Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Киңәшле эш нәтиҗәле була
16.12.2016

Киңәшле эш нәтиҗәле була

6нчы декабрьдә Габдулла Тукай исемен йөртүче 6нчы гимназиядә “ФГОС шартларында башлангыч һәм урта белем бирү оешмаларында татар теле һәм әдәбияты укытуда заманча алымнар куллану” дигән темага багышланган регионара фәнни-гамәли семинар узды. Әлеге семинарга Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясе һәм 4нче мәктәбенең татар теле укытучылары чакырылды. Семинарда 25 укытучы белән бергә Ижау шәһәренең “Мәгариф” үзәгеннән, Укытучыларның белемнәрен күтәрү институтыннан белгечләр катнашты.
Хәзерге заман таләпләрен күз алдында тотып, ФГОС буенча заманча дөрес төзелгән дәрес планнары төзү укытучыдан күп көч һәм әзерлек таләп итә. 4нче сыйныфта гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы күрсәткән уку дәресе нәкъ шул таләпләргә җавап бирерлек иде. Әмирхан Еникинең “Кунак­та” әсәре буенча уздырылган әлеге дәрестә һәр укучы иҗади эшләде, актив катнашты. Укучыларның туган телне белүләре төрлечә булса да, һәр бала дәрестә җавап биреп, үз фикерен белдерде. Ә бу нәкъ менә хәзерге дәүләт стандартларының ал шарты булып тора. Билгеле, мондый алымнарны һәр дәрестә куллану бик күп көч сорый. Ләкин баланың фикерләвен үстерү, кызыксыну уяту, гомумән, телебезгә карата ихтирам тәрбияләүне үз бурычы итеп санаган укытучы бернинди авырлыклар каршында туктап калмый.
Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәбе укытучысы Фәридә Зәки кызының чыгышы һәркем өчен бик файдалы булды, чөнки Татарстан укытучылары бездән бер адым алда бара, без алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез һәм тәҗрибә туплыйбыз. Әгерҗедән килгән һәр укытучының үз эш алымы һәм бай материалы бар. Алар һәрберсе Казанда укып кайт­кан, күп алымнар кулланып эшлиләр. Боларның барысы турында да алар республикабызның шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән татар теле укытучыларына тәфсилләп сөйләделәр. Семинардан барысы да уңай фикердә калды, тагын да мондый очрашулар булсын иде дигән теләк белдерделәр.
Гимназиябез этномәдәни белем һәм тәрбия бирүче республикакүләм ресурс үзәге буларак, ел саен бу юнәлештә эш планы төзелә. Әлеге үзәкнең җитәкчесе буларак, мин әлбәттә, мондый гамәли семинарлар уздыруны бик кирәк дип уйлыйм. Без бары аралашып, фикер алышып эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешербез һәм хезмәтебез дә җимешләрен бирер дигән өметтә калабыз.

Рәсилә Габдрахманова, Ижау шәһәре, 6нчы гимназия.