Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Корбан гаетенә — яңа мәчет
14.09.2016

Корбан гаетенә — яңа мәчет

Удмуртиянең Сарапул районына керүче Уральский поселогы кайчандыр миллионер совхоз була. Бирегә күрше республикалардан шактый татарлар күчеп килә. Гөрләп торган хуҗалык таркалгач, күпләр китеп бара, калганнарга үз көченә таянырга кала. 2014 елда мөселманнар җыелышып, мәчет салырга дигән фикергә киләләр һәм башкарып чыгалар да. Яңа бинаны Корбан гаете алдыннан ачтылар.
Бизәкле капкасыннан алып манара очына кадәр мәчетне җиренә җиткереп эшләгәннәр. Кайчандыр ташландык урын булган, дип уйламассың да — хәзер гөлләргә күмелеп утыра, хәтта кое бурасы да утыртканнар. Ачылу тантанасында биредә яшәүчеләр генә түгел, Сарапул, Ижау шәһәрләреннән килүчеләр дә катнаштылар. Тантана Коръән сүзләре белән башланды. Республика мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин теләкләрен дога аша җиткерде: “Аллаһыны хөрмәт итеп яшәргә, намазлар укырга, дәресләргә йөрергә, тәртип алырга һәм бирергә безгә насыйп итсәң иде”. Ихластан дога кылучыларның берсе — Әнфис ага Салихов, 1979 елда Уральскига Башкортстаннан күчеп килә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, мәчет салдыруда әйдәп йөри. “Җиңел генә йөрдем, аяклар авыртса да, Ходай ярдәм бирде, авылдашлар булыштылар”, — ди ул. Әти-әниләре белән ике яшьтә килеп, бистәдә мәктәп тәмамлап, хәзер Ижауда яшәсә дә Радик Латыйпов өчен Уральский газиз җир булып кала. Мәчет салудан да читтә калмый: “Тормасак та, монда туганнар бар, күңел тарта, зиратка кайтабыз, җыештырабыз. Сөендек инде мәчет төзелүгә, булышырга тырыштык,” — ди тыйнак кына. Аның кебекләр күп, һәркайсының исемен атап үтү дә мөмкин түгел. Эшмәкәрләр өлеш кертә, мөфтият ярдәм итә, халык өмәләрне калдырмый. Тырышлык куйганнарның барысына да Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Уральский мәчете Кистем авылында салынганның проекты буенча, бераз үзгәрешләр кертелеп төзелә. Бина зур түгел, әмма поселок мөселманнарына урын җитәрлек. Биредә хәзерге вакытта 300ләп татар кешесе яши. Яшел тасманы кискәннән соң, мәчеттә беренче намаз укылды. “Һәрбер кеше узган саен Аллаһы Тәгалә бүләге дип, кайгыларын җиңеләйтеп чыксын, ябык тормасын, мөселманнар белән тулы торсын иде, дип теләдем,” — ди Сарапулдан килгән Флүсә апа Шакирова. Буш тормасына шик юк — биредә дин сабаклары оештырылып, ирләр, хатын-кызлар, балалар да йөргәннәр.

Фәнзилә Салихова.