Кистермәгез толымнарыгызны!
“Мин — Айгөл Илгиз кызы Каюмова, 23 яшь, тормыш иптәшем белән Можгада яшим.
Чәчемнең озынлыгы 87 см. Үземне хәтерләгәннән бирле чәчем һәрвакыт озын. Балалар бакчасына йөргәндә әнием матур итеп төрле тасмалар белән үреп җибәрә иде. Бабайга күрше-тирә: “Синең кызларың бигрәк озын чәчле!” — диләр иде. Бабайның барлыгы 5 оныгы бар, шуларның 4се кызлар һәм барыбызның да чәчләребез озын иде кечкенә вакытта. Бүгенге көндә бары тик миндә генә калды озын чәч. Беренчедән, мин чәчемне бабамның истәлегенә үстерәчәкмен. Ул безгә: “Кистермәгез толымнарыгызны, гаиләбездә барлык хатын-кызлар озын чәчле булу белән мин горурланам”, — ди иде. Икенчедән, үземне кыска чәч белән күз алдына да китермим. Минем әбиемә хәзер 84 яшь. Аның да чәчләре озын. Әниемнең дә чәчләре яшь вакытта озын булган, тик кызганыч, ул студент елларында толымын кискән. Күпләр миннән: “Чәчеңне ничә яшьтән бирле үстерәсең? Нинди серләре бар? Ничек карыйсың син аларны?” — дип кызыксыналар. Дөресен генә әйткәндә, мин аларның озынлыгын бөтенләй сизмим дә, махсус тәрбия дә тими инде аларга. Элегрәк кычыткан белән юа идем, хәзер кибетләрдән төрле маскалар гына алам. Чәчнең очларын бик еш кистерәм, аларның озын булып үсүләренең дә сере шундадыр дип уйлыйм. Минемчә, чәчләр сәламәт булсын өчен начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Мин озын толымыма ияләшкән инде, бернинди кыенлык та сизмим. Ә менә кыска чәч белән нишләгән булыр идем икән? Белмим”.