Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кистемдә — “Йолдызлар яңгыры”
30.04.2013

Кистемдә — “Йолдызлар яңгыры”

Кистемдә - “Йолдызлар яңгыры”

Кистемдә — “Йолдызлар яңгыры”

Республикабызда һәр ел саен уздырыла торган “Йолдызлар яңгыры” балалар фестиваленең сайлап алу турлары бер-бер артлы районнарда үткәрелеп, катнашучылар билгеләнгәннән соң, республика масштабындагы гала-концерт Балезино районы Кистем авылында узды. Чараны оештыруга УР милли сәясәт министрлыгы, Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге, милли-мәдәни автономиясе, “Халыклар дуслыгы йорты”, Балезино районы хакимияте, Кистем мәдәният йорты зур өлеш керттеләр.

“Фестивальне биредә үткәрүебез юкка гына түгел. Кистем авылы — традицияләребез иң нык сакланып калган, дингә, мәдәнияткә, тарихка зур игътибар бирелгән төбәк. Безнең максат – иң яхшы җырчыларны, сәләтлеләрне билгеләү генә түгел, ә яшь буында үз гореф-гадәтләребезгә игътибар, кызыксыну уяту. Республикабызның төрле районнарыннан, күрше регионнардан җыелган балалар өчен Кистем авылы мәчетенә, мәктәпкә, музейга экскурсия дә бик кызыклы булды. Алар табигать кочагында “Капкалы”, “Чума үрдәк, чума каз” һәм башка түгәрәк уеннарда бик теләп катнаштылар. Казаннар асып, табигать кочагында «Карга ботка»сы пешерү күренеше алар өчен аеруча кызыклы булды”, — ди “Халыклар дуслыгы йорты”ның төрки телләр буенча белгече Лариса Гайнетдинова.

Бу көнне Кистем Удмуртиянең Ижау, Можга, Алнаш, Глазов, Воткинск, Кече Пурга, Камбарка, Каракүл районнарыннан, Пермь краеның Чайковский шәһәреннән, Татарстанның Әгерҗе районыннан килгән катнашучылар, оештыручылар, сәнгать җитәкчеләре белән бергә 200дән артык кунак кабул итте. Катнашучыларның 45е төрле номинацияләрдә дипломант яки лау­реат исеменә ия булды. Әлбәттә, язның иң беренче шифалы яңгырларына тиң яшь талантлар барлау фестивале — «Йолдызлар яңгыры» Удмуртиядә татар сәнгатен үстерүгә зур этәргеч ясар, сәләтле дәвамчылар барлауга үз өлешен кертер. Тик бәйгенең иң оста, сәләтле балалары чыгышларының йомгаклау өлеше башкалабызда түгел, республикабызның иң ерак районында оештырылуы күпләрдә гаҗәпсенү, канәгатьсезлек уятты. Бәлки оештыручылар әлеге концертны республикабыз башкаласында кабат уздырырлар дигән фикерләр дә бар.

Элмира Нигъмәтҗан