Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Корбан чалуның төп максаты – Аллаһны истә тоту
14.07.2021

Корбан чалуның төп максаты – Аллаһны истә тоту

 

Ислам календаре буенча Корбан бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә башлана. Быел гает кө­не 20 июльгә туры килә. Бәйрәм намазы шәһәребез мәчетләрендә 07.00 сәгатьтә башланачак.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Раб­бың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал!” – ди (“Кәүсәр” сүрәсе, 2 нче аять). Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә: “Адәм балаларының Корбан бәйрәмендә Аллаһ каршында иң саваплы гамәлләрдән саналганы — терлекне корбанга китерү. Чөнки Кыямәт көнендә чалган корбан үз мөгезе, йоны, тоягы белән килер. Аны чалучы кеше хайванның каны җиргә тамганчы Аллаһ каршында олы дәрәҗәгә ирешкән булыр, шуның өчен, сез моңа шатланыгыз”, — ди. Бу йола Ибраһим (г.с.) заманыннан килә. Аллаһ, Ибраһим (г.с.) сынап, аңа улы Исмәгыйльне корбан итеп китерергә куша. Ибраһим (г.с.) билгеле ки, Аллаһның әмеренә буйсына! Аллаһ әйтә: “Без аңа Исмәгыйль урынына корбан итәргә — бугазларга — җәннәттән бер зур тәкә бирдек,” – ди. (“Саффат” сүрәсе, 107 нче аять).

Корбанга нинди мал чалынырга тиеш?

Хәнәфи мәзһәбендә корбан чалу ваҗиб, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле гамәл. Бу гамәлне үтәү балигъ, үз акылында, матди яктан мөмкинлеге булган һәм Корбан чалу көннәрендә мосафир булмаган һәр мөэмин-мөселманган йөкләнелә. Корбанга дөя, сыер, сарык һәм кәҗәне чалырга була. Дөя – биш яшьлек, сыер яки үгез – ике яшьлек, сарык яки тәкә бер яшьлек булырга тиеш. Әгәр дә җиденче айга чыккан тәкә белән сарык зурлыгы ягыннан бер яшьлек кебек күренсә, шулай ук корбанлыкка ярый.
Күзе сукыр, аксак, артык ябык, авыру, койрыгы, колагы булмаган, мөгезе сынган мал корбанга чалынырга тиеш түгел. Печелгән хайван да чалу рөхсәт ителә.
Корбан Зөлхиҗҗәнең 10 нчы көнендә Гает намазыннан соң башлап, 11-12 нче көнне (20-22 июль) кояш баеганга кадәр чалынырга тиеш.

Ничә кеше исеменнән корбан чалып була?

Бер сыерны (үгезне) яки дөяне 7 кеше исеменнән чалырга рөхсәт ителә. Ләкин бу кешеләрнең барысының да нияте – Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен дип булырга тиеш. Ягъни алар ит өчен түгел, ә Раббыбызга якынаю максатыннан бу эшне башкаралар.
Сарык яки кәҗә бер кеше исеменнән чалына. Ләкин, әгәр дә мөселманның гаиләсе бар икән һәм ул аларны тәэмин итүче булса, ул чалган корбан гаиләсе исеменнән дә була ала.
Мәет исеменнән корбан чалырга мөмкин. Ләкин сыер яки дөяне чалганда, вафат булган кешене 7 нче кеше итеп кертү дөрес түгел. Ягъни мәет исеменнән аерым, аның өчен генә булган мал чалына ала.
Корбан хайваны кешенең мөлкәтендә булырга яки аңа шәригать тарафыннан чалырга рөхсәт ителгән булырга тиеш. Чит кешенең малын үзеңнеке дип чалу рөхсәт ителми.
Корбан итен бүлү
Корбан итен, гадәттә, өч өлешкә бүләләр. Аның өчтән бере үзеңә кала, өчтән берен туганнарыңа, дусларыңа таратасың, калган өчтән берен мескен-фәкыйрь кешеләргә бирәсең. Итне бүлгәндә, һәр гаилә үз кеременә, байлыгына да карарга тиеш. Мохтаҗ гаиләләргә итне үзләренә калдыру рөхсәт ителә.
Корбан итен, тиресен сату тыела. Ә менә тиресен хәер итеп бирергә мөмкин. Әгәр корбан чалучы ялланган кеше булса, аңа хезмәте өчен корбан ите белән түләргә ярамый.
Ә корбан итен хәер итеп алган кеше, аның белән үзе ни тели, шуны эшли ала. Хәтта сатарга да рөхсәт ителә.
Искәрмә өчен: корбанның сөякләрен сындырырга ярамый дигән сүзләр динебездә юк.

Корбан чалу тәртибе

Зөлхиҗҗә аена кергәч, корбан чалырга ниятләгән кешегә, корбанны чалганчы тырнакларны, чәчне кисү хупланмый. Әлеге эшләрдән тыелып тору мәслихәт.
Башта корбанны чалынасы урынга тыныч кына илтеп җиткерергә кирәк. Аннары, газап кылмыйча, сул ягына яткырып, аның башы кыйб­лага борып куела. Тәҗрибә күрсәткәнчә, вак мөгезле хайванның, арткы уң аягыннан кала, өч аягы да бәйләнсә, яхшырак була.
Шуннан соң ният әйтелә: «Йә Раббым, ошбу корбанны Үзеңнең ризалыгың өчен фәлән улы фәләннән кабул кыл!». Соңыннан «Бисмилләһи, Аллаһы әкбәр!» – дип, корбан чалына. Корбанны хуҗасы үзе чалса яхшы, әмма үзе булдыра алмаса, бу эшне башка мөселманга да тапшырырга мөмкин (хуҗа шунда булса, яхшы).

Нәзер корбанының хакын акчалата таратырга ярыймы?

Берәр гыйбадәтне эшләргә Аллаһка сүз биреп, үз өстенә бурыч алса, ул кешегә бу бурычтан котылу өчен нәзерен үтәүдән башка чара юк. Әйтик, корбан чалырга нәзер әйткән кеше бары корбан чалганнан соң гына нәзерен үтәгән була. Шуңа күрә, нәзер корбаны урынына акчасын фәкыйрьләргә өләшү яки башка берәр изгелек кылу нәзер бурычын өстән төшерми.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Чалган хайваннарыгызның итләре вә каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер. Сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһыны зурлап тәкъбирләр әйтүегез өчен ул әнә шулай аларны сезгә буйсындырды. Изгелек эшләүчеләрне җәннәт белән шатландыр”, — ди (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). Аллаһы Тәгалә барча гыйбадәтләребезне, чалыначак корбаннарыбызны кабул кылсын! Гаетләребезне матур итеп үткәрергә насыйп итсен!

Дамир хәзрәт Әхмәтов,
Ижау Үзәк мәчете имам-хатыйбы.