Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кистемдә – «Касимовлар җыены»
16.08.2017

Кистемдә – «Касимовлар җыены»

Беренче һөнәри адымымны ясаганда мине «Яңарыш» газетасының үз хәбәрчесе итеп Удмуртиянең төньяк районнарына — Балезино, Глазов, Юкамен якларына җибәргәннәр иде. Анда яшәгәндә кайда гына барсам да, Касимов дигән фамилияле кешеләрне очратып, шаккаткан идем. Ничек шулай була икән? Ничек алар бер фамилиядә генә булгач буталмыйлар? “Касимовлар – бер нәселдән, бер тамырдан, үзләренең ата-баба фамилияләрен югалтмаганнар”, — дип аңлатканнар иде миңа ул чакны. Кулымда — Кистемдә яшәүче имам, тарихчы, музей җитәкчесе һәм укытучы Илмир Касимовның “Татары Балезинского района Удмуртской Республики” дип аталган китабы. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең “Касимовлар җыены” дип аталган мәдәни-агарту проекты кысаларында дөнья күргән әлеге китапта Касимовлар нәселенең килеп чыгышы, Балезино татарлары тарихы чагылыш тапкан.

Андагы мәгълүматлар буенча, XVII гасырда Нократ татарлары хәзерге Удмуртия Республикасының Юкамен, Балезино, Глазов районнары урнашкан җирләргә күченеп килә башлыйлар.
Касимовлар нәселе берничә авылга нигез сала. 1670нче елларда Нократта яшәүче Мөхәммәткол Касимов Кистем авылына нигез сала. Бүген Кистемдә яшәүче Касимовлар – шуның нәсел дәвамчылары.
1780нче елларда берничә гаилә Кистемнән күченеп Паюра (Пай аера дип аңлатыла) авылын нигезли. Җыенда катнашучы кунаклар арасында Паюра кешеләре дә бар иде.
1825 елда Кистем кешесе Рәфикъ Касимов Биктеш авылына нигез сала. Аннары Биктешкә Паюрадан бер гаилә Касимовлар, Үрьякаладан берничә гаилә Тютиннар күченеп килә. Бүгенге Биктеш кешеләре — шуларның нәселләреннән.
1830нчы елларда Кистемнән Әхмәди Касимов тагын бер авылга нигез сала. Яңа авыл аның исеме белән Әхмәди дип атала. 1840нчы елларда Бәреш авылыннан Әхмәдигә Тютиннар күченеп килә. Ә 1860нчы елларда Борча авылыннан Дюкиннар Әхмәдигә килеп төпләнә.
XX гасырда татарлар авыллардан шәһәр һәм поселокларга да күченеп китә башлыйлар. Балезино поселогында да Касимовлар күпләп яши.
1710нчы елларда Нократтан килгән Нияз Касимов хәзерге Глазов районының Татар Парҗысы авылында яши башлый. Аңа ияреп, башка татарлар да күченеп киләләр.
Менә шушы төрле урыннарда төпләнеп яшәүче Касимовларны берләштерү максатыннан Кистемдә 12нче августта “Касимовлар җыены” дип аталган регионара фестиваль булып узды. Барлыгы 800ләп кеше илебезнең төрле почмакларыннан әлеге чарага җыелды һәм Чүпче (Чепца) татарларының әлеге олылап уздырылган җыенында кунак булдылар.
Кистем халкы барлык кунакларны җыр-моң, тәмле милли ризыклары белән зур кунакчыллык күрсәтеп каршы алды. Бәйрәм мәктәп алдындагы зур мәйданда узды. Биредә Әхмәди, Биктеш, Паюра, Кистем авылларының халкы оештырган кул осталары эшләреннән, милли ризыклардан, тарихи әйберләрдән бай күргәзмәләр эшләде. Каен тузыннан әйберләр эшләү, калфак тегү һәм башка кул эшләре буенча остаханәләр оештырылды. Алда санап үтелгән авылларның тарихи үткәне чагылыш тапкан күргәзмә стендлар, шәҗәрәләр дә әлеге мохиткә кушылып китәргә ярдәм итте.
Мәктәп эчендә урнашкан туган төбәкне өйрәнү музеен күрергә теләүчеләр дә бихисап иде. Мәчеттә исә Ислам диненә багышланган күргәзмә ачылды. Бик күп тарихи документлар, фотосурәтләр, экспонатлар, шәмаилләр һәм борынгы татарлар тормышын чагылдырган күргәзмәләр ата-бабалар тормышына әйләнеп кайтырга, нәсел җепләрен барларга ярдәм иткәндер.
