Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


24.07.2014

КИТМӘ, ӘТИ!

(Хикәя)

Рәфис вакыт-вакыт тө­бенә кадәр ачып куел­ган капкага карап ала, җыелган халык арасыннан кемнедер эзли. Килергә тиеш бит ул, һичшиксез, килергә тиеш. Бүген бит аның кодасын — Рәфиснең бабасын соңгы юлга озаталар. Ул бит аның балачак дусты да. Рәфис белә-белгәннән бирле бу ике гаилә гел бергә булды, балалары да бергә дус булып уйнап үсте. Дуслык мәхәббәткә әйләнде һәм Рәфис Гөлия белән гаилә корып, дуслар туганлаштылар да.
— Әти, әтием, Ринат бабай килә дигән идең бит, кая соң ул? Дүрт яшьлек улы Рамил икән, ул да бабасын көтә. Иртән үзе аны-моны уйламыйча әйткән иде. Сабый гына булса да, хәтеренә салып куйган әнә. Оныкның Якын бабасын күрмәгәненә бер ел бит инде. Бик ярата иде шул бабасын: ул бит аны гел үзе белән матайга утыртып йөртте, печәнгә, җиләккә алып барды, тәм-том белән сыйлый иде. Беркөн малай иртән торганда, өйдә бабасы, ишегалдында машинасы да юк иде. “Бабам кая?” — дип көйсезләнгән малайга, “Китте ул, безне яратмый,” — диде елап шешенеп беткән әбисе. Ниндидер бик күңелсез нәрсә булганын сизенгән сабый өлкәннәрне бүтән йөдәтмәде.Үзе генә көтте бабасын, капка төбенә чыгып та көтте, матайга утырып та көтте. Өйдәгеләр аның мотоцикл арбасында ятып йоклавына да күнегә төште. Бүген иртән әтисе малайга сөенечле хәбәр әйтте: аның яраткан бабасы киләчәк (ә ник кайтачак түгел, киләчәк, малай моны аңламады), бу сөенеч Ерак бабасы үлемен дә бер мәлгә баскан сыман булды.. Малай капкадан күзен дә алмады.
— Килмәс, ахры, улым, — диде ата өметсез тавыш белән. Рамил, шыңшып, каядыр китеп югалды. Рәфиснең үзенең дә башына сыймый: килмәс микәнни?!. Ничек килми кала алсын инде!.. Ишетмәгәндер дисәң… Ай-һай, әллә кайлардан килгән халык. Бик шәп кеше иде шул бабасы мәрхүм, туганнары да, дус-ишләре дә күп иде… Ишегалдында халык гөжләп куйды: мәрхүмне алып чыкканнар икән. Мулла абзый Коръән укый башлады. Бар да тып-тын, күзләрдә — яшь. Мулла абзый Коръәнне тәмамлады, сәдака өләшенде. Мәетне алып чыгарга күтәрделәр, кешеләр дә җеназа артыннан капкага юнәлде. Берничә адым атлагач алмашындылар. Рәфисне дә алмаштырдылар. Тукта, Рамиле — улы кая соң әле аның, күптәннән күзгә-башка чалынмый бит… Ул арада арттан чалбар балагыннан кемдер тартты. Артына борылып караган ир авызы колагына җиткән бәхетле улын күрде. Малай, китмәсен дигәндәй, ике куллап бабасына ябышкан, үзе бертуктаусыз сөйләнә:
— Килмәс дигән идең, менә килде…юк, кайтты. Кайттың бит, бабай, әйеме? Бүтән китмисең бит, әйеме? Син бит мине яратасың. Мин дә сине яратам. Әби дә, әти дә, әни дә ярата. Без сине бик-бик көттек. Китмисең бит, китмисең… Мин сине беркая да җибәрмим.
— Исәнме, әти, — Рәфис әле оныгына, әле улына, әле бер читтә торган яшь хатынына карап телсез калган әтисе белән салкын гына күреште. Ул бу күрешүне һич тә болай күз алдына китермәгән иде, ләкин яшь хатынның зәһәр карашы астында бөрешеп калган әтисен күргәч, аңа булган ихтирамы да, сагынуы да юкка чыкты, әйтерсең аның алдында бөтенләй чит кеше басып тора иде.
Яшь хатын телгә килде:
— Ринат, нәрсә басып каттың, кайтырга кирәк, Әлфиянең кызын бакчадан аласы бар.
Ата кеше авыз эченнән генә:
— Ә-ә, әйе-әйе, хәзер-хәзер, — дип мыгырданды, гаепле ке­ше кебек, күзләрен улыннан яшерергә тырышты.
Нидер сизенгән сабый кулын ычкындырырга теләгән бабасына тагын да чытырдабрак ябышты һәм илереп кычкырып җибәрде:
— Бабай, бабаем, китмә!.. Ерак бабам да китте. Син дә китсәң, бер бабаем да калмаса, мин нишләрмен?!. Китмә!..
Якын-тирәдәгеләр бу тавыш­тан тетрәнеп киттеләр. Менә дүрт яшьлек сабый диген син аны, бер нәрсә дә аңламый диген. Күпме тырышса да, Ринат та күз яшьләрен тыя алмады, оныгының башыннан сыйпады да, ни улына, ни тирә-юньдәгеләргә күтәрелеп карамыйча, машинасы янында берни булмагандай басып торган яшь хатын янына китте. Бераздан тузан гына калдырып, машина да кузгалды. Юл тузаны сабыйның бите буйлап аккан күз яшьләренә сыланды, ләкин малай моны сизмәде. Ул бертуктаусыз: ”Ба­бай, бабаем, китмә!” — дип кабатлавын гына белде. Әтисенең дә аны юатырлык көче юк иде, киресенчә үзенең дә: “Әти, китмә, китмә-ә-ә!!!” — дип бөтен көченә илереп кычкырасы килде…

Розалия Кәримова,
Яңа Авыл.