Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Корбан гаете узды
6.08.2020

Корбан гаете узды

Узган җомгада бөтен дөнья Корбан гаетен билгеләп үтте. Ижауда гает шәһәрнең өч мәчетендә дә урамда узды.
Корбан гаете – мөселманнар өчен көтеп алынган зур бәйрәм. Рамил Солтанов берничә ел Корбанга мал үстерү белән шөгыльләнә. “Сыер, сарык сатып алырга теләүчеләр берничә ай алдан ук киләләр”, — ди Рамил. Корбанга ул иң яхшы малны гына сайлап бирә. “Мин аларны махсус ашатам, ит тәмле булсын дип тырышам”, — ди ул.
Гадәт буенча ир-атлар гает намазын укыганда, хатын-кызлар йортта бәйрәм ашы хәстәрли. Ижау­да яшәүче Эльмира Шамилева коймакны махсус рецепт белән пешерә икән. “Мин камырга дөге оны салам. Ул гади онга караганда күпкә файдалырак. Ирем белән улым ел саен гает көнне мәчеткә баралар. Алар кайтуына бәйрәм табыны корып куям”, — ди Эльмира.
Мәчеткә килүчеләр саклану чараларын күрергә тиеш иде. Гает намазы да шуңа күрә Аллаһ йорты эчендә түгел, ә урамда уздырылды. Һәркем үз намазлыклары белән килде. “Бәйрәмнән соң һәркем өенә — гаиләсе янына ашыкты. Мөселманнар бер-берсенә бүләкләр бирештеләр. Бу — Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сөннәте. Аеруча, бу бәйрәмне балаларыбыз көтеп ала”, — диде Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.
Гает ярты сәгать эчендә төгәл­ләнде. Авырулар узып, киләсе елда мәчетләребез тулы булыр, теләге булган һәркем гаеткә килер дигән өметтә калабыз.

Эдуард Карипов фотолары

Эльвира Хуҗина.