Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа
9.09.2022

Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа

«Китап» гарәп сүзе татар халкының гарәп дөньясы белән элемтәсен күрсәтеп тора. Археологлар тарафыннан беренче китап­лар Тигр һәм Евфрат елгалары арасында урнашкан Месопотамиядә табылган. Балчык пластиналарга хәрефләр, сүзләр чокып языл­ган. Бу табылдыкларга якынча 5000 ел.

Китап дигән хәзинә бар

Китап битләре башта агачтан, папирустан, металлдан булган. Россия территориясендә каен тузына язылган хатлар табыла. Берничә йөз еллар үтүгә карамастан, чокып языл­ган язулар бүгенге көнгә кадәр сакланганнар. Китаплар төрле формада һәм размерда ясалган. Без Муса Җәлилнең шырпы тарт­масы зурлыгындагы «Моабит дәфтәре» китабын, ә Болгарда иң зур Коръән китабы саклануын беләбез. Китап­лар борынгы халыклар тарихын, аларның фольклорын һәм легендаларын гасырлар аша тапшырып килә: һиндның «Махабхарата» һәм «Рамаяна», фарсының «Шахнаме», «Ләйлә һәм Мәҗнүн», «Фәрхәд һәм Ширин», Карелиянең «Калевала», кыргызның «Манас», русның «Слово о полку Игореве», татарның «Кыйссаи Йосыф» әсәрләре – дөнья мәдәниятенең байлыгы.
Көнчыгыш илләре патшалары сарайларында бай китапханәләр тотканнар, таныл­ган галимнәрне һәм шагыйрьләрне чакырганнар. Аларны фән һәм сәнгать кызыксындырган, шулай ук шагыйрьләрнең китапларында алар турында киләчәк бу­ынга ничек язып калуын истә тотканнар. Мөселман дөньясында китапның дә­рәҗәсе, көче бигрәк тә зур булган. Сүзнең дөреслеген дәлилләү өчен «Китапта шулай языл­ган», – дигәннәр. Ислам барлыкка килү белән дөньяга Коръән иңгән һәм ул мөселманнар өчен изге китап булып тора. Халык изге китапта язылганнарны тормышта закон итеп кабул иткән. Дәүләтләр Конституциядә язылган законнар буенча яши. Конституция – ул да китап. Ил президентлары, үз постына аяк басканда, китапка кул куеп ант бирәләр. Китап ярдәмендә кешеләр кешелек дөньясының цивилизация өлкәсендәге казанышларыннан файдалана. Без үз гомерләрен корбан итеп, илне дошманнардан сак­лаган әти-бабаларыбызның исем­нәрен «Хәтер китабы»на язабыз. Табигатьтә югалып бара торган хайваннарны, үсемлекләрне «Кызыл китап»ка кертәбез. Китап­лар ярдәмендә без Архимед, Абу Али Сина, Ньютон, Эйнштейн, Менделеев кебек бөек галимнәрнең хезмәтләре турында беләбез. Ки­таплар ярдәмендә бөек рәс­сам­нарыбыз: Леонардо да Винчи, Буонарроти, Рафаэль, Европаның Бөек язучылары Шекспир, Гете, Сервантес, Гюго, Толстой, Дос­тоевскийны беләбез. Китаплар ярдәмендә философларны: Конфуций, К.Марксның политэкономиясе, В. И. Ленинның революцион һәм сәяси идеяләре белән таныш. Әле күптән түгел генә СССР — дөньяда иң күп укый торган ил иде. Хәзер иң күп укучы ил дип Кытайны әйтәләр.

Нинди китап укырга соң?

