Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Корбан гаете мөбарәк булсын!
8.09.2016

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Соловьевның Корбан бәйрәме уңаеннан котлавы

Удмуртия Республикасы мөфтие, Удмуртия мөселманнарының
Диния нәзарәте рәисе Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинга

Хөрмәтле Фаиз хәзрәт!

Сезне, барлык имамнарны һәм мөселманнарны Корбан бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм. Күп кенә мөселманнар хаҗ кылып, әлеге бәйрәмне Согуд Гарәбстанында билгеләп үтәләр. Алар анда чын мәгънәсендә изге урыннарда булып, үзләрен бөтендөнья мөселман өммәтенең бер өлеше итеп тоялар. Бу көннәрдә шәһәрләрдәге һәм авыллардагы мәчетләрдә гает намазы укыла, мохтаҗлар өчен табын әзерләнә, һәр гаиләдә бәйрәм рухы хөкем сөрә.
Удмуртия мөселманнары Корбан бәй­рәмен зур уңышлар бе­лән каршылыйлар. Август аенда Ижауда Үзәк мәчетне ачу тан­танасы булса, шушы көннәрдә Сарапул районының Ураль­ский поселогында да яңа мәчет сафка басты. Ди­мәк, гыйбадәт кылу, Коръән серләренә төшенү, дини гый­лем алу, үзара аралашу һәм изге эшләр кылу алдыннан киңәшләшү өчен шартлар тагын да яхшыра. Мөселманнарның изге гамәлләре артканнан-артсын, ә өлкән буын бу өлкәдәге бай тәҗ­рибәсен балаларына, оныкларына тапшырсын иде. Барыгызга да сәламәтлек, бәхетле мул тормыш телим.