Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзәчәк
Безнең 97нче “Гармония” мәктәбе төрле юнәлешләрдә эшләүче лицейларны берләштерә. Аларның һәрберсенең үз исеме, юнәлеше бар. Ижау Җәмигъ мәчете каршында дәүләт гомуми белем бирү программасы буенча беренче сыйныф укучылары өчен укулар оештырылды: башлангыч мәктәп бинасы төзелде, беренче сыйныфка балалар җыелды, укытучылар чакырылды. Ә 2015 елда урта мәктәп укучылары өчен тагын бер корпус төзелде.
Мәктәптә уку программаларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле бүлмәләр дә бар: 10 уку кабинеты, 2 спорт залы, җиһазландырылган спорт мәйданчыгы, медицина кабинеты, күпфункцияле иркен бүлмә, ярдәмче бүлмәләр. Кабинетлар укыту җиһазлары һәм мультимедиа техникасы белән җиһазландырылган: эш компьютерлары, локаль челтәр, Интернетка чыгу, ноутбуклар, принтерлар һәм башка оргтехника бар. Мәктәп китапханәсе дәреслекләр, методик кулланма әсбаплар, балалар әдәбияты, фәнни-популяр китаплар белән тәэмин ителгән.
Лицейда Ижау шәһәренең төрле районнарыннан һәм шәһәргә якын урнашкан төбәкләрдән килеп 93 бала белем ала. Мәктәп белән югары категорияле мәктәп директоры, югары категорияле математика укытучысы, Удмуртия Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, «Мәктәп директоры — 2010» Беренче Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, иң яхшы мәктәпләр ассоциациясе президенты Әхтәм Хәбибҗан улы Чугалаев җитәкчелек итә.
Лицей исемен сайлап алу өчен Хөсәен Фәезханов, Юныс Оруви, Әбү Хәнифә, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни кебек татар мәгърифәтчеләренең биографияләрен өйрәндек, аларның идеяләрен чагыштырдык. Исем сайлау буенча сораштыру үткәрдек. Укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга, мәктәпнең попечительләр советы әгъзаларына сораштыру бланклар тәкъдим ителде. Каюм Насыйри — 65%, Шиһабетдин Мәрҗани — 87%, Әбү Хәнифә — 85%,Ризаэтдин Фәхретдин — 72%, Хөсәен Фәезханов — 96%, Юныс Оруви — 56% тавыш җыйды. Үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, лицейга мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов исеме бирелде.
Фатыйма Шәмсетдинова, Ижау шәһәре.