Кирәкмәгән китаплар укып, балага ничек зыян салмаска? Монда укытучылар ярдәм итә ала. Алар классик әдәбият тәкъдим итәр, мөгаен. Классик әдәбият ул – әхлакый һәм этик принциплар, тел матурлыгы, язучының фикер тирәнлеге буенча вакыт сынавын үткән китаплар. Мондый китап­лардан, беренче чиратта, Пушкин һәм Тукай әкиятләрен атап була. Пушкин һәм Тукай – дөнья масштабындагы шагыйрьләр, аларны күп кенә халыклар үз шагыйрьләре дип саныйлар. Пушкин шигъриятендә татар эзе дә бар. Аның әкият геройларының исемнәре: Салтан патша, Руслан (татар исеме Арсланнан ясалган), Ратмир, Рогдай, Фарлаф – болар барысы да төрки исемнәр. Борынгы рус телендә, гомумән, «ф» хәрефе юк, ә «Фарлаф» исемендә – хәтта ике «ф» хәрефе. Үзенең шәҗәрәсендә Пушкин бабасын Ракша дип яза һәм ул тумышы белән Балтыйк буеннан. Әдәби эзтабарлар Ракшаның Литвага Алтын Урдадан килүен фаразлыйлар.
Пушкин һәм Тукай иҗаты, бер сүз белән әйткәндә, «гармония» булачак. Чөнки аларның әсәрләренә нинди яктан гына карама, барысы да бик яхшы. Бу шагыйрьләрнең шигырьләрен без тугач ук өйрәнә башлыйбыз. Россия талантларга бай, бездә яхшы язучылар бик күп. Шулай ук балалар әдәбиятына мөрәҗәгать итсәк, биредә А.Гайдар, К. Чуковский, С. Маршак, С. Михалков, А. Барто, татар язучылары һәм шагыйрьләре Дәрдмәнд, К. Насыйри, Һ. Такташ кебек классиклар бар. М. Җәлил, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин, Р. Фәйзуллин һәм башкалар.
А.Пушкин, Г. Тукай, М.Горький иң якын дуслары итеп китапларны атаганнар. Гомеренең соңгы минутларында Пушкин китаплары белән саубуллашкан, М.Горький: «Миндә булган яхшылыклар өчен мин китап­ларга бурычлы», – дигән. Г.Тукайның «Китап» шигырен укырга яратучы барлык татарлар да беләдер, дип уйлыйм. М.Горький үзенең балачак турындагы хатирәләре турында язганда, «Китап укырга көн җитмәгәч, төнлә ай яктылыгында укыдым», – дип яза. Мин аның тәҗрибәсен кабатларга тырыштым. Мәктәптә укыганда, йолдызлар, космос турында аз белүемнән канәгать түгел идем. Күк гөмбәзендә – йолдызлар, планеталар, галактика. Космонавтлар ракета белән космоска очалар. Ә без анда ниләр булганын бик аз беләбез. Күкне һәм йолдызларны өйрәнергә булдым. Китап укып, күктәге йолдызларның кайда, нинди булуын белергә тырыштым. Караңгы. Күктәге йолдызлар күренә, әмма карта күренми. Шуңа күрә фонарь алып чыктым. Фонарь белән карта күренә, тик йолдызлар күренми, күз томаланды. Шулай итеп, бу шөгылемне ташладым, М. Горькийның тәҗрибәсе килеп чыкмады.

«Яңарыш» – юл күрсәтүче

«Яңарыш» газетасы нәшер ителә башлаган көннән башлап, җирле авторларның китапларын бастыруга бик зур өлеш кертә. Бу инициативаның башында элекке мөхәррир Закуан Нуретдин торды. Әлеге традиция бүген дә саклана. Шушы еллар эчендә «Яңарыш» ярдәмендә йөзгә якын китап нәшер ителде.

Серле дөнья

Дәүләт тарафыннан ел саен зур шә­һәрләрдә китап ярминкәләре үткәрелә. Яшь авторлар һәм яңа китаплар өчен конкурслар оештырыла. 2015 елда мондый конкурсның җиңүчесе булып якташыбыз Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабы танылды.
Китап укуны популярлаштыруда китап­ханәләрнең роле зур. Ижау шә­һәренең Ленин районындагы Муса Җәлил исемендәге китапханә халык белән бик актив эшли. Биредә еш кына китап авторлары белән очрашулар, китап презентацияләре үткәрелә, концертлар, әдәби кичәләр оештырыла.
Балаларда китапка мәхәббәт уяту өчен бик актив эш алып барырга кирәк. Әйтергә кирәк, балалар проблемаларга бик игътибар белән карыйлар, гаделсезлекне бик тиз сизәләр һәм авыр кабул итәләр. И.С. Тургеневның «Муму», А.П.Чеховның «Ванька Жуков», Ч. Айтматовның «Ак пароход», Г. Б. Стоуның «Хижина дяди Тома» әсәрләре балаларның хисләрен тирәннән кузгалта. Балалар китаплар укып үссен өчен өй китапханәсе булдыру бик кирәкле эш.

Китапларны уку теләсә кайсы яшьтә файдалы. Ул акыл үсешенә генә түгел, кеше психикасына яхшы тәэсир итә, хәтерне ныгыта. Әгәр сезнең кәефегез начар булса, эшләрегез бармаса – кулыгызга китап алыгыз, күңелсез уйлар, борчулар таралып китә, күңелегезгә тынычлык табарсыз. Акыллы китап сезгә тормышта туган авырлык­ларны җиңеп чыгарга көч бирәчәк. Кем күп укый, аның башы яхшырак эшли, ул озаграк яши һәм уңышлырак хезмәт куя. Кайбер кешедән: «Әй, башымны ватмыйм әле», — дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу дөрес түгел – баш эшләргә тиеш. Акыл хезмәтеннән баш миенең кан тамырлары киңәя, ә ул барлык органнарга команда бирә. Укыган кешегә теләсә кайсы коллективта үзен табу җиңелрәк, ул һәрвакыт аралашу өчен темасын да таба. Китап укыган кеше ялгызлыкны да җиңелрәк кичерә, чөнки ул үзе укыган китапларның геройлары белән яши. Хәзер күп кенә алдынгы кешеләр китапларны электрон вариантта укыйлар, янәсе мондый китаплар фатирда урын алмый. Әмма яраткан китабын кулына тотып, аның битләрен, бизәлешен карый-карый укучылар күбрәктер дип уйлыйм. Яхшы бизәлгән китап ул – дусларга да менә дигән бүләк.
Язмамны Габдулла Тукайның «Китап» шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.
«…Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем.
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.
Җиңелләнәм, мәгъсумланам мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмид берлән карый башлыйм булачакка».

Әхәт Фаррахов.