Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Китап уку — һәрвакыт модада
13.10.2016

Китап уку — һәрвакыт модада

Сентябрьдә П.И. Чайковскийның “Мон — Петя Пушкин” дигән сүзләре астында балаларга шигырь тәрҗемә итүчеләрнең беренче халыкара фестивале узды. (Бөек композитор, якташыбыз Петр Чайковский үзен шулай дип атап йөрткәнгә, оештыручылар фестивальне шулай атаганнар). Фестивальгә кунаклар Татарстан, Коми республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән килгән иделәр. Удмуртия Язучылар берлеге рәисе Петр Захаров балалар шагыйрьләрең җитмәвенә тукталып: “Ни булды безнең яшьләргә? Киләчәк буын вәкилләре наркотиклар куллану, спиртлы эчемлекләр эчү һәм покемоннар тоту белән генә шөгыльләнергә тиеш түгел бит. Гаепне тамырларыбыздан эзләргә кирәктер”, — диде.
Замана балаларын ничек итеп айфоннардан, компьютер уеннарыннан аерып, китап укытырга дигән сорау куелды. Бу проблема бер Россия халкы өчен генә актуль түгел. Махсус кунак, фин шагыйре, тәрҗемәче Юкка Маллинен әлеге проблема белән үзләренең илендә ничек көрәшүләре хакында сөйләде. “Әлеге мәсьәлә белән дәүләт һәм әти-әниләр көрәшә. Фин әбиләре һәм әниләре сабыйларына ешрак китап сатып алырга тырышалар, гаилә белән китап укуны оештыралар. Һәр елны китап ярминкәләре оештырыла. Китаптан укылган мәгълүматлар бала күңелендә ныграк уелып кала”, — диде ул. Бу хакта Россия прозаигы, тәнкыйтьче Юрий Нечипоренко: “Безнең балалар китап укудан бизеп баралар. Алар китап укыганга караганда мультфильм карауны өстенрәк күрәләр. Балага китапны күз белән уку бик файдалы. Шуның өчен без өченче ел рәттән “Балалар китабы” фестивале уздырабыз. Монда балалар, әти-әниләр, китапханәчеләр, тәрҗемәчеләр, язучылар фикер алышалар. Без балаларга китапның нинди рухи байлык бирүен төшендерәбез”, — диде. Татарстаннан килгән язучы Факил Сафин, тәрҗемәче Вера Хәмидуллина, язучы Әлфия Ситдыйкова үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар үзләре белән балаларны кызыктырырдай матур китаплар, журналлар алып килгәннәр, яшүсмерләргә тәрҗемә ителгән китаплар исемлеге белән таныштырдылар. Ул китапларның милли китапханәләргә һәм мәктәпләргә таралуы, Мәдәният министрлыгының китапларны чыгаруда матди яктан бик нык ярдәм итүләре хакында сөйләделәр. Фестиваль Россия халкының балалар әдәбияты тәрҗемәчеләре һәм тәнкыйтьчеләре ассоциациясе төзү белән тәмамланды.

Гүзәл Исхакова, Ижау шәһәре.