән һәм сәламәтлек
27.10.2016

Коръән һәм сәламәтлек

Соңгы вакытларда халык арасында нинди генә табиблар, сәламәтләндерүчеләр килеп чыкмады. Мәсәлән, Иванов яки Бутейко методы, сулыш күнегүләре. Боларны хурларга җыенмыйм, ләкин без, мөселманнарның, үз гадәтләре, йолалары бар. Чөнки без — Коръәнле, бәхетле кавем. Мөхәммәд (с.г.в.с.): “Коръән — мөселманнар өчен табиблык гыйлеме”, — дигән. Коръәнне дөрес итеп уку үзе бер бәхет тә, дәва да. Анда исә бер билгедән икенчесенә кадәр тын алырга ярамаган, сулышны кыскартып, тоткарлап укый торган урыннар бар. Коръән укыган кешенең сулыш юллары иркен, тын алуы җиңел була. Бутейко методы нәкъ менә шул юл белән дәвалый. Ашап туйгач, дога кылгач, Аллаһыга рәхмәт әйтеп битне сыпырып куюыбызның да файдасы бик зур. Джуна мәктәбе дә шуңа, биоэнергияне таратуга нигезләнә. Иванов методы дип сөйлиләр. Монысы һәр иртәдә өстеңә су сибүгә кайтып кала. Югыйсә, госел коенуыбыз шул түгелмени?! Чын мөселман иртәнге сәгатьтә намазга тора, тәһарәт ала. Бу бит бик зур дәва, профилактика. Тәһарәт алуның төгәл, үзгәртелми торган кануннары бар. Аны җиренә җиткереп үтәргә тиешбез. Авыз да, борын да, колаклар да юылмыйча кала алмый. Шул хәл көнгә биш тапкыр кабатлана. Намаз укыган кешенең биле дә, аяклары да авыртмый. Һәрвакыт башы саф, зиһене-хәтере ачык була. Тәһарәт алу, намаз уку, дисбе тарту рухны, җанны гына түгел, физик яктан тәнне дә дәвалый, саклый. Сәламәт тән, сәламәт җан булып гомер итик.

Люция Шәрифуллина, Можга шәһәре.