Фестивальне ачу тантанасында “Касимовлар җыены”нда катнашучыларны Балезино районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Василий Некрасов, Балезино хакимият башлыгы урынбасары Елена Касимова һәм Халыклар дуслыгы йортының методисты Диана Касимова сәламләделәр. Диана Касимова, Елена Касимова үзләренең әлеге фамилияне йөртүләре белән горурлык хисләре кичерүләрен ассызыкладылар. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова, Татар иҗтимагый үзәге президенты урынбасары Хәмидә Гайфуллина да җыенда катнашучыларны сәламләп, теләкләрен җиткерделәр.
Кистем авылы башлыгы Айнур Касимов үз чыгышында бу күркәм фестивальнең дәвамлы булырына өмет баглады. “Җыен шулай алдагы көннәрдә дә Касимовлар нәселен үзенә җыяр, традицияләребез яңа буынга тапшырылыр, тарихыбыз барланыр”, — диде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова: “Агымдагы елда автономия Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы грантын отты. Әлеге проектның авторы — Паюра мәдә­ният йорты директоры Фәридә Касимова. “Касимовлар җыены” фестивале проект нигезендә оештырылды. Күмәк көч белән оештырылган шушы матур бәйрәм бүген һәммәбезне дә Кистем авылына җыйды”, — диде. Кистем халкына тарихларына сакчыл караулары өчен, әлеге бәйрәмне оештыруга зур көч куйган Илмир, Зөһрә, Светлана, Фәридә Касимоваларга зур рәхмәт белдерде.
“Касимовлар җыены”н әзерләүгә Кистем, Паюра мәдәният йорты хезмәткәрләре искиткеч көч куйганнар. Алар тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты гади җыр-биюгә генә кайтып калмады, тирән эчтәлекле булуы белән тамашачыларның игътибарын җә­леп итте.
Бәйрәмнең иң югары ноктасы – Касим бинең васыять әйтү миз­геле булгандыр. “Мин князь Касим Газыйм би улы! Васыятемне әйтәм.
Улым, Байҗан! Син тыңла, әйткән сүзләремне исеңдә тот һәм киләчәк буыннарга тапшырып калдыр!…” — дип әйтә башлауга бәйрәм шау­кымы белән шау-гөр килгән халык тынып, барлык күзләр сәхнәгә — борынгы мизгелне тасвирлаган күренешкә төбәлде. Касим би васыяте чыннан да безгә килеп ирешкән кебек булды бу мизгелдә. Динне, милләтне, телне, нәселне сакларга, җир кадерен белергә, буыннан-буынга тапшырырга өндәгән сәхнә күренеше уйланырга да, тетрәнергә дә мәҗбүр итте. “Менә кайда “Касимовлар җыены”ның көче! Тәрбияви дә, күңелле дә, татар халкын берләштерүче дә”, — дип сокланып кабул иттем мин моны.
Шулай ук проект кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә бәйрәмгә дип махсус тектерелгән берсеннән-берсе күз явын алырлык костюмнар бәйрәмнең күрке булды. Дәртле бию­ләр, моңлы җырлар берсе артыннан берсе үрелеп агылып кына торды бу көнне. Кунак булып килгән Каракүл, Әхмәди, Биктеш, Глазов, Юкамен, Татар Парҗысы делегатлары да бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Шушы авылда туып-үскән һәм биредә сәхнәгә беренче адымнарын ясаган, кечкенәдән республика музыкаль бәйгеләрендә үзләрен танытып, һөнәри сәхнә юлына баскан Айнур, аның хәләл җефете, Казан­да “Сәйдәш” ансамблендә биюче Алия, Раил Касимовлар авылдашларына дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бүгенге көндә Раил Балезино поселогында мәктәптә музыка белгече, ә Айнур Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры солис­ты. Тамашачылар аларны дәррәү алкышлар белән каршы алды, яшь җырчыларга якташларының хөрмәте дә, алар белән горурлануы да чагылды әлеге кул чабуларда.
Гомумән, Балезино яклары халкына бердәмлек хас. Алар бер-берсенең уңышларына чын күңелдән сөенәләр. Ә яшь белгечләр һөнәри белем туплагач, үз төбәгенә рәхмәтен намус­лы хезмәтләре белән кайтаралар. Бу матур күренешләрне күптәннән күзәтәм мин. Шуңа да Касимовлар бер гаилә кебек яшиләр.
“Касимовлар җыены” фестивале кичкә кадәр дәвам итте. Аның кысаларында спорт ярышлары да булды, яшьләр өчен кичке уен оештырылды. Зөлфия Абашева һәм аның гаиләсе иганәчелегендә оештырыл­ган бәйрәм салюты авылдашларына зур бәйрәм бүләге булды.

Элмира Нигъмәтҗан.