Корбан гаете котлы булсын!
Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Соловьевның Корбан гаете уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Фаиз хәзрәт!
Сезне, барлык имамнарны һәм Удмуртия Республикасында яшәүче мөселманнарны чын йөрәктән шатлыклы һәм нурлы бәйрәм — Корбан гаете белән котлыйм.
Әлеге тантаналы көннәрдә республикабызның күпчелек мөселманнарына, төрле илләрдән җыелган башка дин кардәшләре белән беррәттән, Согуд Гарәбстанында — Ислам диненең изге урыннарында хаҗ гамәлләрен үтәргә насыйп булды. Туган җирләренә әйләнеп кайткач, алар Хаҗ сәфәре турында сөйләп, якыннарын шатландырачак. Әлеге изге бәрәкәтне башкаларга да тапшырачак.
Бу көнне республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм хөтбәсе укыла. Төп чара Ижау Җәмигъ мәчетендә үткәрелә. Дин кардәшләребез иман йортына гына сыймыйча, гает намазын урамда да укыйлар. Вакыт белән сыналган дини кануннар ышанырга, яратырга һәм яхшыга өметләнергә ярдәм итә.
Удмуртия мөселманнары республикадагы дини тормышта алдынгы урынны алып торалар. Гореф-гадәтләрне саклап килү, мәчетләр төзелеше, балаларны һәм яшьләрне дөрес итеп тәрбияләү, радикаль агымнарга каршы тору — болар барысы да бик мөһим.
Социаль стабильлекне саклауга юнәлтелгән традицион конфессияләр һәм милләтара хезмәттәшлек киләчәктә дә шулай ныклы, файдалы булсын.
Корбан гаете һәр гаиләгә мәхәббәт, тынычлык иңдерсен. Бәйрәм көннәре мөбарәк булсын.