Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


22.12.2016

Кич утырдык


Безнең төп максат — балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру; аларны әти-әниләре, әби-бабайлары, иптәшләре белән татарча сөйләшүдән оялмаска өйрәтү; үзләренең татар икәнлекләре белән горурлану хисләре тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Һәр төркемдә атнага ике тапкыр балаларны кызыксындырырлык итеп дәресләр үткәрәбез, ә үткәргән дәресләрнең нәтиҗәсе итеп бәйрәмнәр, күңел ачу кичәләре оештырабыз. Балаларны «Кич утыру» йоласы белән таныштыру да әлеге максаттан уздырылды. Уңыш бабай, әбиләр, Сөмбелә татарча матур итеп бизәлгән өйдә, милли киемнәр киеп, зурлар һәм хәзерлек төркемнәрендә татар телен өйрәнүче 48 баланы каршы алдылар. «Аулак өй» җырын балаларга җырлап күрсәттеләр. Бәйрәмгә килгән балалар алдан ук дәресләрдә «Кич утыру» йоласы, элек аны әби-бабайларның ничек үткәрүләре белән танышканнар иде инде. Зурлар төркеменнән Диләрә Хәсәнова, Кәрим Шәрипов, Әделия Гарипова яшелчәләр турында сәнгатьле итеп озын-озын шигырьләр сөйләделәр; калган балалар хуҗабикәләргә яшелчә, җиләк-җимешләр турында табышмак­лар әйттеләр. Бергәләп «Кишер», «Алма», «Түбәтәй», «Кәрзинеңдә ниләр бар?» җырлы-түгәрәк уеннар уйнадылар. Игезәкләр Айдар белән Айрат Шакировлар ипи турында шигырьләр сөйләгәннән соң, аларга җавап итеп, хуҗабикәләр «Кунакка килегез» җырын башкардылар. Кунакларга балаларның «Яфраклар бәйрәме» җырлы биюе бигрәк ошады.

Рәсилә Гатауллина, Ижау шәһәре, 116нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.