Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Колониядә очрашу
16.05.2013

Колониядә очрашу

Апрель азагында «Иман» татар яшьләре берлеге “Вместе” яшьләр милли-мәдәни иҗтимагый берләшмә белән берлектә Ижау тәрбия бирү колониясендә концерт куйды.

Төрле милләтләрнең чыгышларыннан үрелеп барган әлеге концерт программасы бик үзенчәлекле һәм биредә тәрбияләнүче яшүсмерләр өчен генә түгел, тәрбиячеләрнең үзенә дә көтелмәгән бүләк булды. Дәртле татар, рус, серле шәрык биюләре, удмурт, мари, рус телләрендә яңгыраган җырлар тамашачыларның күңеленә хуш килде. Биредә тәрбияләнүчеләр дә үзләре иҗат иткән җырларны тәкъдим иттеләр. Ике гитара, барабан, синтезатор көенә кушылып башкарылган җырлар күңелгә тирән үтеп керде.

Мондый аудитория алдында чыгыш ясавыбыз беренче тапкыр гына түгел. Бу юлы тамашачыларыбыз – ир-егетләр колониясе, 16-18 яшьлек егетләр иде. Әлеге учреждениенең тәрбия эшләре бүлеге җитәкчесе И.Г. Петров сөйләве буенча, колониядә Удмуртия һәм Киров өлкәсеннән булган барлыгы 80 яшүсмер бала тәрбияләнә. “Алар арасында руслар да, удмуртлар, чегәннәр, татарлар да бар. Әмма күпчелеге руслар. Колониянең гомумбелем бирү мәктәбе, һөнәри училищесы, клубы, китапханәсе бар. Яшьләр монда урта белем, шулай ук тегүче, пешекче, отделка эшләре остасы, ЭВМ операторы һөнәрләрен үзләштерә ала. Без мәшгульлек үзәге белән дә бәйләнештә торабыз, биредә тәрбияләнүчеләрне эшкә урнаштыруны кайгыртабыз”, — ди ул.

Бу чарадан тамашачылар да, килгән кунаклар да бик канәгать калды. Чөнки очрашу җыр-бию, күңел ачуга гына кайтып калмады, тәрбияви әһәмияткә, җанлы аралашуга да урын бар иде.

Гөлнара Гыйләҗетдинова, Ижау шәһәре