Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Корал ясаучылар янында
19.09.2013

Корал ясаучылар янында

Корал ясаучылар янында

19 сентябрьдә Россиядә икенче тапкыр Россия коралчылары көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан республикада төрле чаралар уза. 18 сентябрьдә Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, оборона министры Сергей Шойгу, Удмуртия Президенты Александр Волков, оборона предприятиеләре җитәкчеләре “Калашников” концернында яңа төр ату кораллары үрнәкләре, корал җитештерүнең яңа этаплары белән таныштылар. 2011-2020 елларга кораллану турында дәүләт программасы”ның коры җир гаскәрләрен коралландыру һәм махсус техника белән тәэмин итү турында сөйләштеләр.

13 сентябрь көнне М.Т.Калашников исемендәге Ижау дәүләт техник университетында журналистлар өчен пресс-тур үткәрелде. Миңа да бу чарада катнашырга, университетның моңарчы әле журналист аягы басмаган “Ракета техникасы”, “Ату коралы” кафедрасы лабораторияләрендә булырга насыйп булды. Очрашу гына түгел, исемнәрен дә атарга мөмкин булмаган коралчылар белән очраштым. Бу язмам шунда күргәннәрем, кичергәннәрем хакында.

М.Т. Калашников исемендәге Ижау дәүләт техник университеты 60 елдан артык илебез сәнәгате өчен югары квалификациле белгечләр әзерли. Машина төзү факультеты 1952 елның сентябрь аенда ачыла. Бу елларда биредә тугыз меңнән артык инженер-механик хәзерләп чыгарыла. Алар арасында баллистика (снарядларның очу законнары турындагы фән), укчы-артиллерия һәм ракета коралларын проектлаштыру өлкәсендә бик күп танылган инженерлар бар. Төрле елларда бу факультетта эшләп, әле бүген дә хезмәт куючылар академик Алексей Липанов, профессорлар Владимир Остроумов, Максим Горохов, Василий Карпунин, Алексей Коновалов, Олег Шаврин һ.б. университетның горурлыгы булып торалар. Машина төзү факультетында 63 укытучы хезмәт куя, аларның 20се фән докторы, 34е фәннәр кандидаты.

Пресс-тур университет мәйданында урнаштырылган Мәңгелек студент һәйкәле янында башланып китте. Биредә ачык һавада артиллерия мүзее оештырылган. Профессор Борис Мокрушин мәйдандагы пьедесталларга урнаштырылган һәр алты пушка турында сөйләде. Мәсәлән, гаубица М-30 пушкасы 1938 елда ясалган. Ул Бөек Ватан сугышын узган, Берлинга кадәр барып җиткән. Биредә шулай ук 30 чакрым ераклыкка кадәр атучы 152 миллиметрлы М-47 пушкасы, биш снаряд белән корып атучы 57 миллиметрлы С-60 зенит пушкасы да бар.

Җир астындагы бүлмә ишекләре шыгырдап ачылгач, залдагы төрле зурлыктагы, юанлыктагы, озынлыктагы дистәләгән ракеталарны күреп шым булдым. Борис Степанович: “Ракеталарга кул белән кагылмаска, вак детальләрне кесәгә салмаска!”- диеп шаяртып куйса да, ничек түзәсең инде, малай-шалай гадәте бетәмени ул. Һәр ракетага бармак белән генә кагылып булса да узып, күземә күренгәннәрне язып куярга ашыктым. 1957 елда ясалган ЗР7 тактик идарә ителми торган ракета — конструкторы А.И.Исаев, 1961 елда ясалган 3Р9 еракка җибәрелә торган ракета – конструкторы Н.П. Мазуров, В-750В идарә ителә торган зенит ракетасы – конструкторы Н.Д.Гришин һ.б. Мәсәлән, В-750В зенит ракетасы 22 чакрымга кадәр оча, очу тизлеге — 1500 чакрым, авырлыгы – 2163 килограмм, озынлыгы – 10,726 метр. Биредәге 8К зенит ракетасының авырлыгы 5400 килограмм, озынлыгы 10,5 метр. Залда “Протон” ракетоносителе дә урнаштырылган, ул Пермь каласында ясала икән.

Машина төзү факультетының икенче корпусының өченче катында урнаштырылган “Ату коралы” кафедрасы музеенда да булдык. Андагы кораллар белән безне техник фәннәр докторы, “Ату коралы” кафедрасы җитәкчесе профессор Сергей Писарев, кафедраның корал мастеры Андрей Фищев танштырды. Әйтергә кирәк, биредә йөзгә якын ату коралы бар. Андрей Юрьевич әйтүенчә, бу әле университеттагы корал арсеналының бары 5 проценты гына икән. Музейда “Бизон” ПП-19, МР-40, УЗИ пистолет-пулеметлары, АЛ-7, МР-43, АК-102 автоматлары да урын алган.

Күмәк файдалану үзәгендәге “Материалларны эшкәртүнең инновацион технологияләре”, “ Реклама һәм дизайн” факультетында булып, андагы студентлар кулы белән бизәкләп ясалган сынлы сәнгать әйберләренә, урындыкларга, өстәлләргә, сәгатьләргә дә таң калдым. Компьютер ярдәмендә идарә ителә торган заманча станокларда студент кызлар бер дигән халык куллану әйберләре ясыйлар, диплом яклыйлар, үзләре ясаган әйберләрне сатып акча эшлиләр. “Реклама һәм дизайн” факультеты деканы Михаил Чернов станокларны эшләтеп тә күрсәтте. Шулай ук Ю.Д. Маслюков исемендәге аудиториядә булып, андагы укыту компьютерлары, төрле җиһазлар белән таныштык.

Пресс-турның йомгаклау өлешендә, М.Т.Калашников исемендәге ИжГТУ ректоры, техник фәннәр докторы Борис Якимович пресс-конференция үткәрде. Борис Анатольевич университетның ирешкән уңышлары, киләчәктәге планнары турында ике сәгать вакыт дәвамында бәйнә-бәйнә сөйләде. “Октябрь аенда “Калашников” концерн”ы белән берлектә “Корал системалары” кафедрасы булдырыла. Аның максаты – студент-коралчыларга белем бирүнең сыйфатын күтәрү, предприятияләрдәге шартларга җайлашуларын күтәрү”, — диде ул. Борис Анатольевич 2007 елда намуслы хезмәте өчен “Халыклар дуслыгы ордены”на лаек булган. Ул гаҗәеп ачык күңелле, спортны яратучы кеше икән. Июль аенда Казан универсиадасы кысаларында узган минифутбол ярышларында да катнашкан. Россия белем һәм фән министрлыгы футбол җыелма командасының капкачысы булган. Алар яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләреннән оештырылган студентлар җыелма командасын 6-5 исәбе белән җиңгәннәр. Пресс-конференциядә ИжГТУ проректорлары Владимир Хворенков, Александр Балицский, машина төзү факультеты деканы Юрий Брызгалов, “Чистое небо” студентлар берлеге әгъзалары университет тормышындагы кызыклы хәлләр турында сөйләделәр.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, М.Т.Калашниклов исемендәге Ижау дәүләт техник университетында студентларга төпле белем бирү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Студетлар китаплардан укып кына түгел, заманча җиһазландырылган лабораторияләрдә, махсус хәрби коралларны күреп, куллары белән тотып өйрәнәләр. Биредә алган белемнәрен киләчәктә тынычлык максатларында гына кулланырга язсын, ясаган кораллары һөҗүмнән саклану чарасы гына булып калсын иде.

Ринат Батталов