Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Конференция горурлык хисләре уятты
16.01.2020

Конференция горурлык хисләре уятты

Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936) — бөтен көчен милләтебез, динебез өчен сарыф итеп, армый-талмый хезмәт куйган бөек дин галиме, тарихчы, әдип, педагог, казый, мөфти, археограф, җәмәгать эшлеклесе. Узган елда Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел булды. Менә инде 17 гыйнварда аның туган көне. Шушы уңайдан Казанда Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында күренекле татар галименә багышланган “Ризаэтдин Фәхретдиннең мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Мин дә анда катнашу бәхетенә ирештем. Без Удмуртия Республикасының социаль-педагогика көллияте студентлары белән бу тема буенча күп эшләр башкарган идек. Фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәсендә курс һәм диплом эшләре яздык, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә куллану өчен әдәп-әхлак программалары төзедек. Әдипнең әсәрен укып, китап укучылар конференцияләре уздырдык, төрле югарылыктагы фәнни конференцияләрдә катнашып, чыгышлар ясадык. Бөек педагог Риза Фәхретдин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, — дигән. Икенче акыл иясе шул фикерне дәвам иткәндәй: “Балачакта җибәрелгән хаталарны төзәтү өчен бер кеше гомере генә җитми”, — дип өстәп куйган.
Югарыдагы ике нәсыйхәт бер мәгънәгә ия: кеше өчен иң кирәкле кыйммәтләр – ата-ананың кадерен белү, олыны олы, кечене кече итеп тану. Хөрмәтләү, ихтирам итү, мохтаҗларга ярдәм кулын сузу, начар гамәлләрдән тыелып калу, хәләл һәм хәрәм ризыкларны аера белү, кылган гөнаһларыңны танып, тәүбә итү һ.б. Бу сыйфатлар балачакта ук канга сеңдерелә һәм гомерлек гадәткә әверелә.
Фәнни тәҗрибә туплаган педагог һәм галим буларак, уку-укыту һәм тәрбия-әхлак мәсьәләләренә багышлап бер-бер артлы китап­лар язып бастыра. Кызганычка каршы, хәзерге көндә үзебезнең бөек галимнәребездән калган дини мирасыбызның әле күп өлеше халкыбызга таныш түгел. Бу аңлашыла да. Беренчедән, алар гарәп графикасында язылган, икенчедән, иске татар телендә. Шуларны истә тотып, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре тарафыннан зур эшләр башкарыла. Конференциянең пленар утырышында алда торган бурычлар, аларны тормышка ашыру юллары, Р.Фәхретдиннең үз чиратын көтеп яткан хезмәтләрен халыкка кайтару өстендә эшләү, галимнең һәрбер сүзенә, фикеренә, мәкаләсенә, китабына гаять зур игътибар итәргә кирәклеге турында барды.
Пленар утырыштан соң конференция «Казан Кирмәне” музей-тыюлыгында урнашкан «Манеж» күргәзмәләр залында дәвам итте. Биредә «Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре» дип исемләнгән экспозициянең соңгы көне эшли иде. Ул октябрь аенда ук ачылган булган.
Залга килеп керүгә конференциядә катнашучыларны Р. Фәхретдиннең туган авылы Кичүчатта ачылган мемориаль музей-йорты директоры Диләрә Гыймранова каршылады. Ул безнең игътибарны күргәзмәләр залында урнашкан фотосурәтләргә, китапларга, истәлекләргә юнәлтте. Болар барысы да галимнең якыннарында, оныкларында, туганнарында сакланып калган булган. Ризаэтдин хәзрәтнең портреты, шәҗәрәләре, фотосурәтләре, эш кабинеты. Анда торган әсбаплар, «Шура» журналы тегелмәләре, аның үз Коръәне, түш кесәсендә йөрткән кечкенә «Каләм Шәриф»не дә күрергә мөмкин булды.
Конференциядә катнашучылар дин галиме Р. Фәхретдиннең үзе исән чагында төшерелгән ике видеосын карау бәхетенә дә ирештеләр. Диләрә Гыймранова сөйләгәнчә, Совет хакимияте динне тар-мар иткән чорларда, 1917 елларда, Үзбәкстанда сакланган Госман Коръәне Санкт-Петербургка китерелгән булган. Р.Фәхретдин моның белән һич тә килешмәгән, Коръәнне кире үз урынына кайтару кирәклеге турында Хөкүмәткә хатлар язган. Шуннан соң Коръәнне кире Уфага поезд белән алып кайталар. Хәзрәт комиссия төзи. Аның составында Р.Фәхретдин үзе дә, беренче һәм бердәнбер хатын-кыз якташыбыз Мөхлисә Буби да була. Шушы комиссия ярдәме белән Госман Коръәне Үзбәкстанга кайтарылган.
Шулай ук без биредә галимнең 2018-19 елларда нәшер ителгән берничә хезмәтенең презентациясе белән таныштык. Беренче хезмәт “Көтебе ситтә вә мөәллифләре: Гыйльме хәдистән” дип атала. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “Алты китап һәм төзүчеләре. Хәдис гыйлеменнән” дип атала. Бу китап турында аны басмага әзерләүче филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов чыгыш ясады. Ислам дине өйрәтмәләре нигезендә, Коръәннән кала икенче урында хәдисләр килә. Халык аңласын, укысын өчен “Көтебе ситтә вә мөәллифләре” китабының максималь дәрәҗәдә хәзерге гамәлдәге телебезгә якынайтылган текстын конференциядә катнашучыларга бүләк итеп тараттылар.
Шулай ук төзүчесе А. Гайнетдинов булган Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты гыйльми советы карары нигезендә басылган “Риза казый фәтваләре” китабын да конференциядә катнашучыларга бүләк итеп бирделәр. Китапта күренекле татар галиме Ризаэтдин Фәхретдиннең дини сорауларга биргән җаваплары китерелгән. Алар 1908-17 елларда чыккан “Шура” журналыннан сайлап алынганнар. Әлеге сораулар хәзерге көндә дә актуальлекләрен югалтмаганнар.
Ике көнгә сузылган фәнни-гамәли конференциядә без, анда катнашучылар, белемнәребезне тагын да баеттык. Милләтебезнең даһи уллары–кызлары турындагы горурлык хисләре күңелләребездә мәңге сүнмәслек эзләр калдырды.

Вәсилә Хәкимова, Ижау шәһәре.