Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


29.08.2014

Кич утырдык

Иртән күршем Розалия апа шалтырата:

— Бүген көндезге бердә үзебезнең Югары очларны кич утырырга чакырабыз.
— Көндезге бердә булгач, кич утыру буламыни ул?
— Була, ник булмасын!
— Нинди хөрмәткә?
— Балалар ялда иде, шулар хөр­мәтенә.

Һәрвакыт шаяртып сөйләшергә яратучы күршемнең сүзенә ышанып та бетмәдем. Алай да караштырып торам: өйлә җитәрәк йорт хуҗасы капка төбенә өстәл, эскәмияләр чыгарып тез­де, өй миченнән төтен дә күренде, бераз­дан балалар кайнаша башлады, әбиләр чыгып утырды, берничә бөртек бабай да күренде. Чынлаган икән бит бу тынгы белмәс күршем! Оныгымны җитәкләп чыкканда, чәй табыны гөр килә иде инде. Хуҗабикә үзе күренми, мич каршында коймак пешерә икән. Табын янындагыларны ике як күршесе -ике килене Лилия белән Фирдәүсә гөр килеп сыйлап яталар. Кайнар коймаклар табадан төшә, табынга чыга тора. Хуҗабикәнең кызы Әлфинәнең дә, табын белән өй арасында йөгереп йөреп, битләре алланган. Уен эшмени: чәен дә кайнатып алып чыгарга, әнисе пешергән коймакларны да майлап, суытмыйча өстәлгә куеп өлгертергә кирәк. Кунаклар да өстәлеп тора. Әнә күрше урамнарда яшәүче туган-тумачаларына да хәбәр җибәреп өлгергән Розалия апа, йомыш белән үтеп-сүтүчеләрне дә уздырмыйлар сыйлаучылар. Ул арада табакка кап-кайнар коймакларын өеп, кояш кебек балкып, хуҗабикә үзе дә килеп чыкты. Ә урам бәйрәме уен-көлке, җыр-бию белән дәвам итте. Бу өлештә инициативаны балалар үз кулына алды. Җәй буе әбиләрендә кунак булып ятучы оныклары җырлап-биеп, безнең күңелне күрделәр. Акробатик күнегүләр башкаручы Алинәнең сыгылмалы гәүдәсенә, үзара гел рус телендә генә аралашып йөргән кызларның матур итеп татарча җырлауларына сокланып тордык. Ә аларның иң кечесенә алты, иң зурысына ун яшь. Розалия апа соңыннан серен дә ачты: алдагы көнне генә шушы ук кызлар, Югары очта яшәүче Вәлиуллиннар инициативасы белән әби — апаларны чакырып, сәгатьтән артык тамаша күрсәткәннәр. Инде Алинәнең дә дусларыннан калышасы килмәгән, әбисеннән үтенгән. Әби кешегә шул гына кирәк, аннан соң кунакка кайткан оныкның сүзенә каршы килеп буламыни?! Кабатлау булмасын дип, табынын корып, коймагын да пешереп җибәргән. Кызлар апа-әбиләрне дә күңелле татар көйләренә биеттеләр әле. И-и, адәм баласына күп кирәкмени, һәммәбезнең күңеле булды. Мең рәхмәт киң күңелле, мәңге картая белмәс Розалия апа белән кызына, киленнәргә һәм, әлбәттә, нәни артистларга.

Розалия Кәримова,
Яңа Авыл.