Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Коръән уку конкурсы балаларны җыйды
10.05.2017

Коръән уку конкурсы балаларны җыйды

Удмуртиядә Коръән уку конкурсын уздыру күркәм традициягә әверелде. Быел да Ижауның Җәмигъ мәчетенә республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 200дән артык малайлар-кызлар үз белемнәрен сынарга җыелды.
«Конкурсның максаты — балалар Коръән укырга өйрәнсеннәр, Аллаһ китабы кушканча яшәсеннәр, Коръән аларның калебләрендә булсын өчен тырышу”, — диде Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин. Чыннан да, оештыручылар үз максатларына ирешә дип әйтергә мөмкин. Катнашырга теләк белдерүчеләр саны да, балаларның Коръәнне белү дәрәҗәсе дә елдан-ел арта. Элек катнашучыларны яшь төркемнәренә карап бәяләсәләр, быел ике парәдән* артык Коръән белүче балалар “Минем байлыгым” дип аталган номинациядә аерым көч сынаштылар. Төп таләпләр — ятлау сыйфаты, Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча һәм мәкам белән уку иде.
Конкурста катнашучыларның барысы да диярлек мәчетләрдә якшәмбе мәктәпләрендә белем алучылар. Тик Коръәнне камил белү өчен бу гына җитми. Дини гыйлем, Аллаһ китабына мәхәббәт гаиләдә башланырга тиеш. “Бала нинди генә мәктәптә укымасын, әгәр гаиләдә ата-ана балага Коръәнне өйрәтми, бала өйдә дини тәрбия алмый икән, якшәмбе мәктәпләренә генә йөрүнең мәгънәсе юк. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән генә керми, диләр. Шуңа күрә бала Коръәнне камил белсен, динебезне, Аллаһны яратсын дисәк, бу иң беренче чиратта гаиләдән башланырга тиеш”, — диде Воткинск шәһәре мәчете имамы Мөхәммәтнур хәзрәт Әшрәпов.
Бу көнне мәчет эче үзенә күрә бер якты нурга күмелгәндәй иде. Бар күңелләре белән Коръән сүрәләрен укыган балаларга карап, ирексездән күңел тулды. Иманлы, дини гыйлем алучы балалар саны елдан-ел артуына сөендем. (Җиңүче балаларның исемнәре узган сандагы “Мөслим бездә кунакта” сәхифәсендә бирелде).

Эльвира Хуҗина.

Парә* — бүлек.