Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Кичкетаңлылар булдырдылар
18.05.2016

Кичкетаңлылар булдырдылар

Шушы көннәрдә Ижау шәһәрендә авылдашлар очрашуы узды. Кичкетаң авылында туып, туган ягыбызның матур кочагында үткәргән балачакны, мәктәптә белем алган чакларын искә төшереп, сөйләшеп утырдык. Аны Асия Әхмәтова белән кызы Зөлфия оештырды. Саф татар телендә, гореф-гадәтләрне искә төшереп, туганлык җепләрен барлап, кызык хәлләр сөйләп, бик күңелле ял иттек без. Асия мәҗлесне матур шигырьләр сөйли-сөйли алып барды. Һәрберебез Г.Тукай шигырьләрен искә төшереп, яттан сөйләдек. Асия бүләккә һәрберебезгә “Сөембикә” журналын таратты. Яшь чакта авыл клубында уйнаган уеннарны искә төшереп, биеп, җырлап утырдык. 40-50 ел Удмуртиядә яшәп, саф татар телендә авылдашлар белән очрашу оештыру — бөтен татарларга үрнәк. Бер күрешү — үзе бер гомер, диләр бит. Бу очрашу безнең күңелләрдә бик озак сакланыр, ә аны оештыручыларга зур рәхмәт.

Муллаян Баһавиев, Ижау шәһәре.

Очрашып яшик

Кеше дөньяда кунак кына. Шуның өчен яшәүнең ямен табып, тормышның кадерен белеп, дус-туганнар белән аралашып яшәү иң кадерле мизгелләрнең берсе дисәм, ялгыш булмас. Язмыш кешене авылыннан, нигезеннән аера һәм кеше гомере буе аларны сагынып яши. Ә мин боларга капма-каршы хәл турында язам. Ижау шәһәрендә туып-үскән, җәйге каникул вакытларын Кичкетаң авылында әбисе янында үткәргән Светлана Минемулла кызы — инде алты дистәсен тутыручы ханым. Ул үзенең сабыйлык һәм үсмер чорларын үткәргән авылын, күршеләрен сагынып искә алуы, алар белән очрашу үткәрү турында хыялланануы турында сөйләгән иде. “Яңарыш” газетасының “Сабантуй” кафесында үткәргән хәбәрчеләр очрашуында катнашканнан соң, “Нигә әле безгә дә авылдашлар белән очрашу үткәрмәскә?” — дигән уй туды. Үземнең дә авылдан чыгып китүемә 45 ел булды. Язның кояшлы бер матур көнендә кафега җыелдык. Бик сагынышканбыз, үзгәргәнбез. Бер-берсен танымый торучылар да булды. Мул итеп әзерләнгән табын артында үткәннәрне искә алып, төрле уеннар белән аралашып барган мәҗлес барыбыз өчен дә зур бәйрәм булды. Бәйрәмебезне тагын да ямь­ләндерүчеләр — ир­ле-хатын­лы Хәлимә Шәмсиева һәм Мул­­лаян Баһавиевларның пар-
­­лы җырлары авылыбыз клубын­да була торган кичәләрне хәтерләтте. Алар әзерләп алып килгән зур чәкчәк чәй табынына нур өстәде. Матурлыгына, тәмлелегенә барыбыз да сок­ландык. Очрашу барышында “Яңарыш” газетасы турында да сөйләшеп алдык. Газетаның бәясе арту сәбәпле, аны ике гаиләгә берне яздырып алучылар да барлыгы ачыкланды. Бу бәйрәмнең төп иганәчесе Светлана ханым Харисовага (Тимербаева), зур ярдәм күрсәткән Фәрит Яппаровка, килгән кунак­ларны каршы алучы һәм кичә барышын фотога төшереп, Интернет челтәренә куючы кызым Зөлфия Әхмәтовага очрашуда катнашучыларның барысы исеменнән дә зур рәхмәт. Алдагы тормышыбызда да шатлыклы очрашулар насыйп булсын.

Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.