Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Китапханәдә — яшьләр төне
30.04.2014

Китапханәдә — яшьләр төне

Узган җомгада илебез күләмендә “Китапханә төне” акциясе узды. Быел бу чарага шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге китапханәсе дә кушылды. Әлеге акциядә “Иман” татар яшьләре берлеге дә катнашырга теләк белдерә.

Мондый чарада яшьләр беренче тапкыр катнаша. Аңа да карамастан, “Китапханә төне”нә килүчеләр шактый иде. Шунысы шатландырды: кичә дәвамында аралашу гел татар телендә генә барды. “Без Ульян шәһәрендәге яшьтәшләребездән тәҗрибә алып “Мин татарча сөйләшәм” акциясен “Китапханә төне”ндә уздырабыз. “Иң сөенечлесе: моны яшьләр дә бик җылы кабул итте. Оешмабызның актив кызлары Ләйсирә Гатауллина, Дәлия Хәсәнова, Гүзәлия Кашаповалар әлеге чараны әзерләүдә, уздыруда үзләреннән зур өлеш керттеләр”, — диде “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Ләйлә Шәймөхәммәтова.
Яшьләр бер-берсе белән танышкач, командаларга бүленеп төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, Габдулла Тукай иҗатын никадәрле яхшы белүләрен дә күрсәттеләр. “Мондый кичәләр ешрак узса, туган телебезне дә яхшырак белер идек. Бу яшьләр өчен бик файдалы. Болай бергәләп кич утыруыбыз, бераз аулак өйне дә хәтерләтә әле”, — диде, “Иман”га беренче елын гына йөрүче Радик Муллаәхмәтов.
Яшьләрнең “Китапханә төне”ндә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе белән катнашуларын биредә эшләүче хезмәткәрләр дә бик сөенеп кабул иткән. Бу турыда китапханә мөдире Рәмизә Камалиева сөйләде: “Замана яшьләре китаптан читләшә барганда, китапханәдә мондый чараның узуына ничек сөенмисең инде? Аларның бирегә килүләре юкка булмас, китапка карата мәхәббәт тә уяныр дип ышанып калабыз. Без исә аларга мөмкин булган кадәр ярдәм итәбез, тәҗрибәбез белән уртаклашабыз”. Яшьләр дә Муса Җәлил китапханәсенә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт җиткерделәр.
“Иман”га йөрүче егет-кызларның елдан-ел активлаша баруы, милли чараларда, акцияләрдә катнашулары чыннан да, мактауга лаек. Аларга киләчәктә дә уңышлар телик!

Эльвира Хуҗина