Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Кистемдә – мөнәҗәтле кич
1.04.2022

Кистемдә – мөнәҗәтле кич

Кистемдә мин туган авылым Балыклыга караганда ешрак булам кебек. Шушы көннәрдә узган язгы «Шау-гөр»дә дә катнашырга туры килде менә. Район татар үзәкләре катнашында инде 5 ел узып килүче фольклор фестиваль ул. Быел ул 25 мартта узды.

Көннәр язга авышса да, Кистемдә әле ап-ак кар ята. Каргалар инде килгән, авылда алар шунда ук күзгә чалына, оя кору хәстәре белән мәшгульләр. Киче матур, аяз иде. Баеп баручы кояш мәчет манарасы ярымаен алтын төскә манган. Клуб ишеге ачыла да ябыла: милли костюмнар күтәргән үзешчән сәнгать осталары, тамашачылар килә тора. Авылда — бәйрәм рухы. Үзешчәннәр сәхнә артында киенә, мөнәҗәт көйли:
Лә иләһә илләллаһу — йөз дә әйтик, мең әйтик,
Ислам дине куәтләнсен, белмәгәнгә өйрәтик.
Хәер, өйрәтәсе юк. Кистем — нигез салынганнан алып, дини авыл, мәчетләре Бөек Ватан сугышы елларында гына беразга ябылып тора. Анда да гыйбадәтләр тукталмый, авыл йортларының берсенә җыелып намазлар укыганнар. Шул елларның шаһитләре — шәмаилләр һәр йортта диярлек сакланган. Кистемдә аларны язучы үз осталары булган. «Шау-гөр» фестивале быел Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланып, фойеда шәмаилләр һәм Илмир Касимов коллекциясеннән милли киемнәр күргәзмәсе эшләде. «Диннең куәтле булуы киемнәрдә дә чагыла, — ди имам Илмир хәзрәт. — Элек хатын-кызның йөзе һәм кул чуклары гына күренгән. Кунакка барганда, әбиләребез озын күлмәк, камзул, изү, хәситә кигәннәр, башларына ике кат яулык бәйләп, шәл япканнар. Ә алъяпкыч, күбрәк, эш кием булган».
Матди мирасны, әйтик, милли киемнәрне күз белән күрә алсак, мәдәни-рухи мирасны тыңлау кирәк. Ә аңа кадәр барлау, язып алу, өйрәнү… Мөнәҗәтләр — дини мирасның бер өлеше. Илмир хәзрәт авылларында абыстай йортына яки башка берәр өйгә җыелып, мөнәҗәт көйләүләрен кечкенәдән хәтерли. «Хатын-кыз имам була, җәмәгать алдында вәгазь дә укый алмый. Мөнәҗәтләр алар өчен тәрбия чарасы булып китә дә. Аларда Аллаһының барлыгы һәм берлеге хакында көйләнә, күркәм холыклы булып, изге гамәлләр кылуга өндәү ята», — ди Илмир хәзрәт. Кистемдә мөнәҗәт, бәетләр сакланган һәм һәркайсының үз көе бар. Шуларны көйләүчеләрнең иң өлкәне — 75 яшен тутырган авыл абыстае Гөлфирә апа Касимова. Мөнәҗәтләрне 1991 елда әбиләр җыелган җиргә йөреп өйрәнә. Иске имля белән язылганнарын уку өчен махсус гарәп алфавитын өйрәнә. «Шәех баба», «Юач мулла » бәетләре, вәгазьләре белән Кистем халкы күңеленә иман нуры иңдергән, әмма фаҗигале язмышка дучар дин әһелләре хакында. Шәех баба Дагестан кешесе булып, Кавказ сугышында имам Шамил гаскәрләре җиңелгәннән соң, Татарстан якларына сөрелә. Авылларда вәгазь укып йөрү хокукына ия булып, Кистемгә дә еш килә. Ә Юач мулла — Габдрахман Гозәеров, Кистем һәм Татар Парҗысы авыллары имамы булып, 1937 елда репрессиягә эләгә, сигез елга хөкем ителеп, 1939 елда лагерьда ачлыктан вафат була. 1990 елда аклана. Кистем халкы аны онытмый, ачы язмышын бәеткә сала.
Глазов районы Татар Парҗысы авылында исә, Кәшифә Бузикова язган бәетләр саклана. «Алар күп тә түгел, авылыбызда музейда саклана. Ул бәетләрдә — авылыбыз тарихы. Авыр елларда ничек эшләгәннәре, фаҗигале вакыйгалар чагыла. Бу юлы дәфтәрдән карап укыдык, ятлап көйләгәндә тыңлавы бөтенләй икенче төрле, — ди «Кыңгырау» фольклор ансамбле җитәкчесе Салиха Касимова. «Сак-Сок» бәете, «Солдат озату» кебек озын көйләр, халык җырлары — берсе дә тамашачыларны битараф калдырмады.
Төньяк районнарда гомер итүче мил­ләттәшләребезнең милли, мәдәни һәм дини мирасыбызны күз карасыдай саклауларына сокланмый мөмкин түгел. Кистемдә элек-электән килгән тагын бер гадәт саклана: Рамазан аенда мәчеткә җыелган ир-атлар көйләп тәравих тәсбихе әйтә. Бу юлы аны беренче тапкыр сәхнәдән ишеттерделәр. Рамазан ае алдыннан шулай очраша алуларына куаналар. Үзчикләү шартларында мәчетебез яныннан күз яшьләре белән уза идек», – диләр.
Ахырда барысы да сәхнәгә күтәрелә: Кистемнең “Чишмә чылтыравы”, Падераның “Авылдашлар”, Татар Парҗысының “Кыңгырау”, Балезино бистәсенең “Дуслык” ансамбльләре. Дини һәм мәдәни мирасны барлаучылар, саклаучылар. Кистем мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Касимова арада яшьләр, балалар булуга куана. «Алар булгач, дини-рухи мирасыбыз да, телебез дә саклануга өмет зур. Мең рәхмәт», — ди ул.
Алар бер ырудан – Касим би нәселеннән, шушындый чаралар белән туганлык җепләрен тагын да ныгыталар. Бу юлы мөнәҗәтләр белән вәгазьләнделәр, ә җәен «Касимовлар җыены»нда күрешү нияте белән таралыштылар.

Фәнзилә Салихова.