Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Кистемдә – «Корбан боткасы»
25.08.2022

Кистемдә – «Корбан боткасы»

20 августта Кистем авылы мәчетендә «Корбан боткасы» бәйрәме үткәрелде.

1930 елга кадәр аны Кистемнең хәлле сәүдәгәрләре үткәрә торган була. Һәр мәхәлләдә (ә алар Кистемдә 4 иде) Корбан бәйрәмендә авыл байлары үгез чала һәм өч көн рәттән авылдашларын, килгән кунакларны бәйрәм боткасы белән сыйлый торган була. Гадәт буенча, беренче көнне – балаларны, икенче көнне – өлкәннәрне, ә өченче көнне урта яшьтәге кешеләрне сыйлаганнар. Барысы да Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарыла. Мондый чаралар авылның төрле социаль катламнарның берләшүенә, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга, динне үстерүгә ярдәм итә. 1930 елдан соң мондый массакүләм дини чаралар хакимият тарафыннан тыела һәм үткәрелми башлый.

8 ел элек Кистемнең мәдәният йорты хез­мәткәрләре инициативасы белән «Корбан боткасы» бәйрәме яңадан торгызылды һәм Кистем мәчетендә мәхәллә кешеләренең уртак тырышлыгы белән үткәрелә башлады. Корбан чалучылар бәйрәмгә корбан ите алып киләләр, кемнең андый мөмкинлеге юк, башка төрле азык-төлек белән ярдәм итәләр. Пандемия аркасында ике еллык тәнәфестән соң, быел уртак көч белән чара янә үткәрелде. Быел ул юбилей датасына – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Балаларга һәм хатын-кызларга бәйрәм сыйлары – мәчеттә, ир-атларга ишегалдында әзерләнгән иде. Килгән халык борынгы бабаларыбызның Ислам динен кабул итү тарихы турында сөйләгәнемне, рухи кыйммәтләрне һәм Ислам традицияләрен саклауның мөһимлеге, Аллаһ кануннары буенча яшәргә кирәклеге турындагы вәгазьне игътибар белән тыңладылар. Аннары Коръән укып, безгә Ислам динен алып килгән барлык мөселманнарның рухлары өчен дога кылдык. Кистем авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре өч казанда арпа боткасы пешерделәр – ул кистемлеләр өчен традицион ризык булып санала. Казан татарларыннан аермалы буларак, элек авыл халкы иң хөрмәтле кунакларны ботка белән сыйлаган. Җир аз булганга, ярмалар иң кыйммәтле һәм тәмле ризыкларның берсе булып саналган, ә итле аш көндәлек ризык булган. Шуңа да Корбан бәйрәменә җирле татарлар әле дә нәкъ менә ботка әзерлиләр.

Корбан итен биргән, тәм-том алып килгән, матди яктан ярдәм күрсәткән һәм шундый шатлыклы чараны үткәрергә булышкан һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм! Бәйрәмне оеш­тыручыларга, Кистем авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренә, мәчет активистларына аерым рәхмәт!
Аллаһы Тәгалә барыбызга да иман ныклыгы, иминлек, ике дөньяда да бәхет бирсен!

Илмир хәзрәт Касимов, төньяк районнар имам-мөхтәсибе.