Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Китаплар ясау остасы
10.12.2015

Китаплар ясау остасы

Миниатюр китаплар ясаучы Нигъмәтҗан Әгъләметдинов редакциягә үзе килеп керде. Берсеннән-берсе кечкенәрәк китаплар коллекциясен күргәч, беразга өнсез калдык. Алар матур, зәвык белән эшләнгән. Останың үз эшен бар көчен, мәхәббәтен биреп эшләгәне күренеп тора. Киләсе елда әлеге шөгыль белән мавыкканына 20 ел була икән инде. Милләттәшебез бик тыйнак булып чыкты. Үзе турында язма язарга теләгәнне белдергәч, тиз генә риза булмады. Шулай да Нигъмәтҗан Әгъләметдинов белән якыннан танышу, өендәге остаханәсендә булу бәхете тиде миңа.

Һөнәре буенча радиоэлектрон аппаратлар конструкторы, лаеклы ялга кадәр заводта эшләгән, ә өендә — иҗат кешесе. Әңгәмәдәшем әнә шундый күпкырлы шәхес булып чыкты. Миниатюр китапларны ул өендә, кулдан эшли. “Китап ясау берничә этаптан тора. Башта миңа электрон форматта бастырылган текстны җибәрәләр, бизәү эшен рәссам башкара, соңыннан махсус пычак белән мин текст­ларны китап формасында кисәм, аннан тегәм, тышлыкны ябыштырам”, — дип, эш тәртибен аңлатты. Гадәттә авторлар 100 данә китап ясаталар икән. Бер ай дигәндә китап әзер була”, — ди ул.
Әлеге ысулны кулланып китап ясау белән мил­ләттәшебез 1996 елда Леонид Фи­латовның “Про Фе­дота-стрельца, удалого молодца” әсәре белән танышкач кызыксына башлый: “Ул гади кәгазь китапчык (брошюра) форматында эшләнгән иде. Укып чыккач, әсәрне кесә китабы кебек ясарга кирәк дигән фикер туды. Әнә шулай, иллегә җитмеш миллиметр зурлыгында беренче китабым барлыкка килде”.
Әңгәмәдәшем бу кита­бын танышларына, үзе эш­ләгән завод эшчеләренә тарата. Укучылардан мактау сүзләре дә ишеткәч, тагы да дәртләнеп, әлеге шөгыленә ныклап алына. Милләттәшебез ике дистә ел эчендә ничә китап ясаган, хәзер исәбен дә белми. Бүгенге көндә аның өендә йөзләгән миниатюр китаплар саклана. Илдәге стандарт нигезендә мондый китап озынлыгы 100 миллиметрдан, ә халыкара таләп буенча 75 миллиметрдан артмаска тиеш. Автор әлеге кагыйдәне бозмый.
Россиядә миниатюр китап­ларга сорау зур икән. Берничә тапкыр чит илдән дә заказ бирүчеләр булган. Кечкенә китаплар ясау остасы Совет чоры һәм Удмуртия язучылары әсәрләренә өстенлек бирә. Ә хәзер ул татар телендә миниатюр китаплар ясау теләге белән яна. “Удмуртиядә яшәп иҗат итүче татар авторлары күп, аларга игътибар итәргә кирәк”, — дип саный.

Эльвира Хуҗина.