Корбан гаете мөбарәк булсын!
Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Галәмнәрне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә шөкерләребез булсын – һәрберебез өчен иң изге булган бәйрәмебез – Корбан гаете җитте. Шушы иң кадерле бәйрәм белән сезне тәбрик итәм!
Аллаһү Тәгаләгә безгә бу шатлыклы көннәрне исән-имин каршы алып, авыр сынауларны узганнан соң, Үзенең йорты булган мәчетләребезгә җыелып, бердәм җәмәгать булып гает намазларын укырга насыйп итте. Безне Ислам диненә күндереп, Үзенең әмерен үтәп хәләл малларыбызны Аның ризалыгы өчен сарыф итеп, корбаннар чалырга мөмкинлекләр бирде.
Хак динебез Исламны, Раб-быбызның изге Китабы Коръәнне безгә әманәт итеп тапшырып калдырган пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) ихластан әйтелгән салаватларыбыз ирешсә иде!
Шушы көннәрдә корбан чалу — безгә Аллаһ тарафыннан йөкләнгән бурыч, пәйгамбәрләр (Аллаһның сәламнәре аларга ирешсә иде)
өйрәтеп калдырган изге сөннәт-ләрнең берсе. Шушы изге гамәлне үтәп, без Аллаһка якынаябыз. «Корбан» сүзе үзе дә якынаю дигәнне аңлата.
Корбан итләрен мескен-фәкыйрьләргә, ятим һәм зәгыйфь мөселманнарга өләшеп, без аларны шатландырабыз, аларның изге догаларына лаеклы булабыз. Мул табыннар корып, кунаклар чакырып, туганнарыбыз белән араларны якынайтабыз һәм ныгытабыз. Бер-беребезгә бүләкләр биреп, ара-
бызда булган мәхәббәтне, дуслыкны тагын да көчәйтәбез.
Кешеләргә карата юмарт бу-лу, Кыямәт көнендә җәннәткә керүнең иң зур юлы. Инде шушы изге көннәрдә Аллаһның ризалыгына ирешер өчен юмартлык ишекләребезне киңрәк ачсак иде. Корбан бәйрәмен тиешенчә үткәреп, аның савапларына ирешә алсак иде! Чалган корбаннарыбызны Раббыбыз кабуллардан кылып, йон бөртекләренең саны кадәр әҗер-савапларын насыйп итеп, Үзенең гафу-мәгъфирәтенә ирештерсә иде!
Раббыбыз Аллаһ һәрбарчабызны да иман байлыгыннан аермасын, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп итсә иде! Гает намазларыбызны, кылган догаларыбызны, биргән садакаларыбызны кабуллардан кылса иде!
Хөрмәтле якташларым! Мәчетләребез гает көннәрендәге шикелле башка көннәрдә дә укылып торган җәмәгать намазларыбыз белән нурланып торса иде. Амин!
Сезгә ихлас күңелдән гаилә тынычлыгы, изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, иркен тормыш, дөнья һәм ахирәт шатлыкларын телим.
Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртия республикасының төньяк районнары имам-мөхтәсибе.