Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Конституция буенча яшәү һәм аны үзгәртү – безнең эш
18.06.2020

Конституция буенча яшәү һәм аны үзгәртү – безнең эш

Удмуртиянең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Виктор Кушко хәбәр иткәнчә, бу көнне өйдә дә, сайлау участогына барып та тавыш бирергә була. Тавыш бирү көнендә паспорт буенча теркәлү урынында булмаган очракта, вакытлыча яшәү урынында да тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен күп функцияле үзәкләрдә яки дәүләт хезмәтләре порталында 21 июньгә кадәр гариза язарга кирәк. Тавыш бирү җиде көн дәвамында барачак: 25 июньнән 1 июльгә кадәр. 25 июньдә Удмуртиядә барлык участок сайлау комиссияләре ачылачак. Бу бүгенге шартларда халык күп җыелып, коронавирусны йоктырмасын, һәркем үз хокукларыннан файдалана алсын өчен эшләнә. Моннан тыш, сайлау участоклары вәкилләре гражданнарның гаризалары буенча өйгә дә килә алалар. Моның өчен участок комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, өйгә килү вакытын килешеп куярга кирәк.
Быел республика халкы үтенече буенча, тавыш бирүне йорт яны территорияләрендә дә оештырырга планлаштыралар. Сайлау учас-токлары булмаган авыл җирлекләренә учас-ток комиссияләре әгъзалары чыгачак.
“Ил Конституциясе — иң төп закон. Тавыш бирүне катлаулы шартларда уздыруыбызга карамастан, беркем дә читтә калмас дип ышанам. Төзәтмәләрне кабул итүдә безнең республикада яшәүчеләрнең катнашуы, үзләренең гражданлык бурычларын үтәүләре мөһим”, — ди Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев.
Сайлау участокларында тулы дезинфекция үткәреләчәк, ә сайлау комиссияләренең барлык вәкилләре, полиция хезмәткәрләре, тавыш бирүне үткәрүдә катнашучы күзәтүчеләр коронавирус инфекциясенә анализ бирәчәкләр. Тавыш бирү процедурасын оештыручыларны һәм барлык гражданнарны саклану чаралары белән тәэмин итәчәкләр. Өйдә тавыш биргәндә, сайлау комиссияләре вәкилләре фатирга кермәячәк. Тавыш бирү барышында учас-токларда кагыйдәләрнең үтәлешен 5 меңнән артык күзәтүче тикшереп торачак.