Китапханәдә — ачык ишекләр көне
Ноябрьдә Сюмси китапханәсендә татар мәдәнияте җәмгыяте тарафыннан Кильмезь урта мәктәбе укучылары өчен “А”дан “Я»га дигән темага ачык ишекләр көне үткәрелде. Укучылар уку залы, абонемент, туган якны өйрәнү залы һәм хокукый мәгълүмат белән таныштылар. Маршрут кәгазе буенча балалар 5 интерактив мәйданчыкны үттеләр, ХІХ-XХ гасыр язучыларын искә төшерделәр. “Литература» сүзеннән яңа бик күп сүзләр ясадылар. «Үз-үземә шагыйрь» станциясендә бу елның юбиляр шагыйрьләре: А.С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, И. А. Крылов турында сүз барды. Алар мәктәп программасын искә төшерделәр, танылган һәм яраткан шагыйрьләренең шигырьләрендә төшереп калдырылган сүзләрне эзләделәр, укучылар үзләренең уку техникасын тикшерделәр. «Туган якны өйрәнү» мәйданчыгы халыклар буенча викторинага багышланган иде. Биредә балалар Удмуртиядә нинди милләт вәкилләре яшәгәнен белделәр. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Экскурсия ахырында балалар белән татар уеннарын уйнадылар. Аны Фирая Рафаил кызы Шульмина, татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Пантюхина Анна Алексеевна үткәрделәр. Чәй табынын да Анна Алексеевна әзерләгән иде.
Фирая Шульмина, Сюмси авылы.