Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кияс татарлары бәйрәм итте
16.12.2016

Кияс татарлары бәйрәм итте

Кияс районында 10 меңгә якын кеше яши. Шуларның 4,8% ы татарлар. Быел райондагы Татар иҗтимагый үзәгенә 25 ел тулды. Әлеге түгәрәк датаны 9 декабрь көнне Байсар авылы клубында билгеләп үттеләр.
Безне яртылаш карга күмелгән авыл урамнары каршы алды. Әлеге кышкы сихри гүзәллек бәйрәм көнен тагы да үзенчәлекле итә сыман. Авыл читендә урнашкан клуб янында бер-бер артлы машиналар тезелеп киткән. Ә клубның эчке ягыннан гаҗәеп матур татар моңы, баян тавышы агыла. Безне дә, зур кунакларны каршы алгандай, җыр-бию белән сәламләделәр. Бәйрәм хуҗалары үзләре шат, ә йөзләрендә дулкынлану сизелә, чөнки кечкенә генә авыл клубы сәхнәсендә 25 ел барган милли хәрәкәтнең нәтиҗәләрен күрсәтәсе, тарих­ны барлыйсы бар.
Ә барысы да 1991 елның көзенә барып тоташа. Ул вакытта беренче тапкыр милләттәшләребезне район китапханәсендә Фәтхия Гатауллина җыя. Очрашу эзсез югалмый. “Халык бик теләп җыела башлады. Әкренләп кемдер үзенең җырларга, кемдер биергә оста икәнлеген күрсәтте. Ринат Сибгатуллин исемле гармунчы барлыгын да белеп алдык. Талант­лы милләттәшләребез бергә туплангач, татар клубы оештырып җибәрдек. Килешенгән бер көнне киләбез дә, аралашабыз, киңәшләшәбез, җырлыйбыз, биибез. Мин җыелган саен татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында сөйлим. Әкренләп “Чулпан” татар ансамблен дә оештырдык”, — дип сөйләде Фәтхия апа ул еллар турында. Ансамбль белән алар Байсар белән Тауҗамал авылында гына түгел, ә Киясның үзендә дә, рес­публикада татарлар яшәгән башка авылларда да чыгышлар ясаганнар.
Фәтхия апа Кияста Татар иҗтимагый үзәген 19 ел җитәкли. 2006 елдан аның эшен Байсар авылында гомер итүче Мәсгудә Бәхтиева дәвам итә. 21 яшеннән тормышын сәхнә белән бәйләгән Мәсгудә апа районда да милли рухны сүндерми. Аның җитәкчелегендә 11 ел “Каз канаты” фольклор коллективы эшли. Татар телендә 3 спектакль куела. “Мин бит үзем генә түгел. Авылдашлар, Тауҗамал авылында яшәүче милләттәшләребез ярдәм итә. Бигрәк тә Тәнзилә Илалетдинова, Әлфия Санникова, Ринат абый Сибгатуллин, Ниязи Юнысов, Мәйсәрә апа Шакирова, Әнисә, Илгизә, Вәсилә, Әлфинә Венера апаларны мактап, аларга рәхмәт әйтер идем. Гомумән, ике авыл берләшеп, барлык милли чараларны да бергәләп оештырабыз. 3 ел элек “Чулпан” ансамбленең составын яңарттык. Авылларда, республика күләмендә чыгышлар ясыйбыз. 2009 елда Байсарда халкыбызның мирасын, көнкүрешен тасвирлаган музей бүлмәсе ачтык. 5 ел элек халык соравы буенча Тауҗамал авылында яңадан клуб эшли башлады”, — дип, үз эшләре белән таныштырды Мәсгудә ханым.
Ә Кияс районында яшәүче мил­ләттәшләре­безнең башкарылган эшләре бихисап. Бәйрәм барышында аларның һәрбесенә дә аерым тукталдылар. Ел саен Тауҗамал һәм Байсар авылы халкы Карга боткасы, Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәрен уздыра. Тауҗамал авылы клубында кичләрен мәктәп укучыларына туган телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтәләр.
Татарлар тормышы белән якыннан танышу максатыннан башка районнарда яшәүче милләттәшләребезне очрашуларга чакыралар. 25 еллык юбилей уңаеннан да кунакка Юкамен районыннан, Сарапул районының Дулесово авылыннан да делегатлар килгән иде. “Мондый очрашуларның нәтиҗәсе була. Без Кияс районында үткәрелгән бәйрәмнәр белән танышабыз, ә аларга үзебездә узганнары турында сөйлибез. Бер-беребезне өйрәтәбез, өйрәнәбез”, — диде Дулесово авылыннан килгән Иннисә Закирова.
Кичә вакытында сәхнәдән матур, җылы теләкләр генә яңгырады. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, “Яңарыш” газетасы, Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Эльвира Хуҗина.