Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Кишерме, бананмы?
22.07.2021

Кишерме, бананмы?

Июнь аенда кибеттә эшләүче киленем: “Кишергә бәя күтәрелүен күреп, шаккаттым. Ике, өч түгел, ә дүрт тапкыр! Кибеттә кишер 130 сум тора”, — дип әйткәч, ышанмадым. “Булмас. Кем алсын инде аны ул бәягә? Нишләп алай булган? Бездә үскән яшелчә бит инде ул?” – дип, аны сорауларга күмдем. Икенче көнне берничә кибеткә махсус кереп, бәяләрне карап чыктым һәм өнсез калдым.

Кишер генә түгел, чөгендер дә кыйммәтләнгән бит. Иң кызыгы шул: әллә кайдан китертелгән бананның бәясе 60-70 сум гына, ә элек-электән ризыкка да саналмаган кишер-чөгендер аңа караганда ике тапкыр кыйммәтрәк. Әлбәттә, үз бакчасы булган кешеләр моны артык сизмәгәннәрдер дә. Көн саен кишер, чөгендер ашап тормыйсың бит. Шулай да, барысын да сатып алырга күнеккәннәргә бу бәяләр белән килешү бик авырга туры килгәндер. Хаклар артуны төрлечә аңлаттылар. Янәсе, үзебезнең илдә кишер запаслары беткән, доллар кыйммәтләнү сәбәпле, чит илдән кайтартылган кишерләр дә кыйммәт. Яңа уңыш әле киштәләргә килеп җитмәсә дә, быелгы корылыкка сыл-таучылар да булды.
Шушы көннәрдә Федерация Советының беренче вице-спикеры, «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак яшелчә бәяләренең үсүенә багышланган киңәшмә уздырды.
«Бу ял көннәрендә без барлык төбәкләрдә дә мониторинг уздырдык, регионнар ситуацияне стабильләштерү һәм бәяләрне киметү буенча үз тәкъдимнәрен бирделәр. Беренче чиратта сүз «борщ җыелмасы»на керүче яшелчәләр — кәбестә, суган, бәрәңге, кишер һәм чөгендер, шулай ук кыяр һәм помидор турында бара. Шуны ассызыклап үтәсем килә: бурыч — бәяләрне төшерү», — дип ассызыклады ул.
Азык-төлеккә бәяләрне киметү һәм аны контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру өчен эшче төркем төзелгән. Аны РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев җитәкли. Шундый ук структуралар һәр төбәктә барлыкка киләчәк.
Азык-төлекнең хәзерге вакытта кыйммәтләнүен икътисади сәбәпләр аркасында аклап булмый, дип саный Алексей Гордеев.
«Җитештерүчеләргә яшелчә һәм җиләк-җимеш белән турыдан-туры сәүдә итү өчен мәйданчыклар булмау да бәяләрнең артуына җитди йогынты ясый.
Авыл хуҗалыгы продукциясен җи-тештерүчеләргә үз продукцияләрен арадашчылардан башка шәһәр базарларында һәм ярминкәләрдә турыдан-туры халыкка сату өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Моны агымдагы ел уңышын җыеп алу сезонына эшләргә кирәк», — ди Алексей Гордеев.
Вице-премьер Виктория Абрамченко сүзләренә караганда, ярминкәләр санын ике тапкыр арттыру җиләк-җимеш, яшелчәләргә бәяне төшерергә мөмкинлек бирәчәк. Илдә мондый мөмкинлекләр бар.
«Узган ел ахырында Удмуртиядә кулланучылар базарында бәяләрне контрольдә тоту буенча Координацион совет булдырылды. Республика Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов җитәкчелегендә социаль әһәмиятле азык-төлеккә бәяләрне мониторинглау һәм тотрыклылыкны саклау буенча атна саен эш алып барыла. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ведомстволар һәм “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре белән бергә рейдлар оештырыла, 18 декабрьдән бирле 549 сәүдә ноктасында 360 тикшерү уздырылды”, — диде Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.
17 июльдә «Славян базары»нда, «Пятерочка» һәм «Магнит» челтәрләрендә «Халык контроле» партия проекты активистлары тарафыннан соңгы мониторинг үткәрелгән. Кишер һәм кәбестәнең бәясе 7-12 % ка арткан, ә бәрәңге һәм суган бәяләре кими башлаганлыгы ачыкланган.
Александр Бречалов азык-төлек бәяләрен контрольдә тоту буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк, дип ассызыклады. Ул Координацион советка ваклап сату челтәрләрендә бәяләрне күзәтүне дәвам итәргә, ә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгына рес-публикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре санын арттырырга кушты. Ярминкәләрдә җирле җитештерүчеләр үз товарларын сатарга тиеш.
Әлбәттә, бәяләрнең шул рәвешле күзәтелеп торуы яхшы. Тик бу гына киләчәктә яшелчәләрнең бәясе артуны туктата алырмы? Иң мөһиме, ул ярминкәләрдә сатарга товар булырмы? Ныклабрак уйласак, яшелчәләргә бәянең арту сәбәбе тирәнрәктә ята бит. Әйләнә-тирәбезгә генә күз салыйк әле. Кайсы авылда элеккеге кебек зур-зур басуларда яшелчә үстерү белән шөгыльләнәләр? Кызганыч, кишер, чөгендер түгел, бәрәңге үстерүчеләр дә бетеп бара бит хәзер. Эшләр болай барса, бәрәңге дә алтын бәясенә тиң булмагае. Монда барыбызга да уйланырга урын бар.

Рәмзия ГАББАСОВА.