Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Киң күңелле кеше иде
29.07.2020

Киң күңелле кеше иде

24 июль иртәсендә кайгылы хәбәр килде – каты һәм озакка сузылган авырудан соң 59 яшьлек рәссам, шагыйрь, журналист сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Энвиль Владимир улы Касимов вафат. Чыннан да бу хәбәр безнең өчен көтелмәгән зур кайгы булды, уйланырга мәҗбүр итте. 25 июльдә җәсәде туган ягына кайтарылып, Кистем авылы зиратында хөрмәтләп гүрләнде.
Энвиль Владимир улы 1961 елда Балезино поселогында татар-мөселман гаиләсендә туа. Әтисенең татарча исеме Фәйзулла, әнисе – Наимә. Бәләкәй Энвиль әбисе Камилә тәрбиясендә, кечкенәдән әти-әнисеннән үрнәк алып үсә, җитез була, хәтта үзенең шуклыгы белән аерылып тора. Балезинода мәктәпне тәмамлый. Үзенең хезмәтен гади штукатур-малярдан башлый. 1979-1984 елларда Удмурт дәүләт университетын тәмамлап, рәсем ясау укытучысы белгечлеген ала. 1990 елда Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын тәмамлый. 1992 елга кадәр Мәскәүдә рәссам булып эшли. Тик Удмуртиягә гашыйк булган яшь җанны туган ягы тарта. Ижауга кайкач, 2003 елга кадәр төрле иҗади оешмаларда эшли, шул арада рәсем ясау, шигырьләр язу буенча осталыгын шомарта, журналистика белән мавыгып китә. 2003-2012 елларда «Известия Удмуртской Республики» газетасы редакциясендә баш мөхәррир булып эшли. Удмуртия Республикасының Дәүләт Советына дүрт тапкыр депутат булып сайлана (2000-2017нче еллар). 2012-2017нче елларда Дәүләт Советының милли сәясәт, җәмгыять иминлеге, Дәүләт Советының регламенты һәм эшчәнлеген оештыру буенча даими комиссиясе җитәкчесе була. Милли телләрне саклап калу, милли мәдәниятне үстерү буенча күп эшчәнлек алып бара. 2017-2020 елларда «Удмуртская правда» газетасының баш мөхәррире булып эшләп, аны укучыларга кызыклы итү ысулларына ирешә.
Энвиль Владимирович күпкырлы шәхес иде. Республикада төрле күргәзмәләр оештыру, гадәти булмаган иҗади проектларны тормышка ашыру – аның тырышлыгының нәтиҗәсе булды. Нинди генә эшкә тотынса да, ул аны көтелмәгән яңа ысуллар кулланып башкара иде. Гомере буе Удмуртиягә, Ижау шәһәренә гашыйк булып яшәде. Шәһәрне матурлау, кешеләр тормышын төрләндерү өстендә күп эшләр башкарды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен оештырганда да аның зур өлеше кергән иде.
Энвиль Владимировичны якыннан белгән танышлары, дус-ишләре аны олы йөрәкле, ярдәмчел, эчкерсез буларак хәтерләрендә калдырдылар. Ул һәр кешедә уникаль шәхесне күрә белеп, хөрмәтли иде. Әмма бик әз кеше аны иганәче буларак белде. Чөнки ул мактанмыйча, рәхмәт сүзләрен таләп итмичә, кайгы-хәсрәткә төшкән, ярдәмгә мохтаҗ булган якташларына яшерен рәвештә генә ярдәм кулын сузарга һәрчак әзер иде. Районыбызда мәчетләр төзүне оештырып җибәргәндә, ул беренчеләрдән булып ярдәм итте. Түләүле операциягә акчалары булмаган авыруларга матди ярдәм күрсәтү, акча җыюны оештыру, бушлай операцияләргә квоталар табу, юридик киңәшләр бирүне оештыру – боларның барысын да эшләп чыгарга вакыт һәм акчасын кызганмады ул. Кешеләрнең гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калу — аның өчен иң югары бурыч иде. Ул хәйрия эшен эчкерсез һәм риясыз башкарды. Шуңа күрә дә якташлары аны үз итеп, фамилиясен, атасы исемен телгә алмыйча гына, гади итеп “депутат Энвиль” дип кенә атыйлар. Ул чыннан да халык депутаты иде. Кем генә ярдәм сорап килсә дә – борып җибәрмәде, хәленнән килгәнчә үзе булышты, яки башкаларга мөрәҗәгать итеп ярдәм итте.
Үзе гади тормышта яшәп, туган ягы, якташлары өчен көчен дә, вакытын да кызганмыйча хезмәт итте. Тик ни аяныч, үлемнән дәва юк. Аны да әҗәл аямады. Барыбыз да Аллаһныкылар һәм Аңа кайтачакбыз. Аның вафат булуы безнең өчен уйландыргыч гыйбрәт булды.
Энвиль Касимовның хәйрия-иганәчелек эшен дәвам итү өчен аның исемендәге махсус фонд төзүне тәкъдим иткән идек. Туганнары һәм дуслары бу эшне хуплап чыктылар. Инде аларның араларыннан бу изге гамәлне оештырып җибәрүчеләр булыр дип ышанабыз, өметләнәбез. Аллаһ ярдәмен бирсә иде. Амин.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы, Удмуртия Мөфтияте һәм Балезино районы имамнары һәм мәхәлләләре исеменнән Фәйзулла улы Энвильнең әнисе Наимә апаның гаиләсенең һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез. Аллаһ Тәгалә аның иманын юлдаш кылса иде. Изге гамәлләрен кабул кылып, әҗер-савапларын Кыямәт көнендә үзенә насыйп итеп, ахыргы урынын җәннәттә кылса иде. Бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләрен, гөнаһларын ярлыкап, җәһәннәм утыннан имин кылса иде. Амин!

Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртия Республикасының төньяк районнары имам-мөхтәсибе, Кистем авылы мәчете имам-хатыйбы.